Рөстәм маҗаралары. Поездда
12нче бүлек.
11нче бүлек ► Рөстәм маҗаралары. Сау бул, Казан!
Повестьны башыннан укырга теләсәгез ► 1нче бүлек.
Юлда Рөстәм үзен бик тыйнак тотты, шуңа күрә аның белән поездда укучының исен китәрерлек бернәрсә дә булмады диярлек. Яков Михайлович дүртенче купега урнашты һәм, поезд кузгалгач та, сул як өске койкага менеп ятты. Рөстәмнең аны күрәсе, аның белән сөйләшәсе килә иде. Чәче коелган кеше хакында да, Богдановны күрә алмыйча китүе турында да аңа сөйлисе бар иде.
Рөстәм ерак юлга, озын сәфәргә чыкты, ләкин ул үзе белән кием-салым да, ризык-фәлән дә алмады. Әмма алар бик кирәк икән. Дөрес, тамагын ул бик тиз һәм бик җиңел туйдыра ала; берәр купега яки вагонга кереп ашап чыгу аның өчен ни дә тормый. Ләкин андый эшкә Рөстәмнең күңеле бармый, кеше әйберен рөхсәтсез алуга ул караклык дип карый. Яков Михайлович аны, һичшиксез, ашатыр иде. Хәер, ашау турында кайгырмаска да мөмкин: Рөстәмнең түземлеге зур. Менә йокыны нишләтергә? Йокы миңгерәтә. Вагон тәгәрмәчләре дә, үч иткәндәй, «бәлли-бәлли итәр бу» дигән сыман, тирбәлдереп баралар, башны түбән идертәләр. Вагонда берәр җиргә ятып алу түгел, утырыр урын да юк. Урыны бар барын, ләкин куркыныч: пассажирларның әле берсе, әле икенчесе, Рөстәм янына килеп басып, тәрәзәдән авыл-шәһәрләрне, кыр-болыннарны күзәтеп баралар, я икәү-өчәү киләләр дә сөйләшә башлыйлар. Әйтерсең лә башка сөйләшер урын юк үзләренә.
Станцияләрнең берсендә Рөстәм, черем итеп алырга урын тапмаммы дип, күрше вагонга кереп караган иде. Ләкин кая! Халык монда, кырмыска оясыдай, мыж кайный: утырып торырга да урын юк. Поезд кузгалып киткәнгә һәм үз вагонына бу як ишек бикле булганга, Рөстәм егерме-утыз километр араны тамбурда барырга мәҗбүр булды. Ике вагон арасында, менә төшеп киттем, төшеп киттем дигәндәй, ычкыныр хәлдә тагылып барган бер үсмер баланы күрде. Рөстәм аңа арты белән борылды, колакка татарча җыр ишетелде. Күтәрелеп караган иде — вагон түбәсендә кешеләр күренделәр, шуларның берсе җырлый икән:
Сандугачлар өзелеп сайрый Җәйге ямьле вакытта; Җәйге ямьле вакытларда Без ятабыз окопта.
Рөстәм йомшак вагонга кайтып кергәндә, Яков Михайлович купеда ашап-зчеп утыра иде. Бүтән пассажирлар кайсы кая таралышканнар, тагын бары тик полковник кына калган, ул да йотлыгып китап укый. Рөстәмнең эчәсе килгән иде, шуңа күрә ул иң элек өстәлгә сузылды һәм салып куелган стакан чәйне эчте, икра ягылган икмәк кисәген алып ашый башлады. Яков Михайлович, буш стаканны күргәч, полковникка карады. «Кай арада эчтем соң? Эчмәгән булсам — ник буш?» — дип уйлады, икра ягылган икмәкне дә таба алмагач, аңлады булса кирәк:
Рустам, Рустам, Рустамчик, Рустам — мальчик с пальчик...— дип җырлаган булып кыланды.
Рөстәм бу җырга нинди мәгънә салынганны тиз аңлады. Ул кәгазьгә нидер сызгалады да аны начальник алдына куйды. Анда: «Сыйлавыгыз өчен рәхмәт. Минем йоклыйсым килә — кайда ятыйм?» — дип язылган иде. Яков Михайлович, ашау-эчүен бүлеп, өске койкада сөйләнә-сөйләнә урын хәзерләде, койкадан фуражкасын, ременен алып куйды. Рөстәмгә аңлатыр өчен янә җырларга кереште:
Йоклау өчен шәп урын, шәп урын...
Полковник, китаптан башын күтәреп, Яков Михайловичка эндәште:
— Искитәрлек тавыш! Көен дә үзегез чыгарды гызмы?
— Көлмәгез, иптәш полковник... Кәефле чагымда телгә ни килсә, шуны җырлау гадәте бар минем. Чәй эчәргә теләмисезме? Рәхим итегез!
— Рәхмәт, мин эчтем инде. Ялгышмасам, сез йокларга да яратасыз: чәегезне эчеп бетермәс борын ук ятарга урын хәзерләп куйдыгыз.
— Әйе шул. Эш аркасында онытылып калган йокыларны чыгармакчы булам.
— Ул яктан мин бәхетсез: юлда мин начар йоклыйм. Юлга мин бер кочак китап күтәреп чыгам.
— Миңа да шунда берәр кызыклы китап табылмасмы?
— Менә сайлагыз,— дип, полковник китаплар яткан урынга ишарә ясады.
Бераздан инде начальник та китапка чумган, анда тасвир ителгән вакыйгалар өермәсенә кереп, әйләнә-тирәсен оныткан иде. Аның кулында атаклы галим-академик Павлов тормышын хикәя иткән китап иде. Бу вакыт Рөстәм изрәп йоклый иде инде. Күрәсең, ул бик арыган, гырылдый башлады.
— Сезме шулай гырылдыйсыз?
Полковникның бу соравы начальникны сискәндереп җибәрде.
— Ә нәрсә? — диде ул.
— Купеда кемдер гырылдый дим...
— Кем булсын — мин, әлбәттә,— дип, начальник «гаепне» үз өстенә алды һәм, Рөстәм янына менеп ятып, үзе дә борын сызгыртып гырылдый башлады.
Полковник бсрын сызгыртуны күңелле музыкага санамады булса кирәк, китабын күтәреп коридорга чыкты.
Рөстәм йокы арасында Яков Михайловичка сыенды, аның куенына ук керде. Начальник бу минутта: «Ник мин аны күрмим, күрсәм — үбәр идем үзен»,—дип уйлады.
Рөстәм соң гына уянды.
— Акрын, улым, акрын!—дип, начальник мендәргә пышылдады.— Сөйләшәсең килсә, площадкага чыгыйк.
— Әйдә,— дип, шулай ук акрын тавыш ишетелде. Площадкада алардан башка берәү дә юк иде.
— Инде җәфа да чигә башладыңмы? Их, син! — Начальник бу сүзләрне җылы итеп, Рөстәмне кызганган сыман әйтте.
— Ялгызлык йөдәтә,— дигән тавыш ишетелде.— Менә сез теләсә кем белән сөйләшә аласыз. Ә мин гел ялгыз.
— Өметсезләнмә, улым. Сездә, татарларда «Өметсез — шайтан» дигән мәкаль бар. Өметсезлек — көчсезлек галәмәте. Ә син көчле. Мин синең урыныңда булсам, башымны югары күтәреп, гел көлеп кенә йөрер идем.
— Мин беренче адымнан ук сөрлектем. Алдакчы кешегә барып каптым.
— Теге Матвей Кузьмичны әйтәсеңме?
— Әйе.
— Сүзне шуннан башлыйсы калган икән. Синең сөрлегүең аның үзенең «сөрлегүенә» сәбәп булган. Ул кеше безгә дошман булып чыкты.
— Чынлапмы? — Рөстәм начальникның муенына сарылды.— Мин аны үзем дә шулай дип уйлаган идем. Юкса алдан хәйләләр корып маташмас иде. Синең янда миңа шундый рәхәт, Яков абый.
— Мин сине күрмим, Рөстәм. Бары тик акыллы сүзләреңне генә ишетәм. Тыңла әле син мине. Мин синең зур эшләр башкарасыңны сизәм. Шуңа күрә синең белән сөйләшкәндә, үземне зур кеше, дәү кеше белән сөйләшәм дип хис итәм. Менә нәрсә, акыллым. Озакламый без Мәскәүгә җитәбез. Безгә анда аерылышырга туры килер. Ихтимал, бүтән очрашмабыз да. Киңәшемне тыңла, сүзләремне исеңдә тот... Тыңлыйсыңмы син мине?
— Тыңлыйм, тыңлыйм, Яков абый...
— Синең өчен, минем өчен дөньяда Ватаннан да изге нәрсә юк. Ватан ул — безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, укыган мәктәбебез, бергә уйнап үскән дус-ишләребез. Ватан ул — Пушкин, Тукай җырлары, Идел һәм Днепр елгалары, шаулап торган Брянск, Тамбов урманнары, түбәләре күккә сузылган Эльбрус, Казбек таулары, вагон тәрәзәсеннән күренгән менә бу болыннар, бакчалар, авыл-шэһәрләр — бөтенесе дә безнең Ватаныбыз. Шулар булмаса, яшәүнең кызыгы да юк. Ни генә эшләсәң дә: авырлык күрсәң дә, шатлык татысаң да, Ватан өчен яшәвеңне онытма. Киң күкрәкле, гади рухлы бул. Кешенең көче үзенә ышануда. Күңелеңне нечкәртмә. Батыр бул, гайрәт ор! Сугыш аркасында михнәт чиккән кешеләр малына тимә, андый кешеләрне рәнҗетмә. Ләкин ач йөрмә, боекма. Тагын ни диим, акыллым? Мин сугышта булган кеше. Сугыш— бик хәтәр урын. Үзеңне сакла. Миңа хат яз. Әти-әниеңне ташлама, мин ишеткән хәбәрләрне алар да ишетә торырлар. Аңладыңмы мине, Рөстәм?
— Аңладым, Яков абый, аңладым.
Начальник кесә фонарен чыгарды — вагон площад-касы ярым яктырып китте.
— Кирәкми, сүндер,—диде Рөстәм.—Күзләрне авырттыра.
Фонарь сүнүгә, Рөстәм дәвам итте:
— Хәтерлисеңме, Яков абый, син миңа ант иткән идең? Инде син минем антымны тыңла. Син сөйләгән, син аңлаткан изге Ватаныма һичкайчан һәм һичкайда хыянәт кылмаска ант итәм. Моның киресен эшләсәм, бу сүзләрне әйткән телем корысын. Илем өчен, халкым өчен гайрәтле булырга ант итәм. Кеше күзенә күренмичә йөрүемне фәкать изге эш өчен генә файдаланырга ант итәм.
— Рәхмәт, акыллым!..
Шуннан соң алар, купега кереп, икәү бер койкага менеп яттылар. Яткан килеш кенә бераз ашап алдылар. Йокы үзеннән-үзе әллә кая качты, таралды. Чәченә кырау төшкән бала җанлы начальник һәм үзен зурлар ча хис иткән нәни Рөстәм таңга хәтле колактан колакка серләшеп, сөйләшеп яттылар.
Иртәгесен Рөстәм, Яков Михайловичка ял итәргә комачауламас өчен, күрше вагоннарга кереп йөрде. Кеше күзенә күренмәс булганнан бирле ул үз-үзен өйрәнергә гадәтләнде. Бәлки, әнә шул сәбәптәндер, Рөстәм бик нык бирелеп көзгегә караган иде, ләкин анда ул үзенең ике күзен генә күрде. Саклык өчен ул кепкасын басыбрак киде. «Тагын нинди хикмәтләрем бар икән?»—дип уйланып йөргәндә, авылча киенгән карт белән карчыкка юлыкты. Бу хәл Муромга җитәрәк кечкенә бер станциядә булды. Карт белән карчык әллә узып барышлый туктаганнар, әллә, кемне дә булса озата килеп, поезд киткәнне көтәләр, бер читтә ни турындадыр сөйләшеп торалар иде. Эче пошып йөргән Рөстәм ал арның сүзләренә колак салды.
— Петроларга похоронный килгән,— диде карчык.
— Ишеттем. Кешеләр зур эш өчен башларын салалар, Настасья. Күренмәс бүрек булса, Семкага кидерер идем дә әйтер идем: «Мә, улым, ки дә бар, Гитлер-ның башын өзеп, атаң-анаң алдына китереп куй», дияр идем.
— Гитлерны үтергән кешеләр әүлиягә саналырга тиешләр инде.
Поезд кычкырткан тавыш ишетелде — Рөстәм вагонга ашыкты. Ул кергәндә, Яков Михайлович уянмаган иде әле. Янәшә купеда шау-шу бар кебек тоелды — Рөстәм шунда керде. Монда өч кеше сыйланып утыра иде. Өстәл һәм аның янәшәсендәге чемодан өсте мул күренде. Мин ашаганнан боларга әллә ни зарар килмәс дип, безнең нәни каһарманыбыз да туйганчы сыйланып утырды.
Алда Мәскәү күренде. Кешеләр поезддан төшәргә әзерләнә башладылар. Рөстәмнең әзерләнәсе юк иде. Ул алдан төште. Вагоннан чыккач, начальникны югалткан иде, аны вокзал мәйданында табып куанды, янына йөгереп барып:
— Сау бул, Яков абый! — диде.
— Аерылышабызмыни, Рөстәм?
— Әйе.— Бу тавыш бик моңлы ишетелде.
— Шулай да син миңа кереп чык әле.— Начальник блокнотын чыгарды.— Менә минем адресым. Шушы өч-дүрт көн эчендә иртәнге 10 га чаклы мин һәрвакыт өйдә булырмын. Керерсеңме?
— Керермен,— дип, Рөстәм Яков Михайловичны кочаклап үпте дә тын калды.
Начальник ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Рөстәм! Рөстәм! Улым! — дип кычкырып карады. Узып баручылардан берәүнең:
— Улыгыз югалдымы? Шәһәр радиосына хәбәр итегез. Табылыр,— диюе аны кузгалып китәргә мәҗбүр итте.
13нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. Башкалада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев