Рөстәм маҗаралары. «Я. М. П. язмаларын»нан 2 нче күчермә.
15нче бүлек. Рөстәм фронтка китеп бара.
Башыннан укырга теләсәгез - 1нче бүлек.
«Белергә мөмкин булган барлык мәсьәләләр беленде. Рөстәм:
— Яков абый, җитәр, байтак йөрдем инде мин. Китәм,— диде.
Мин:
— Кая?—дип сорадым.
— Кая булсын? — Фронтка! — диде ул.
Мин аның җавап тавышында тыл маҗараларыннан туйганлыгын, төшенкелеккә бирелүен сиздем. Шуңа күрә соравыма ачыклык кертергә ашыктым:
— Фронтка икәнен беләм. Кайсы фронтка дип сорыйм мин?
Ул җавап бирә алмады. Рөстәм генә түгел, алдан хәзерлеге булмаган олы кеше дә бу сорауга тиз генә җавап бирә алмас иде.
Без Рөстәм белән «Москва» гостиницасында сөйләшеп утырганда, немецлар безгә каршы яңа җәйге һөҗүм башладылар. Мәскәү шәһәрен турыдан-туры ала алмагач һәм Мәскәү янында бик каты кыйналгач, алар бүтән юл эзләргә керештеләр, көчләрен Көньяк-Көнбатыш юнәлешкә тупладылар. Мәскәүне уратып алу максаты белән Сталинградка таба хәрәкәт итә башладылар.
Мин рус кешесе, мин Идел буе кешесе. Мин бөтен җаным-тәнем белән илемә тоташкан. Аннан мине итләрем, тамырларым белән генә куптарып алып була. Рөстәм маҗаралары белән мавыгып, тыштан көлеп йөрсәм дә, йөрәгем сызлый минем. Мин бер генә минутка да Ватанымның язмышы кыл өстендә икәнлекне истән чыгармыйм. Әйе, җиңүгә, җиңүебезгә ышанычым нык минем, ләкин мин дәһшәт никадәр көчле икәнлекне дә беләм. Дошман быелгы җәйге һөҗүм вакытында безгә каршы 179 немец дивизиясен, 22 румын, 14 фин, 10 итальян, 13 венгр, 1 словак, 1 испан — барлыгы 240 дивизия, икенче төрле әйтсәк, өч миллионнан артык яхшы коралланган солдат ташлады. Рөстәм дә моны сизә, һәм мин аның фронтка ашкынуын аңлыйм. Бу кечкенә малайда татар халкына хас булган батырлык, үзләренчә әйтсәк, тәвәккәллек һәм Ватанны җаны-тәне, теше-тырнагы белән яклау сыйфатлары бар.
Мин аңа фронт хәлләрен аңлатып бирдем. Ул аз гына уйлап торды да:
— Мин Сталинградны сакларга китәм,—диде.
Мин аны юлга әзерли башладым. Фронттан алып кайткан бүләк-пистолетым бар иде, шуны аңа бирдем. Малаемның күзләрендә чаткылар күренде. Ул мине кочты, үпте, шатлыгыннан сикерә-сикерә биергә тотынды. Моны мин аның күзләреннән белдем, чөнки күзләре дә, ут яктысында уйнаган күбәләкләр шикелле, очынып-очынып бииләр, шаяралар иде.
Кинәт ул җитди тавыш белән:
— Ант итеп әйтәм, Яков абый, мин үтерәчәк беренче ун фриц синең исемеңнән үтереләчәк,— диде.
Бу сүзләрдән соң миңа рәхәт булып китте, йөрәгемдә татлы җылылык сиздем. Ләкин шул ук вакытта уңайсызландым да:
— Теләсә кем исеменнән үтерелсеннәр, тик күбрәк үтерелсеннәр генә! — дидем.
Менә шайтан... һич тик ятмаган бит. Мин аңа пистолет хикмәтләрен күрсәтә башлаган идем, ул, яле, Яков абый, дип, коралны кулымнан алды һәм, күз ачып йомганчы, сүтеп һәм җыеп бирде. Мәктәптә өйрәттеләр, дигән була. Беләбез, энекәш, бик яхшы беләбез: чүлмәгең начар эшләсә һәм үзең тыкшынып йөрмәсәң, өйрәтү генә җитми. Чүлмәк — чүлмәк инде ул, чүлмәкнең үзен генә алганда ватылуы мөмкин, тәрбия кирәк. Тәрбиянең әһәмияте бик зур. Кемдер миңа: «Бала — язылмаган кәгазь. Аңа теләсә нәрсә язарга мөмкин. Файдалы сүзләр язсаң, аны кулдан кулга йөртерләр, ә пычратсаң— чистартуы бик кыен»,— дигән иде. Рөстәмгә дөрес юнәлеш бирә белгәннәр. Пычратмаганнар аны.
Немецча-русча сүзлек алып кайтып бирдем үзенә. Сүзлекне миңа тоттырды да: «Тикшереп кара әле»,— диде. Карадым — әллә ни түгел, шулай да күп белә.
Күңеле булсын дип, Рөстәмне мин вокзалга машинада озаттым. Саубуллашу минутларын язып тормыйм. Сугышка китүе дә, озатуы да җиңел түгел. Ә Рөстәм кебек, күзгә күренмәгән, тәнеңә, күңелеңә кереп урнашкан баланы озатуы бигрәк тә авыр. Ул Сталинградка китәргә торган гвардеецлар эшелонына урнашты. Юл күңеллерәк булсын өчен, мин аңа кухня тирәсендә ешрак булгаларга киңәш бирдем.
Казанга кайтып, яңадан эшкә чумгач, әлеге вакыйгалар зиһен томаны белән капланып каядыр артка чигенә башлагач, Рөстәмнән хат килеп төште. Әмма куандырды да соң егет. Мин яңадан аның ут уйнатып торган чем-кара күзләрен күргәндәй булдым.
Менә ул хат:
«Яков абый!
Озак язмый торуым өчен кичерүеңне сорыйм. Пистолет хакын түләми торып язасым килмәде. Инде түләгәнгә хисаплыйк, чөнки синең исемеңне әйтеп, бүген унынчы фрицны капут иттем. Син үзең беләсең, миңа очраган бер немец белән пычранырга ярамый. Мин сайлап эш кылам. Синең исәпкә язылган әлеге ун фрицның унавы да офицерлар иде. Күрдеңме абзаңны! Бу мактана дип уйлама тагын...
Безнең хәл җайланырга тора. Ләкин мин бүтән эшкә күчәм. Хатым озак килми торса — хафаланма, барыбер исән дип уйла. Әткәй-әнкәйгә һәм әбекәйгә кинаяләп булса да сәламне тапшыр. Борчылмасыннар. Расад.»
Кара син аны, исем дә тапкан үзенә: Расад, янәсе — Рөстәм Асадуллин.
Уңышлык телим үзеңә, акыллым... зур үс, таза бул, бәхетле бул!»
16нчы бүлек. Рөстәм маҗаралары. Һава!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев