Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Сау бул, Казан!

Укучыларыбыз соравы буенча Гадел Кутуйның бик кызыклы «Рөстәм маҗаралары» повестын дәвам итәбез. 11нче бүлек «Сау бул, Казан!» дип атала. Рөстәм алдакчы галимгә тап булганнан соң Казаннан китәргә карар кыла.

Повестьның башыннан укырга теләсәгез ► 1нче бүлек

10нчы бүлек ► Рөстәм маҗаралары. Көтелмәгән хәл

Рөстәм куркуга төште, ләкин ул, ничек кенә курык­масын, үзенең күренмәс кеше булуын онытмаган иде әле. Моннан, бу усал кеше кулыннан котылу өчен, аңа хәзер бер генә юл кала: ул да булса — хәйлә. Рөстәм өстәл өстендә яткан пробиркаларны, күзгә чагылган пыяла савытларны алды һәм аларны үзендә булган бөтен көч-куәт белән таш идәнгә ыргытты. Алар чың­гылдап-зыңгылдап чәлпәрәмә килделәр. Бу юлы инде Матвей Кузьмич үзе курыкты. Аның иреннәре кара янып чыктылар, тез буыннары калтырый башладылар. Ул Рөстәмнең һөҗүм итүен көтте, я йөзгә кислота си­бәр, я берәр нәрсә белән башка кундырыр дип уйлады. Шуңа күрә почмакка барып посты, ике учы белән йөзен каплады. Ләкин һөҗүм булмады, бары тик тимер рә­шәткәле тәрәзә форточкасының ачылып ябылуы гына күренде.

Шуннан соң бүлмәдә тынлык урнашты. Чәче коел­ган кеше, йөзен каплаган хәлдә, язу өстәле янына кил­де. Бу шук малай чыгып китмәгәндер, кайда да булса мине сагалап, җай көтеп посып тора торгандыр дип, як-якка каранды. Аннары, үзен тынычландырырга те­ләп, юри кычкырып уйларга кереште: «Газ турында әйтүемне чынга алды, шаярып әйткәнне аңламады. Ә мин аңа ярдәм итә ала идем». Аның уенча, Рөстәм, бу сүзләрне ишеткәч, атылып чыгып сөйләшә башларга тиеш иде. Ләкин бүлмә тып-тын, әйләнә-тирәдә шылт иткән тавыш та ишетелмәде.

Унбиш-егерме минут вакыт узды. «Ничек булды соң бу? Мин төш күрдемме әллә?» — дип уйлады Матвей Кузьмич. Ул барып ишекне ачты һәм бүлмәдән чыгып әйләнеп керде. Нәкъ шул вакытта тагын көтелмәгән хәл булды. Матвей Кузьмич, хәлсезләнеп, урындыкка утыр­ды. Ул үзенең колак төбендә Рөстәмнең тавышын ишет­те, тавыш акрын булса да, әйтелгән сүзләр көчле һәм ачы иделәр: «Яхшы тыңлагыз, бүгенге вакыйганы бе­рәүгә дә  сөйләмәгез.   Юкса,   мин  сезне  кых  итәрмен».

Кешеләрне таный алу, аера белү — нинди авыр. Әтисе Рөстәмгә: «Кеше булып үс, улым!» — дия иде, аңа бөек кешеләрнең бала чаклары турында китаплар табып китерә һәм укый иде. Идел буенда үскән Володя Ульянов, Уржум малае Сергей Костриковлар гомердә дә Рөстәмнең күз алдыннан китмәсләр, Пушкинның лицейдагы чагы, Тукайның ятимлектә кулдан кулга күчеп йөрүләре, Эдисонның кыйналып чукраклануы, газета сатып йөреп тамак туйдыруы — бөтенесе дә хә­тердә. Алар турында язылган китапларны укыганда, Рөстәмнең татлы елаганы да, рәхәт көлгәне дә бар. Балалыкларын   төрлесе   төрле   итеп   кичергән   ул   олы кешеләр Рөстәмнең иң якын дуслары, сердәшләре бу­лып киттеләр, һәм аның үзенең дә алар кебек үк яхшы буласы килде.

«Ә менә Матвей Кузьмич шикелле начар кешеләрне нишләтергә?»—дип уйлады Рөстәм. Ул ишек төбендә ярты сәгать чамасы посып торуына, алдакчы галимнең сүзләренә ышанып, атылып чыкмавына куанды. Бу ва­кыт ул телефон будкасы яныннан узып бара иде, кереп шалтыратырга булды.

— 0-35-46. Кем бу? Яков абый, мин сез әйткән га­лимне күрә алмадым. Инде эзләп тә йөрмим. Ник ди­сезме? Каба яздым мин, Матвей Кузьмич дигән алдакчы галим мине куркытып әллә нишләтмәкче булды. Бел­мим. Фамилиясен белмим. Үзен сез әйткән галим дип атады. Э-э! Үтерәм дип куркытты! Э-э! Кирәкми. Бар­мыйм. Вокзалга китәм. Хәзер китәм. Э-э! Әйе, сез әйт­кән Б. белән бергә эшли. Хушыгыз.

Өлкән начальник белән сөйләшү Рөстәмне катгый бер карарга китерде: ул бүген үк, хәзер үк китәргә бул­ды. Барлык радиолар, барлык газеталар, Ватан өстендә куркыныч шәүлә йөри, дип кычкырып торалар. Күзгә күренмәс Рөстәм шушындый дәһшәтле көннәрдә Ка­занда яшәсенме? Фашистларга каршы көрәшер өчен фронтка китмәсенме? Китә ул, китә. Рөстәм элек «фа­шист» сүзен аңлап җиткерми иде, ул бары тик аның ниндидер әшәке сүз икәнен генә аңлый иде. Сугыш Рөс­тәмгә «фашист» сүзенең мәгънәсен ачты. «Фашист» дип әйткәндә, ул бомбага тотылган калаларны, яндырылган авылларны, бишекләрдә үтерелгән күкрәк балаларын, үзе яратып укыган китапларның учакларда яндырылу­ларын күрде.

Караңгы төшкән иде инде. Рөстәм, дөнья хәсрәтен бер ялгызы күтәреп баргандай, башын түбән иеп, авыр атлап, вокзалга таба юнәлде. Вокзал үзе дә, аның ал­дындагы бакча да, тротуарлар да халык белән тулы иде. Рөстәм тонык ай нурлары астында шуларны күзә­теп йөрде. Менә балалы семьялар. Алар каядыр күчеп баралар. Эшкәме? Әллә бомбага тотылган шәһәрләр­дән күчеп киләләрме? Бәлки, шулайдыр да.

«Менә шул инде ул сугыш...»—дип уйлады Рөстәм. Әнә дүрт-биш яшьлек кыз бала, башын ташка куеп, курчагын кочаклап, татлы йокыга талган. Аның белән янәшә алты-җиде яшьлек ир бала капчыкка тотынып тора. Аны йокы изә: ул күзләрен йома, башы капчык өстенә  авып  төшә.  «йоклама,   Фәрит,   йоклама,  бәгырем»,— дип, аның янына бер хатын йөгереп килә. «Йок­лама, капчыгыңны алдырырсың. Озакламый билет бирә башлыйлар»,— дип, хатын янә каядыр чабып китә.

Рөстәм, шулардай күзләрен ала алмыйча, бик озак карап тора, малайның капчыгын саклаша. Төне буе ул шулай йөреп чыкты. Таң алдында кешеләрнең Мәскәү поезды кайчан була дип үзара сөйләшүләре, соңра че­моданнар күтәреп, берсен берсе этә-төртә вагоннарга сибелүләре аны да ашыктырдылар. Рөстәм пассажир­лар арасында үзенә таныш Яков Михайловичны — өл­кән начальникны — күрде һәм, шуңа куанып, ул кергән вагонга керде. Бу — йомшак урыннар вагоны иде.

Рөстәм, пассажирларга комачауламас өчен, кеше аз­рак йөргән тәрәзә янына килеп басты. Озакламый поезд кузгалды. Рөстәм тәрәзә аша күреп һәм ишетеп торды — озатучыларның кулларында яулыклар җилфердәделәр, кайсыдыр: «Исән-сау йөреп кайт!» — дип кычкырды, кемдер елап җибәрде. Яшь кенә бер кыз, нишләп мине ташлап калдырасың дигәндәй, әллә әтисен, әллә абый­сын, әллә бүтән берәр якын кешесен куып җитәргә те­ләгән кебек, поезд белән янәшә чабып барды. Рөстәм, тәрәзә аша сузылып, аңа кул изәде, кулы күренмәүне хәтерләп, кемнеңдер фуражкасын алды һәм шуны селки башлады. Фуражканың вагон янында һавада йөзеп баруы кызны туктап калырга мәжбүр итте. «Могҗиза­лы» фуражканы пагонда баручыларның да кайберләре күрделәр. Фуражка шаккатып басып торган иясенең башына яңадан килеп утыргач, кешеләр гаҗәпкә кал­дылар, фуражка иясе турында, безнең вагонда күз буу­чы артист, гипнотезер, иллюзионист бара, дип сөйләшә башладылар.

Рөстәм тәрәзә янында иде әле. Ул Кремльне күрде һәм авыз эченнән: «Сау бул, Казан!»—диде. Мәктәп­тә ятланган шигырь искә төште һәм ишетелер-ишетелмәс тавыш белән шуны көйләргә тотынды:

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем.

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем;

Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз —

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.


9нчы бүлек. Рөстәм маҗаралары. Рөстәм, сез мондамы?

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: