Рөстәм маҗаралары. Башкалада
13нче бүлек.
Повестьны башыннан укырга теләсәгез ► 1нче бүлек.
Мәскәү!
Рус һәм татар өчен дә, грузин һәм казакъ өчен дә, үзбәк һәм белорус өчен дә — кадерле син. Синең урамнарыңда йөргән чакта без Киев, Баку урамнарын сагынабыз, чөнки синдә үзебезнең туган авыл, калаларыбызның ямен күрәбез.
Казан яки Уфа урамнарында йөргәндә сине сагынабыз. Синең мәһабәт завод-фабрикаларыңны күрәсебез, чәчәккә күмелгән паркларыңда татлы һава сулыйсыбыз, данлы фән-гыйлем йортлары белән мактанасыбыз, театрларыңда утырып сихерләнәсебез, Горький урамың буйлап, Кызыл мәйданың аша горурланып узасыбыз, карт Кремль диварларыңа тын калып карап торасыбыз килә.
Син безнең Шәүкәтебез һәм куәтебез. Сәгадәтебезнең якты чагылышы, Хәятыбызның сүнмәс нуры син, Мәскәү! Синдә безнең туганнарыбыз һәм дусларыбыз яшиләр. Дуслык, туганлык шәһәре син, Мәскәү! Рөстәмне дә, минем нәни каһарманымны да, үзеңнең кочагыңа ал... Күрсен ул сине... Синнән көч-дәрт алсын. Сиңа ул изге теләкләр белән килде. Сиңа дошман һөҗүм иткән чакта, ул сине сакларга Рәүф исемле кардәшен җибәрде, әбисе: «Ярабби, саклый күр Мәскәвебезне!» — дип дога кылды. Рәүф синең өчен корбан булды. Рөстәмгә аның каберен күрсәт, ул да, Рәүф шикелле үк, батыр булсын...
Рөстәм начальник яныннан борылып киткәч тә, кая барырга белмичә, халык төркеменә кушылып, мәйдан аркылы чыкты һәм җир асты юлына — метрога эләкте. Андагы байлыкка, матурлыкка хәйран калды. Ул, бер вагоннан икенче вагонга сокланып күчеп йөри йөри, шәһәрнең үзәк урамнарына килеп чыкты һәм, өзлексез хәрәкәткә гаҗәпләнеп, метро станциясе янында басып торды. Бу — сул якта Кремль манаралары күренгән, уңда Горький урамы сузылып киткән Охотный ряд иде. Рөстәм, сул кулда күренгән югарылыкка менеп, «Москва» гостиницасы колонналарының берсенә сөялде. Аның күз алдыннан бер һәм ике катлы троллейбуслар, төрле-төрле автомашиналар, чуар, ләкин нәфис киенгән кешеләр уздылар. Бу Совнарком йорты иде. Безнең нәни каһарманыбыз шуларның бөтенесенә дә сокланып карап торды, ничаклы караса да, карап туймады. Ул, Ленин музее яныннан үтеп, Кызыл мәйданга керде. Кергәч, кая карарга белмәде, аның күзләре югалдылар; көндезге кояш нурлары астында ялтырап торган мәйдан ташлары да, Кремль диварлары буйлап утыртылган япь-яшь чыршы агачлары да, әллә ничә манаралы җыйнак чиркәү дә — барысы берьюлы күренделәр. Кинәт бу әйберләр югалып, күзләр кара мәрмәр таштвн салынган һәм гүяки тынлыкка чумган мавзолейга төштеләр. Рөстәм кабер янына килде; башын түбән иеп басып торды һәм, авыр сулап, алга таба китеп барды.
Кремль капкасын керүгә, ул, әллә нәрсәне хәтергә төшергәндәй, елмаеп куйды һәм ашыга-ашыга Кремль эченә керде. Капка янында сакчылар торалар иде, ләкин Рөстәмне туктаткан кеше булмады. Ул бу минутта нәрсә эшләвенә хисап бирерлек хәлдә түгел иде. Уйлар, фикерләр берсе арты берсе йөгерделәр, нәни каһарманыбызның тәнен эсселе-суыклы иттеләр. Хәзер ул татлы тойгылар диңгезендә йөзә иде...
Һавада асылынып торган күзләр
Бу ике көн эчендә Рөстәм башыннан берсе-берсеннән кызыграк тоелган бик күп хәлләр кичте. Шулай, Кремльдән чыгып барганда, ул капка янында торган бер җиңел машинаны күрде дә, ишеге ачык булудан файдаланып, шунда кереп утырды. Машина аны әллә кая еракка, шәһәр артына алып китте. Янәшә утырган генерал юл буе ниндидер кәгазьләр һәм хәрби карталар белән мавыкты, ә Рөстәм Мәскәүне күзәтте. Алар аэродромда булдылар, зур-зур биналарга кереп чыктылар һәм карт кына бер галимне котлау мәҗлесенә катнаштылар. Рөстәм белән утырып килгән генералны һәр җирдә олуглап каршыладылар. Рөстәм дә аның белән бергә котлау мәҗлесенә катнашты һәм туйганчы сыйланып утырды.
Кремльгә кайтып кергәндә, кичке сәгать җиделәр булган иде инде. Генерал күздән югалды. Рөстәм тагын ялгыз калды һәм Охотный ряд чатында, Совнарком йорты белән янәшә бинага — Колонналы залга керде. Чөнки һәйбәт киенгән кызлар, хатыннар һәм ирләр шунда ашыгалар иде. Халык кая барса — Рөстәм дә шунда барды, халык белән бергә ул залда утырды. Монда ул концерт тыңлады, исемнәре радиода яңгыраган һәм әнкәсе сокланып сөйләгән мәшһүр җырчыларны күрде. Аны аерата сихерләгән нәрсә —үзе белән бер яшьләр чамасындагы ир баланың скрипкада уйнавы булды. Кайтып, Өтер Вәлигә сөйлисе иде шуларны дип уйлады Рөстәм.
Ул концерттан соң да залда калды һәм төнне шундагы йомшак кәнәфиләрнең берсендә уздырды. Мин аның залдан озак чыга алмыйча борчылып йөрүен, иртә белән бинаны җыештырырга килгән хезмәткәр хатыннарның һавада асылынып торган күзләрне күреп: «Нәрсә бу да ни бу?» — дип куркытуларын язып тормыйм. Андый вакыйгаларның барысын да яза башласаң, кәгазь җитмәс. Безне кызыксындырган һәм киләчәктә әһәмияте зур булган төп вакыйгага тизрәк җитәсем килә.
«Һавада асылынып торган күзләр могҗизасы»ннан соң Рөстәм Яков Михайловичны эзләп тапты. Ул аның белән очрашуның беренче минутында, күзләрен учы белән каплап:
— Син мине күрәсеңме? — дип сорады.
— Юк,— диде начальник. Рөстәм күзләрдән кулын алды.
— Ә хәзер?
Начальник утырган урыныннан сикереп торды.
— Мин һавада йөргән ике чем-кара күз күрәм. Синең күзләрме бу, Рөстәм?
— Әйе, минем күзләр, Яков абый.
Күзләр бер югалдылар, бер күренделәр, бер югары күтәрелделәр, бер түбән төштеләр.
— Әйт, Яков абый, ни бу, иске хәлемә кайта башлавыммы әллә? Миңа хәзер урамда йөрүе дә хәтәр. Миннән кешеләр куркалар. Мин кояштан курыккан кеше шикелле күзләремне каплап йөрергә мәҗбүриен.
— Кайгырма, Рөстәм,— диде Яков Михайлович.— Хәзер мин сине бик зур бер галим янына алып барам. Ул безгә бөтенесен дә аңлатып бирер. Ризамы?
— Кем соң ул? Тагын берәр бәлагә очрамаммы?
— Очрамассың. Без бара торган галим — үсемлекләр патшасы академик Караваев. Профессор Богданов миңа аның турында әллә ниләр сөйләп бетерде. Дөньяда ул белмәгән үсемлек бик аз булыр, имеш. Аның, имеш, үзе уйлап тапкан, үзе тәрбияләп үстергән йөзләрчә өр-яңа үсемлеге бар. Үзе химия белән физиканы да бик яхшы белә, имеш. һәрхәлдә, аның белән очрашу безгә зарар итмәс дип уйлыйм.
— Киттек, алайса...
Карт галим аларны төрле-төрле гөлләр, чәчәкләр, үсемлекләр белән тулган, хуш ис аңкып торган лабораториядә кабул итте. Күрәсең, Яков Михайлович алдан сөйләшеп куйган: академик аларны, хуш киләсез, мин сезне көттем, дип, үзенең кабинетына алып керде.
Миңа Рөстәм Асадуллин вакыйгасы уңае белән Яков Михайловичны берничә мәртәбә күрергә туры килде. Минем аның белән Рөстәм турында төннәр буенча сөйләшеп утырганым бар. Рөстәмне ул үз баласын яраткан кебек ярата иде... «Иде» дим. Чөнки мин бу юлларны язып утырганда, Яков Михайлович... хәер, анысы турында соңыннан, нәүбәт җиткәч тасвир итәрмен.
Мин Яков Михайлович «Язмалары» белән таныштым һәм анда академик Караваев белән очрашуга багышланган берничә сәхифә таптым. Хикәянең табигый дөрес агылышын бозмастан, хәзер мин шул «Язмалардан» беренче күчермәне биреп үтәм. Дәфтәр тышында «Я. М. П. язмалары» диелгән. Начальникның фамилиясе Подгорный иде, шуңа күрә «Я. М. П.» хәрефләренең Яков Михайлович Подгорный сүзләренең баш хәрефләре икәнлекләренә шигем юк. Мин дә «Я. М. П. язмалары» дип алам.
14нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. «Я. М. П. язмалары»ннан беренче күчермә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев