Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 4

Алмаз Гыймадиевның яңа әсәреннән өзек.

Башы ► http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/internetsyz-balachak-3

Помидор стаканнары

Безнең яшелчә бакчасы артык зур түгел, аркылысы-буе утыз адымнар гынадыр. Ел саен шунда редиска, суган, кишер, кыяр һәм помидор утыртабыз. Помидорның эше күп. Март аенда агач әрҗәгә орлык чәчәбез. Берәр атнадан яшел үсентеләр борын төртә башлый. Аннары ул үсентеләрне кәгазь стаканнарга күчерәбез. Мунчадан иске “Новое время” журналларын җыеп алып киләбез. Журналның куш битеннән аракы шешәсе ярдәмендә кәгазь стаканнар ясыйбыз. Әни әлеге стаканнарга туфрак тутырып, яшь помидор үсентеләрен шунда урнаштырып бара. Кәгазь, туфрак, помидор сабагы исләре борынны ярып керә. Стаканнарны тәрәзә төпләренә куябыз – анда урын күп, бу вакытта икенче кат тәрәзә алынган була инде.

Помидорлар көннән-көн үсә, юаная. Мәктәптән кайтышка тәрәзә төпләрен бизәп, якты кояш нурлары астында куе урман кебек балкып утыралар.

Апрель ахырларында, ишегалдында карлар эреп бетеп, почмакта качып калган сыңар боз кисәге генә җирне юешләп утырган бер чорда, олы капкадан җигүле ат килеп керә. Арбасына мул итеп тирес төягән Хәмит абый бу. Ишегалдындагы умывальник янына тиресне аударып, атын урамга борып куя. Аннан соң алар әти белән өйгә кереп китәләр. Өйдән Хәмит абый бераз кызарып чыга. Тирестән пар күтәрелә...

Хәмит  абый “тавыклар таратып бетермәсен өчен” тиресне клеенка белән каплап куярга куша. Шулай эшлибез. Ләкин беләбез – хикмәт тавыкларда түгел. Капкадан ялгыш “завфермы” яки бригадир килеп кермәсен дип шүрләве Хәмит абыйның.

Олы капкадан ат чыгып китүгә, безгә – кояш батканчы эш. Агач носилкага төяп, бакчадагы парникка тирес ташыйбыз. Карлар тәмам эреп бетеп, бакчалар кипкәч, инде зур булып үсеп, кәгазь стаканнарга сыешмый башлаган помидор үсентеләрен шул парникка күчерәбез. 

 

Инспекторлар килә!

Өченче класста укыган вакыт. Класс җитәкчебез Зөлхәбирә апа әйткән хәбәрдән аяз көнне яшен суккандай булды: “Мәктәпкә инспекторлар килә!” Бу зур вакыйгага әзерләнә башладык. Парталар яхшылап сабын белән ышкып чистартылды. Ишек өстендәге “Без – Ленин оныклары”, “Укырга, укырга һәм укырга”лар чытырдавыклы полиэтилен белән тышланды. Хәтта кара тактабыз ян-яктан ап-ак чаршаулар белән бизәлде.

Инде бөтен нәрсә әзер дигәндә, Зөлхәбирә апа тагын бер нәрсәгә игътибар итте: килгән кунаклар ишек янына куелган урындыкларга утырачак иде. Шунлыктан әйбәт укучылар иң кырыйга – инспекторлар күз уңына күчерелде. Зөлхәбирә апа мине дә Розалия белән бергә шул тирәгә утыртты. Киреләндем, карыштым. Әмма файдасыз икәнен аңлап, ранецымны эләктереп, партаның бер читенә килеп чүмәштем. Ниһаять, атна буе көткән инспекторлар килде. Тик нигәдер безнең класска кереп тормадылар...

Вакыт узды. Такта читендәге ак чаршаулар берәр ай чамасы торып, каралып беткәч, кире алынды. Саргылт чыбыклары озын булып асылынып төшкән лампочкаларда кабат чебен эзләре пәйда булды. Кат-кат буялган яшел парталарда янәдән Олимпия аюлары, “Ну погоди” бүреләре күренә башлады...

 

Көмеш балдак 

8 мартта мәктәптә әниләргә бүләк бирү – зур бәйрәм. Һәркем алдан нидер әзерли. Ул йә пластмасс чәчәк, йә кулъяулык, яисә дәфтәр бите белән тышланган открытка була.

Яңа гына түбәләрдән тамчы тама башлаган бер мизгелдә, әни пешергән кабартмаларны ишегалдына алып чыгып ашыйсы килгән бер чорда тантаналы концерт уздырыла. Мәктәп коридорында. Менә шул концертның бер өлешендә әниләргә бүләк тапшырабыз. Мин быел әнигә шырпы тартмасына салынган көмеш балдак (чәй кәгазеннән үзем эшләдем) һәм открытка бирдем. Болар бөтенесе дә “Социалистик Татарстан” гәзитенә әйбәтләп төрелеп, келәй белән ябыштырылып куелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев