Көмеш кыңгырау

Көн җылынды

Әтисе белән әнисе, әйбәтләп киендереп, Хәйдәрне дә үзләре белән ишегалдына алып чыктылар. Тышта салкын. Кар ява.

Әтисе белән әнисе утын кисәргә кереште. Ә Хәйдәр бер читкә басып карап торды. Бераздан аның бүрек түбәсен, җилкәләрен кар каплап китте.

Әтисе Хәйдәргә таба борылды да, елмаеп:

- Улым, кар күмеп китә күрмәсен үзеңне, - диде. Ә бераздан әнисе:

- Улым, туңмыйсыңмы? - дип сорап куйды.

Хәйдәр ни дияргә белмәде. «Туңам» дисә, өйгә кертеп җибә­рүләре бар, ә аның өйдә утырасы килми. «Туңмыйм» дияр иде, суык. Әнә бит суык, шаярган кебек кенә итеп, борынны, бит очларын чеметеп алды. Аннары бияләй эчендәге бармакларга, итекләр эчендәге тәпиләргә үк барып җитте.

Әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр. Кая ул туңу! Тирләп чыкканнар. Бераздан әтисе Хәйдәр янына килде.

- Улым, туңасың ич, - диде ул. - Яле, шушыларны утын­лыкка илтеп куй, суык синең янда тора алмасын.

Ярып ташлаган утын агачларын Хәйдәр берәм-берәм утын­лыкка ташый башлады.

- Менә улыбыз да эшкә ярый башлады, - дип куанышты­лар әтисе белән әнисе.

Бераздан Хәйдәр, әнисе янына килеп, бүрек колакчынна­рын чишәргә кушты.

- Әни, көн җылынды, - диде ул.

Әтисе белән әнисе рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары әтисе, Хәйдәрнең аркасыннан сөеп:

- Көн җылынмады, улым, эш җылытты сине, - диде.

Мәхмүт Хәсәнов.

Тагын укыгыз: Соры мәче - Афзал Шамов.

Чисталык өчен көрәш - Мөхәммәт Мәһдиевтан.

Әнкәйләргә мәдхия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: