Рөстәм маҗаралары. «Я. М. П. язмалары»ннан беренче күчермә.
14нче бүлек. Рөстәмнең ни өчен күренмәс булып китүенә зур галимнәр җавап эзли.
Повестьны башыннан укырга теләсәгез ►1нче бүлек Барлык бүлекләр
«Бу татар малае (русча «татарчонок» диелгән) мине бөтенләй табигатьче итә, ахрысы. Ник дисәң, кичә, Рөстәм кабинетымнан чыгып киткәч тә, мин табигать буенча бер кочак китап күтәреп кайттым. Их, безнең дә балачагыбыз булды, без дә мәктәптә укыдык дип йөрибез шунда. Балачагыбызда кирәкле китапларны безнең кул астыбызга куя белмәгәннәр. Яшь чакта Мичуриннар, Бербанклар, Павловлар турында укыйсы иде.
Башта мин бер кочак китапның кайсына тотынырга, кайсын укый башларга белмичә аптырап тордым. Балалар шикелле, рәсемлесен, кызыклысын эзләдем һәм Американың мәшһүр бакчачысы Лютер Бербанк хакындагы китапка ябыштым. Иң элек рәсеменә карап тордым. Чәчәк аткан чия агачлары янында төшкән ул. Өстендә һәйбәт нәфис костюм, кулында җимеш һәм гөлләр. Шуннан соң мин, китапта тасвир ителгәнчә, сихерле бакчаның үзенә кереп киттем. Ни генә юк бу бакчада! Бербанк белән очрашкан ватандашыбыз академик Вавилов та аны «сихерле бакча» дип атый. Чынлап та, менә (мәңгелек дип уйларсың!) гигант карама агачы. Ә асылда аңа бары унбиш кенә яшь. Монысы нәрсә тагын? «Король чикләвеге» дип аталган гигант чикләвек агачы. Ничек үскәннәр болар? Бербанк аларны ике токым үсемлекне бергә кушу нәтиҗәсендә китереп чыгарган.
Мин үземне хәзер лаләләр аллеясында итеп хис кылам. Гигант лаләләр белән беррәттән нәп-нәни, кәрлә лаләләр күрәм. Йодрыктан зур, симез һәм татлы кара җимеш, кытай алмасыдай эре, ләкин хуш исле чия ашагандай булам. Бербанкның «кояш җиләгенә» хәйран калам. Кеше дигәнең табигать белән ни генә эшләми. Лютер Бербанк, бер үсемлекне икенче үсемлек белән кушып үстерү нәтиҗәсендә, дөньяга мең ике йөз алтмыш яңа үсемлек иҗат иткән. Роза җәй көне чәчәк ата. Ә Бербанк розасы ел буе чәчәктән туктамый. Көнбагыш гадәттә айга, кояшка карап үсә. Шуңа күрә кошлар аның орлыкларын чукыйлар. Ә Бербанк җирбагыш үстерә. Аның көнбагышы җиргә карап, җиргә иелеп үсә. Аның бер алмагачында әллә ничә сорт алма бар. Чөнки ул бер алмагачка төрле токым алмагачларының тармакларын тоташтырган.
Теге татар малае ашаган үлән дә әнә шулай үскән, моңарчы безгә мәгълүм булмаган үлән түгел иде микән? Табигатьтә бит кеше кулы катышмыйча да токымнарның кушылуы һәм шуның нәтиҗәсендә яңа буын үсемлекләрнең тууы мөмкин.
Шуннан соң мин атаклы галим Климент Аркадьевич Тимирязев һәм «табигатьне үзгәртеп коручы» Иван Владимирович Мичурин турындагы китапларны укырга керештем. Мичурин бакчасы мине аерата сокландырды. Монда мин үрнәкләре бөтен дөньяга таралган яңа төр чияләр һәм чиядәй татлы, чиядәй эре миләш күрдем, шизандре дигән яңа лимон исен сиздем, чия һәм груша кушымталарыннан туган яңа җимеш ашагандай, телемне йота яздым, бадамга охшаган шәфталулар, шәфталуга охшаган бадамнар, яңа төр виноградлар һәм өрекләр таптым.
Икенче тапкыр очрашуыбызда әлеге малай миңа ашаган үләннең исемен атады. Ул абага чәчәкләре ашаган икән.
Мин шул ук китаплардан хәзерге ташкүмернең борынгы абагалардан булуын белдем. Ләкин мин абаганың чәчәк атуы турында бер генә китаптан да мәгълүмат таба алмадым. Әмма менә нәрсә таптым. Көннәрдән беркөнне Тимирязевка ап-ак таплар төшкән юкә яфраклары китергәннәр һәм:
— Ни бу, Климент Аркадьевич, чир йокканмы әллә? — дип сораганнар.
Тимирязев елмаеп:
— Юк, дусларым, чир түгел, шикәр бу, шикәр...— дип җазап биргән һәм яфракларның эссе көннәрдә дымны парга әйләндерүләре нәтиҗәсендә яфрак эчендә шикәр кристаллаша башлый дип аңлатма ясаган.
Рөстәм ашаган «энҗе чәчәкләр» дә шул шикәр түгел микән дим.
Сугышны тәмам иткәч тә, һәвәскәр булып булса да, бакчачылык эшенә керешәм. Файдалы да, күңелле дә. Розаларны без гадәттә кечкенә үсемлекләр итеп күрергә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән ул. Америка бакчачысы Джордж Скупер чәчәкләре күм-күк, чем-кара, бер ягы ал, икенче ягы ак булган, биеклеге сигез-ун метрга җиткән розалар үстергән. Нарат диярсең. Ә каек? Каен агачын бит мин үтмәс пычкы белән тураганым, начар балта белән ярганым һәм кискәнем бар. Безнең Ерак Көнчыгышта исә балта түгел, пуля да ала алмаган, тимердәй каты, ләкин гади агачтан җиңел каен үсә икән. Шалкандай өрелеп үскән агачлар барын исемә дә китергәнем юк иде минем. Ә менә моңа ни диярсең. Үткән гасырны бер шәһәр халкы җәй көне борыннары шешүгә зарлана башлаганнар. Алай иткәннәр, болай иткәннәр, ләкин сергә һич төшенә алмаганнар. Июль җиттеме — бәла: күзләрдән яшь китә башлый, ә борыннар шалкан хәтле булалар. Шулай да галимнәр моның хикмәтен аңлаганнар. Шәһгр башлыгы әмере буенча бу каланың урамнарына әчтерхан чикләвеге токымыннан кыргый чикләвек агачлары утыртылган булган икән. Июльдә чикләвек чәчәк ата һәм шуның исе яшь китүгә, борын шешүгә сәбәп була икән. Галимнәр бу шәһәр кешеләренә:
— Борыннарыгызны кызгансагыз, урамнарыгыздан кыргый чикләвек агачларын йолкып ташлагыз! — дип әйткәннәр. Алып ташлаганнар шул.
Әмма табигатьне аз беләбез дә соң без. Кукуйо дигән кондыз әйләнә-тирәне лампадай яктырта. Моның сере нәрсәдә? Ул кондыз янында караңгы төнне китап укып була. Рөстәм: «Мин чәчәкләр ашаганда, урман яктырып китте»,— дип сөйләгән иде. Ялтыравыклы кортлар, кондызлар килеп чыккан вакыт түгел иде микән? һәрхәлдә, ул төнне без белеп җитмәгән табигатьнең чираттагы «могҗиза»сы булгандыр дип уйлыйм.
Бүген Чарльз Дарвинны укырга керешәм. Аның турында бераз беләм белүен, ләкин җитәрлек түгел. Үсемлек — үсемлек инде ул. Ләкин Дарвин үсемлекне ит ашарга өйрәткән. Кеше ышанмаслык хәл бит бу. Рөстәм мәсьәләсе дә әнә шулай тора. Аның вакыйгасын кемгә булса сөйләсәң: «Кит аннан, ахмак, андый эш буламы?» — дип шаркылдап көләр иде. Ә менә академик Александр Павлович Караваев көлмәде.
Мин аның белән башта үзем генә очрашкан идем, соңра әлеге малай белән икәү бардык. Безнең алда Лев Толстойга охшаган, зур гәүдәле, ап-ак сакаллы мәһабәт карт басып тора иде. Аның сөйкемле тыныч күз карашы, ашыкмыйча әйтелгән ягымлы сүзләре очрашуыбызның беренче минутында ук безне иске танышлар шикелле тартынмыйча ипләп сөйләшергә мәҗбүр итте.
Караваев янында мин үземнең балачагымны хәтерләдем. Көмеш чәчле, ачык чырайлы бабаем бар иде минем. Мин көннәр буенча аның янында була идем һәм һич туймый идем. Академик Караваевны да без көннәр, төннәр буенча тыңларга, аның яныннан китмәскә риза идек.
Рөстәмнең күренмәс кеше булуына ул гаҗәпләнмәде, табигать кызык ул, аңардан бөтенесен дә көтәргә мөмкин дип, бик тыныч карады.
— Галимнәр,— диде Александр Павлович,— әйберләрне кеше күзенә күренмәс итә торган буяу табу өстендә күптәннән эшлиләр. Мәсәлән, самолетлар яки бүтән әйберләр өчен шундый буяу тапканда начар булмас иде. Мин үзем — сугыш дошманы. Кеше дөньяга сугышып үләр өчен түгел, яшәр өчен, җимерер өчен түгел, төзер өчен, иҗат итәр өчен туа. Ләкин фашистлар бар чакта, сугыш котылгысыз, һәм аларга каршы сугышны мин изге сугышка хисаплыйм.
Александр Павлович, тирән сулыш алып, дәшми торды һәм бераздан дәвам итте:
— Ни өчен мин сезне, сез мине күрәсез? Ни өчен без менә бу әйберне күрәбез? Ә караңгыда ничек? Караңгыда без, күзләрен югалткан бәхетсез адәм шикелле, һичнәрсә күрмибез. Чөнки анда яктылык булмый. Димәк, кешеләрнең дә, әйберләрнең дә безнең күзгә күренмәүләренә яктылык сәбәп. Ник? Чөнки безнең күзләребезгә күренгән барлык әйберләр һәм без үзебез дә яктылык нурларын чагылдырабыз. Шул нурларның чагылышы безгә әйберләрнең күренүе була. Дикъкать итәсездер: оста фотограф рәсемгә төшергән чакта, төшерәсе әйбереннән бигрәк, утка, яктылыкка игътибар итә. Ә бу малай яктылык нурларын чагылдырмас хәлгә килгән. Ул, караңгы бүлмәдәге әйбер шикелле, яктыртылмыйча кала.
— Ә киемнәре, Александр Павлович, киемнәре ник күренмиләр соң? — дидем мин.
— Кеше таласалар, өйгә угрылар керсә,— диде академик,— урланган әйберне табар өчен ярдәмгә өйрәтелгән эт китерәләр. Эт, башын җиргә иеп, исни-исни кайчан биш-алты километр араны уза һәм угрыларны чабуларыннан эләктерә. Мин менә шул юлдан качтым, мине менә моннан эзләгез дип, карак качып барган юлында билгеләр калдырамы әллә? Сез юк диярсез. Ә мин: әйе, калдыра, дим. Йөгерә-йөгерә качкан карак аяк киеме аша җирдә үзенең дымын, шул дымның исен калдыра. Яле, акыллым,— Александр Павлович малайга таба борылды,— менә минем эшләпәмне киеп кара әле.
— Булды, кидем,— диде Рөстәм. Академик рәхәтленеп көлде һәм:
— Күрәсезме, ә? — дип эндәште.
Мин һавада асылынып торган эшләпә күрдем. Академик дәвам итте:
— Рөстәм тәнендәге аны күренмәс иткән состав аның киемнәренә дә сеңгән. Берәр көн киеп йөрсә, минем эшләпәм дә күренми башлар. Белмим, нишләргә уйлыйсыңдыр, акыллым,— бу сүзләрне Александр Павлович Рөстәмгә, дөресрәге, һавада асылынып торган эшләпәгә карап әйтте.— Ләкин нәрсә эшләсәң дә, эшләпә вакыйгасын исеңнән чыгарма.
— Ә күзләре, күзләре нишләп күренәләр соң? — дип сорадым мин.
— Күзләре күренмәсә, ул сукыр булыр иде,— диде Александр Павлович,— ул чагында малай үзе дә безне күрә алмас иде. Аның күзләре яктылык чагылдыралар. Сез игътибар итмәгәнсез, аның күзләре элек тә күренгән булырга тиешләр.
Рөстәм монда да үзен бик тыйнак тотты, әдәпсез кчланмады. Сүзгә үзенә сорау бирелгәндә генә катнашты.
Абага чәчәкләре турында академик ашыгыч җавап бирергә уңайсызланды, кабат керүемне үтенде. Чыгып китәр алдыннан Рөстәм:
— Мин озаккамы шулай йөрермен? Күренер хәлгә бер кайтырмынмы? — дип сорады.
— Нигә ашыгасың? — диде академик.
— Ашыкмыйм... Шулай да әткәй-әнкәйгә кайтып күренәсем килә.
Академик уйга калды, аның йөзе җитди төс алды. Ул болай диде:
— Бу соравыңа, акыллым, җавап бирүе кыен. Минемчә, син күренмичә бик озак йөрерсең әле. Озак күренми йөрү өчен, минем фикеремчә, гади күзгә күренми торган ультрафиолет нурлардан сакланырга кирәк. Аларның сиңа тәэсир итүләре мөмкин.
Профессор Богдановка рәхмәт. Академик Караваевка мөрәҗәгать итәргә ул киңәш бирде. Мин үзем генә утырып ике-өч ел эчендә ала алмаган белемне Александр Павлович белән ике тапкыр очрашудан алдым.
Ихтимал, бу миңа көндәлек эшем җинаятьче элементлар белән очрашудан торганга, аларның эшләрен тикшереп йөреп, башым катканга шулай тоелгандыр, һәрхачдә, без бабакаебыз яныннан рухланып чыктык. Рөстәмгә үгет-нәсихәт йөзеннән булырга кирәк, ул сүз арасында гаять тирән мәгънәле берничә фикер әйтте. Язып алырга уңайсыз иде. Гостиницага кайткач, Рөстәм үзе искә төшерде. Менә ул фикерләр:
— Эш, хезмәт юлында өс-башың пычранса да, халык сине пакька санар.
— Кешенең дошманы — нәфес. Нәфесне чылбырда тотарга кирәк. Нәфес бер ычкынса — аның чиге юк. Кешене ул һәлакәткә алып бара.
— Дөньяда бик күп капчыклар бар. Шулар арасында иң зарарлысы — корсак. Комсыз кешенең корсагы бервакытта да тулы булмый. Көче җитсә, ул бу капчыкка бөтен дөнья малын тутырыр иде».
15нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. «Я. М. П. язмаларын»нан 2 нче күчермә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев