Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бишенче гомер (үсмерләр өчен повестьның дәвамы)

Повестьның дәвамы.

Башын http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/bisence-gomer сылтамасы буенча кереп укый аласыз.

Бү­ләк   

Ма­лай­ның ки­нәт өн­сез ка­лу­ын өл­кән­нәр шат­лык­ка юра­ды. Уз­ган ел­дан бир­ле мә­че со­рый бит. Өй­нең тәр­тип­тә бу­лу­ын яра­та тор­ган әни­се ни­һа­ять ри­за­лаш­ты. Ма­лай­ның ту­ган кө­не­нә сюрп­риз ясар­га бул­ды­лар. Әмир бу бү­ләк­кә, һич­шик­сез, ку­а­ныр­га ти­еш иде – йом­шак ап-ак йон­лы, яшь­келт күз­ле ма­тур пе­си! Әнә ни­чек ягым­лы мы­рау­лый ул Әмир­гә ка­рап.

Ма­лай ап­ты­рап ба­шын чай­кап ал­ды, күз­лә­рен йо­мып-ачып ка­ра­ды – ул йок­ла­мый иде. Бу хәл­ләр – чын­бар­лык, нин­ди­дер әки­я­ти чын­бар­лык иде. Ә хик­мәт­ләр­нең хә­тә­ре ал­да иде әле.

Ме­нә бәй­рәм тө­гәл­лән­де. Ку­нак­лар та­ра­лыш­ты­лар. «Бү­ләк» тә мыш­тым гы­на үз тарт­ма­сы­на ке­реп ят­ты. Мин юл­га әзер, янә­се. Аның бу кы­ла­ны­шы­на Әмир­нең әти-әни­се сок­ла­нып ту­ял­ма­ды­лар. Ма­лай­ның гы­на ачуы ки­лә иде. Ул үзен ник­тер ал­дан­ган ке­ше ке­бек хис ит­те. Ни­гә икә­нен үзе дә аң­ла­ма­ды. Бу хис­не кур­ку алыш­тыр­ды. Пе­си бе­лән чып-чын­лап сөй­лә­шеп йөр әле син. Әм­ма ул бер­кем­гә дә бу хак­та әй­тер­гә кый­ма­ды. Бу ки­че­реш­ләр­дән ма­лай­га бик ял­гыз һәм яман­су бу­лып куй­ды. Тиз­рәк өй­гә кай­тыр­га, ко­е­нып чы­гар­га да ятып йок­лар­га ки­рәк. Ир­тә­гә бо­лар ба­ры­сы да оны­ты­лыр әле.

Алар кай­тып җит­кән­дә эң­гер-мең­гер төш­кән иде. Әмир пе­си­ле тарт­ма­ны ишек тө­бе­нә куй­ды да, юы­ну бүл­мә­се­нә ашык­ты. Ан­нан бер­гә­ләп чәй эч­те­ләр. Ул ара­да Бү­ләк тә өс­тәл ас­тын­да сыр­па­ла­на баш­ла­ды. Пе­си­гә шу­шы исем­не би­рер­гә өл­гер­гән­нәр иде ин­де. Бө­тен игъ­ти­бар аңа юнәл­де, Бү­ләк­не сый­лый баш­ла­ды­лар. Бак­саң, әти­се аның өчен мах­сус са­выт та алып куй­ган, бәд­рәф­тә дә тарт­ма әзер­лә­гән икән ин­де. Фу, ни­ка­дәр кай­гыр­ту­чан­лык! Әмир­нең ка­бат эче по­ша баш­ла­ды. Ул, ел­ма­ер­га ты­ры­шып, тәм­ле төш­ләр те­ләп, бүл­мә­се­нә ке­реп кит­те.

Кә­еф­сез ге­нә йо­кы­га кит­кән ма­лай­ны төн­лә эн­дә­шеп уят­ты­лар. Күз­лә­рен ачып җи­бәр­сә – аяк очын­да те­ге хә­ер­сез мә­че уты­ра. Ти­беп тө­ше­рә­се нәр­сә!

– Шу­лай ди­сең­ме? Йә, ярар. Без әле дус­ла­шыр­га өл­ге­рер­без. Ә хә­зер ашы­гыр­га ки­рәк, – пе­си шу­лай ди­де дә, Әмир яны­на си­кер­де. Йон­лач кой­ры­гы бе­лән би­те­нә ка­гы­луы бул­ды, бө­тен бүл­мә әй­лә­нер­гә то­тын­ды. Бу шул­ка­дәр тиз һәм сә­ер ки­че­реш иде. Ти­рә-як­та бар нәр­сә зыр әй­лә­нә, син ге­нә уры­ның­нан куз­гал­мый­сың. Кос­мо­навт­лар да га­ләм­дә үз­лә­рен шу­лай­рак хис итә­дер.

Әмир ки­нәт үзен­дә нин­ди­дер җи­ңел­лек той­ды. Аяк-кул­ла­ры­на күз сал­са – га­лә­мәт! Йон­лач тә­пи­ләр ге­нә күр­де. Ул үзе дә мә­че­гә әй­лән­гән лә­ба­са! Әмир­нең кур­ку­ын­нан кыч­кы­рып җи­бәр­де, лә­кин ул үз та­вы­шын үзе дә ишет­мә­де. Ба­ры нин­ди­дер мия­у­лау­га ох­шаш аваз­лар гы­на яң­гы­рап куй­ды. Ул кур­ку­дан ша­шын­ган күз­лә­ре бе­лән ти­рә-як­ка ка­ра­ды. Ка­раш­ла­ры Бү­ләк­нең яшел күз­лә­ре бе­лән кү­реш­те. Бү­ләк ел­мая иде. Мо­ңар­чы мә­че­ләр­нең ел­маю­ын күр­гә­не бул­ма­са да, Әмир тө­гәл аң­ла­ды. Бү­ләк ел­мая иде!

Ме­нә дөнья әй­лә­нү­дән тук­та­ды. Әмир як-ягы­на ка­ран­ды. Алар төс­ле, як­ты бер ти­рә­лек­тә иде­ләр.

– Без­нең Дәш­ти Ме­шәк ка­га­на­ты­на рә­хим ит, Әмырр, – Бү­ләк ма­лай­ның исе­мен шу­лай бо­зыб­рак әй­тә ник­тер. Өс­тәр­гә ашык­ты: – Би­ре­дә си­нең атың Га­зи­мыр бу­лыр.

Бү­ләк Га­зи­мыр­ның ха­лә­тен аң­лый иде. Ма­лай­га бу шак­кат­ма­лы үз­гә­реш­ләр­гә кү­не­гер­гә, бе­раз аңы­на ки­лер­гә ки­рәк. Шу­ңа­дыр, ул аны ашык­тыр­ма­ды. Ва­кыт бир­де. Тә­мам исе-акы­лы кит­кән Әмир-Га­зи­мыр ти­рә-ягын күз­дән ки­че­реп чык­ты. Биг­рәк як­ты, ко­яш­лы ил бу Дәш­ти Ме­шәк ка­га­на­ты ди­гән­нә­ре! Аяк ас­ты – ал­лы, зәң­гәр­ле, са­ры­лы, шә­мә­хә­ле һәм та­гын әл­лә нин­ди төс­тә­ге йом­шак җеп­ләр­дән ту­кыл­ган ке­ләм. Ул шул­ка­дәр йом­шак ки, ирек­сез­дән си­кер­гә­ләп уй­ный­сы ки­лә.

Әнә ерак тү­гел ап-ак ел­га агып ята. Бо­ры­нын кы­тык­лап, ашый­сын ки­те­реп аң­кып тор­ган ис­тән ча­ма­ла­ды Га­зи­мыр: бу Сөт ел­га­сы иде. Һәм ул шун­да атыл­ды. Рә­хәт­лә­неп, чә­пел­дә­тә-чә­пел­дә­тә җып-җы­лы, кай­мак­лы сөт эч­те. Сөт дул­кын­на­ры ара­сын­да ал­тын-са­ры төс­тә ба­лык­лар си­ке­ре­шеп уй­ный. Алар­ны кү­зәт­кән са­ен, Га­зи­мыр ка­ны­ның ныг­рак кай­на­вын той­ды. Ки­нәт аңа бик кү­ңел­ле бу­лып куй­ды. Йом­шак ке­ләм буй­лап уй­нак­лап йө­ге­рә­се ки­лә иде.

Ә ерак­та, офык­та, нәкъ чүл тор­мы­шы ту­рын­да­гы ки­но­лар­да­гы­ча, түп-тү­гә­рәк йом­гак­лар һәм туп­лар тә­гә­ри. Алар төр­ле төс­тә, төр­ле зур­лык­та. Кай­сы тиз-тиз, кай­сы сал­мак кы­на бер­тук­тау­сыз тә­гә­ри­ләр дә тә­гә­ри­ләр. Е-хоу! Ни­чек кү­ңел­ле мон­да!

Сөт ел­га­сы бу­ен­да да, бе­раз чит­тә­рәк тә би­хи­сап өн­нәр те­зе­ле­шеп кит­кән. Алар төр­ле рә­веш­тә: кай­сы оч­лы тү­бә­ле, кай­сы шак­мак фор­ма­сын­да, кай­сы тү­гә­рәк. Ба­ры­сы да йом­шак ту­кы­ма­дан чор­нап-сип­ләп ясал­ган. Ишек­лә­ре – мә­че за­ты сы­яр­лык ке­че­рәк ке­нә ти­шек. Бу өй­ләр – Ка­га­нат­ның баш­ка­ла­сы икән. Шә­һәр Мыр­бос­тан дип ата­ла. Ка­ла үзә­ген­дә Бө­ек Ка­һин Га­лә­мир­нең өне ур­наш­кан. Бу зат­лы мә­че – Дәш­ти Ме­шәк ка­га­на­ты­ның баш­лы­гы икән. Бо­лар ха­кын­да Бү­ләк сөй­лә­де.

– Бү­ләк, ни өчен син ми­не үз дөнь­я­гыз­га алып кил­дең соң? Мин хә­зер го­мер­лек­кә мон­да ка­лам­мы ин­де? – ди­де, елар­га җи­те­шеп, Га­зи­мыр. Ул ин­де ху­шы­на ки­лә баш­ла­ган иде, кү­рә­сең. Һәм, ка­га­нат бик ямь­ле то­ел­са да, мәң­ге­гә мә­че бу­лып ка­лу, га­и­лә­сен­нән, дус­ла­рын­нан ае­ры­лу аны бер дә кы­зык­тыр­мый иде.

–  Юк, Га­зи­мыр. Бу көн­нән баш­лап син – көн­дез­лә­рен ке­ше, ә төн­нә­рен пе­си бу­лып яши баш­ла­я­чак­сың, – ди­де Бү­ләк. Ма­лай­ның ел­ма­еп кую­ын кү­реп, дә­вам ит­те. – Тик шу­ны исең­нән чы­гар­ма: си­ңа мон­нан ары бик сак бу­лыр­га ки­рәк. Мә­че тор­мы­шың ту­рын­да бер­кем­гә дә, бер­кем­гә дә сөй­ләр­гә яра­мый! Биг­рәк тә ка­ра яу­гир­ләр­дән сак­ла­ныр­га ки­рәк. Алар си­не та­ныр­га ти­еш тү­гел­ләр.

– Ка­ра яу­гир­ләр? Кем­нәр соң алар?

– Алар – Ка­ра ка­га­нат мә­че­лә­ре. Без­нең кан дош­ман­на­ры­быз. Алар да, без­нең ке­бек, пор­тал­дан үтеп, адәм ба­ла­ла­ры дөнь­я­сы­на чы­га­лар. Бик кур­кы­ныч җан ия­лә­ре алар. Без­нең ха­лык­ны юк итәр­гә күп­ме га­сыр­лар ты­ры­ша­лар ин­де…

– Мо­ның өчен без­нең дөнь­я­га – ке­ше­ләр яны­на чы­гу ки­рәк­ме­ни?

– Күп нәр­сә­ләр­не бел­ми­сең шул әле син, Га­зи­мыр, – Бү­ләк авыр­су­лап куй­ды. – Алар ме­нә си­нең ке­бек­ләр­не ау­лар өчен чы­га ан­да. Юк итәр өчен. Га­сыр­лар бу­е­на син­дәй­ләр­гә ау ба­ра.

Га­зи­мыр­ның кү­зе маң­га­е­на мен­де. Ул, үзе дә сиз­мәс­тән, як-ягы­на ка­ра­нып ал­ды.

– Бор­чыл­ма, – дип, сү­зен дә­вам ит­те Бү­ләк, – мон­да чак­та си­ңа кур­кы­ныч яна­мый. Дәш­ти Ме­шәк ка­га­на­ты – си­нең кир­мә­нең, аның хал­кы – си­нең дус­ла­рың. Лә­кин адәм ба­ла­ла­ры дөнь­я­сын­да си­ңа бик сак бу­лыр­га ки­рәк.

– Ни өчен нәкъ мин соң? – ди­де, үр­тә­леп, Әмир-Га­зи­мыр. Бү­ләк­не тың­ла­ган са­ен аңа шом­лы­рак бу­ла ба­ра иде. Бу тик­ле күп үз­гә­реш­ләр­дән, баш­ка сый­мас­лык хәл­ләр­дән ба­шы әй­лә­нә баш­ла­ды. Төш ке­нә­дер ке­бек. Үзем­не че­ме­теп ка­рыйм­мы әл­лә, дип, кул­ла­ры­на күз тө­шер­сә, ка­бат эс­се­ле-су­ык­лы бу­лып кит­те. Кул­ла­ры уры­ны­на йон­лач тә­пи­ләр иде. Шун­да гы­на Га­зи­мыр үз кы­я­фә­те­нә игъ­ти­бар ит­те. Үз-үзең­не көз­ге­дән кү­рер­гә иде хә­зер. Реф­лекс бу­ен­ча, ке­сә бу­лыр­га ти­еш­ле урын­ны кап­шап куй­ды. Бил­ге­ле, чал­бар да, ке­сә­се дә, ан­да­гы смарт­фон да юк иде. Те­ле­фо­ның эк­ра­нын көз­ге итеп фай­да­ла­ныр­га ма­лай күп­тән кү­нек­кән.

– Өс­кә ка­ра! – Бү­ләк­нең та­вы­шы бо­е­рык сы­ман яң­гы­рап куй­ды.

Га­зи­мыр, ирек­сез­дән күз­лә­рен күк­кә кү­тәр­де һәм ап­ты­рап кит­те. Күк йө­зе – то­таш көз­ге иде. Чып-чын көз­ге! Ан­да Сөт ел­га­сы да, шә­һәр дә, өй­ләр дә, тук­тау­сыз ни­дер эш­ләп мәш ки­лү­че мә­че хал­кы да – ба­ры­сы да кү­ре­неп то­ра иде. Ма­лай­ның үзен якын­нан­рак кү­рә­се кил­де. Бу хак­та уй­лап куюы бул­ды, сен­сор­лы эк­ран­да су­рәт­не бар­мак бе­лән якы­найт­кан сы­ман, көз­ге аңа бик якы­най­ды һәм ан­да ба­ры Га­зи­мыр гы­на кү­ре­нә иде.

Вау! Көз­ге­дән аңа өч төс­ле – ак­лы, са­ры­лы, ка­ра­лы пе­си ка­рап то­ра. Гәү­дә­сен­дә ка­ра һәм са­ры урын­нар күб­рәк. Ә ме­нә маң­гае бе­лән кой­ры­гы – ап-ак икән. Ха, мы­ек­ла­ры да бар хәт­та! Күз­лә­ре ге­нә үзе­не­ке кал­ган ке­бек – яшь­келт-зәң­гәр төс­тә. Сә­ер, әм­ма Га­зи­мыр үз кы­я­фә­тен­нән бик ка­нә­гать кал­ды. Мә­че бу­лу аңа ки­ле­шә сы­ман. Кү­ңел­ле мы­рыл­дап, үз кой­ры­гы ти­рә­сен­дә җи­тез ге­нә бө­те­ре­леп ал­ды. Эх, сел­фи ясар­га иде хә­зер, һәм сый­ныф­таш­лар төр­ке­ме­нә җи­бә­рер­гә. Дүр­тен­че «Е»­да­гы бө­тен кыз яра­тыр иде бу пе­си­не. «Ой, нин­ди ми­ми­миш­ка!» дип сок­ла­ныр­лар иде ба­ры­сы да. Зә­ми­рә дә...

– На­чар идея, – Бү­ләк­нең та­вы­шы бу юлы кы­рыс иде. – Син әле үзе­ңә нин­ди кур­кы­ныч яна­вын аң­лап бе­тер­ми­сең. Сел­фи, имеш…

– Тук­та! Син ка­ян бе­лә­сең соң?

– Нәр­сә­не?

– Нууу… Сел­фи ту­рын­да.

– Мыррр… – Бү­ләк, ки­е­ре­леп, рә­хәт­лә­неп көл­де. – Мин бу дөнь­я­га бү­ген ту­ма­ган. Бе­лә­сең кил­сә, җи­ден­че го­ме­рем­не яшим ин­де. Җи­де йөз яшь ми­ңа. Җи­де йөз ел эчен­дә адәм­нәр­нең уй­ла­рын уку гы­на тү­гел, әл­лә ни­ләр­гә дә өй­рә­нер­сең. Ни уй­ла­га­ның­ны ише­теп то­рам. Те­лә­сәм, үз уй­ла­рым­ны ке­ше­ләр­нең баш­ла­ры­на да кү­че­реп куя алам. Мә­сә­лән, ке­ше­нең ми­е­нә бе­рәр фи­кер ке­реп ур­на­ша. Ул шул хак­та уй­лый, шу­ның ар­ка­сын­да нин­ди­дер га­мәл­ләр кы­ла. Ә ми­ңа шул гы­на ки­рәк тә. Әл­бәт­тә, ке­ше бу фи­кер­гә үзем кил­дем, дип ыша­на. Аяк ас­тын­да сыр­па­ла­нып ят­кан «җү­ләр» мә­че­нең мон­да кат­на­шы бар­лы­гы ту­рын­да уй­лап та ка­ра­мый ин­де. Кой­ры­гым бе­лән бер ка­гы­лып үтү­ем җи­тә... Югый­сә, мин сез­нең йорт­ка ни­чек элә­гер идем, ә?

– Ди­мәк, әти-әни­ем­не дә син си­хер­лә­дең? – Га­зи­мыр­ның йон­лач ка­шы җы­е­ры­лып куй­ды.

– Мин бу сә­ләт­не ан­дый ямь­сез сүз бе­лән ата­мас идем. Сез­нең тел­дә… ни­чег­рәк әле… гип­ноз ди­ләр мо­ны. Әйе, си­не­ке­ләр­гә ка­ра­та да кул­ла­ныр­га ту­ры кил­де. Лә­кин бор­чыл­ма, сә­ла­мәт­лек­кә зы­ян­лы тү­гел ул, – ди­де Бү­ләк ел­ма­еп. Бу сүз­ләр­дән Га­зи­мыр үзен кап­кын­га эләк­кән пе­си ба­ла­сы сы­ман хис ит­те.

(Дәвамын «Көмеш кыңгырау» газетасының яңа саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лилия гыйбадуллина