Көмеш кыңгырау

Әнкәйләргә мәдхия

Нәсер.

Дөнья табынадыр хатын-кызга,

Дөнья тотанагы – ир-аттыр!

Иң соклангыч, иң самими халәт –

Ана кулындагы баладыр. (Р.Сәетгәрәева) ...

Таң атып килгәндә, талбишеккә башны куеп черем итеп алудан да татлы йокы бармы икән бу дөньяда? Бишектән борынны ярып оҗмах исе - Аллаһы исе килеп тора!!! Бу татлы җимешне иснәп тә, күреп тә, сөеп тә, чут-чут үбеп тә, сыйпап та, назлап та туймыйсың... Ә күпме сабыйлар шушы наздан, ана сөтеннән, гаилә җылысыннан мәхрүм... Аллаһы Тәгалә биргән бу бүләктән кемнәрдер йөз чөерә, Ана исеменә тап төшерәләр...

Сугыш чоры түгел, тыныч, мул тормышта сабыйларын ташлаган күке әниләр күбәйде, әби-бабайлар кулында, балалар йортларында ятим нарасыйлар саны арта. Бу коточкыч, борчылырлык, чаң сугарлык, уйланырлык хәл...

“Кичер балам” (Ә.Әзһәмова көе, Р.Сәетгәрәева сүзләре) дигән җырдагыча:

... Ә син, балам, барыбер үсеп җиттең,

Көзгедәге яшьлек чалымым.

Кичерерсеңме икән мине, балам,

Мин бит бүген япа-ялгызым, - дип үкенергә калмасын иде.

Шөкер, арабызда Ана сүзен горур йөрткән, йөрәге астында лепердәгән йөрәк парәсен дөньяның бар байлыгыннан артык күргән Аналар күп. Картлык көнеңне бәхетле итәсең килсә, гомереңне балаларыңа багышла! Үз рәхәтең өчен генә яшисең килсә – картлар йортына китәргә төенчегең әзер булсын!!! Бала ата-ананың йөз, холык чагылышы ул. Тормышның беренче яртысында, балаң синең тәрбиягә мохтаҗ булса, икенче яртысында, син аның күзләренә карап рәхим-шәфкать өмет итәчәксең.

Җир йөзендә күпме кеше – шулкадәр үк язмыш... Күз карасыдай кадерләп үстергән, картлык көнемдә таяныч булыр дип өмет иткән газиз балаларын җир куенына салган аналар бар. Салкын туфрак суыта диюләре хак түгелдер... Бала хәсрәте - мәңгелек ут, төзәлмәс яра. Бу кайгыдан акылдан шашырлык, әмма безнең әнкәйләр - сабырлык Алиһәләре!!! Алар өчен бала мәңге исән, ул аны гомеренең соңгы минутына кадәр көтә...

“Балакаем, уян, ишет инде

Кайгы яше сеңгән сүзләремне.

Никләр сиңа насыйп булмады соң

Йомдырырга минем күзләремне...

Бер кул белән каплый алмас анаң

Буш урынны син калдырып киткән.

Җирдә сине сагынучы булса,

Мин булырмын балам сине көткән...” (Айрат Суфиянов, “Кылычлы җил” китабы. 168 бит, “Яңа кабер” шигыреннән өзек.)

Картлар йорты... Бу сүзне ишетүгә үк йөрәк өши. Монда төрле язмыш кешеләре. Берәүләр – хакка, берәүләр – нахакка рәнҗетелгән. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балаларны түгел, үзеңне тәрбияләргә, тыйганнардан тыелырга, иманлы булырга, картлык көнеңне уйларга кирәк!!!

Картлар йорты тәрәзәсе яктыртса да,

Чит кешеләр өс-башыңны җылытса да

Күңеленә тынгы тапмый ялгыз ана,

Җавапнамә тоткан кулы калтырана... (Р.Сәетгәрәева “Күңел сандыгы” китабы, “Хокуксыз ана” шигыреннән өзек.)

Җир йөзендә бәхетле йөзләр, тату, тигез, матур гаиләләр күп. Балалары белән горурланып, картлык көнендә түрдә, кадер-хөрмәттә гомер кичерүче әти-әниләргә карап сокланмый мөмкин түгел.

Ташны эретерлек наз бар,

Әнкәйләрнең йөрәгендә.

Кабат сабый булып калам

Бер карасам күзләренә...

Күкрәгенә башны куеп,

Эри-эри йоклар идем...

Мәңге онытасым юктыр,

Балачакның соңгы көнен...

Ак алъяпкыч ябып иңгә,

Саубуллаштым мәктәп белән.

Бүген аңлыйм, шушы көнне,

Хуш,-дигәнмен бишегемә... (Р. Сәетгәрәева, “Хуш, балачак” шигыре.)

Әнкәйләрне югалту – дөнья бетүгә тиң. Бу газизләребезне беркем дә алыштыра алмый. Аларның исеме – күңел түрендә, җырларда, хәтердә, җанда... Әнкәй куллары кебек җылы, назлы куллар беркемдә дә юк. Ул пешергән ашлар телеңне йотарлык тәмле. Әниләрнең күңел сизгерлеге берәүгә дә бирелмәгән сәләт. Ана белән бала арасындагы күренмәгән җеп, скрипка кылы кебек, кайгыдан да, шатлыктан да чыңлап, тартылып куя. Әнкәйләрнең күкрәк сөте белән бөтен дөнья туена. Беркем дә кичермәгәнне алар гына кичерә. Алар берәү генә!!! Бу фәрештәләрнең кайчан күккә күтәреләсе билгесез...

Шуңа да соңга калмыйк, аларның хәер-фатыйхасын алып калыйк, әнкәйләрне исән-сау чагында түргә утыртып кадерлик. Аларнын кылдан да нечкә күнелләренә саксыз кагыла куүрмик, үкенербез... Әнкәйләрнең җылы карашыннан

Яктыра күк җирдә бар җиһан.

Әллә инде безнең әнекәйләр,

Фәрештәләр булып яралган?

Әлли-бәлли, әнкәй, йоклама,

Күзләрең йомылса шом сала...

Сөйләшеп сүзләрең бетмәсен,

Алтынкаем озак яшә син!!! (Р.Сәетгәрәева, “Бишек җыры” , “100 бүләккә – 100 теләк” китабыннан.

Рәзинә Сәетгәрәева, Тукай районы, Биклән авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: