Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бишенче гомер (башы)

Без бү­ген сез­нең игъ­ти­бар­га Ли­лия Гый­ба­дул­ли­на­ның өр-яңа по­вес­тен тәкъ­дим итә­без. ТР Пре­зи­ден­ты ка­ра­ма­гын­да­гы Та­тар те­лен сак­лау һәм үс­те­рү ко­мис­си­я­се оеш­тыр­ган ябык әдә­би бәй­ге­дә, «Үс­мер­ләр әдә­би­я­ты. По­весть» но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган әсәр бу! Исе­мен ка­ра­гыз – «Би­шен­че го­мер». Ни­гә би­шен­че икән ул? Һәм, го­му­мән, җи­ңү­че әсәр нин­ди бу­ла икән? Әй­дә­гез, укып ка­рый­быз!

Би­шен­че го­мер (үс­мер­ләр өчен по­весть)

Сә­лам

Әмир то­рып утыр­ды. Ап­ты­рап як-ягы­на ка­ран­ды. Ко­лак­ла­ры ял­гыш­мый иде: якын­да гы­на пе­си та­вы­шы ише­те­лә. Тик ка­ян? Ята­гы янын­да тор­ган те­ле­фо­ны­на күз тө­шер­де. Сә­гать ир­тән­ге җи­де­не күр­сә­тә. Йок­лый­сы да йок­лый­сы гы­на, ир­тә бит әле. Тең­кә­гә ти­де бу пе­си! Әмир үр­тә­леп куй­ды, әм­ма пе­си­нең ты­ныч­ла­ныр­га исә­бе юк иде. Су­зып-су­зып, бер ритм­да кыч­кы­ру­ын бе­лә.

Ма­лай, ята­гын­нан то­рып, бал­кон­га чык­ты. Ише­гал­ды­на ка­ра­ды. Ме­нә бит ул юнь­сез! Нәкъ Әмир­ләр­нең бал­ко­ны ас­ты­на ки­леп утыр­ган. Җит­мә­сә, ба­шын кү­тә­реп, туп-ту­ры ма­лай­га ка­рап то­ра. Пе­рәс, пе­рәс, тай мон­нар! Ма­лай ки­зән­гән хә­рә­кәт­ләр ясап ал­ды. Тик пе­си һа­ман үз ре­пер­ту­а­рын суз­ды. Әмир­гә бал­кон ише­ген-тә­рә­зә­сен ябып, бүл­мә­се­нә ки­ре ке­реп ки­тү­дән баш­ка ча­ра кал­ма­ды.

Шиш йок­лый­сың ин­де хә­зер ме­нә! Бер уян­ды­мы, уй­ла­нып ята-ята арып бе­тә ма­лай. Йок­лый ал­ма­га­ны­на ачуы ки­лә баш­лый хәт­та. Тук­та! Тө­шен­дә дә нәкъ шу­шы пе­си­не күр­де тү­гел­ме соң ул. Бу ачы­шын­нан Әмир­гә кы­зык та, шом­лы да бу­лып куй­ды. Әйе шул, ке­ше те­лен­дә нәр­сә­дер сөй­лә­де дә бит әле ул мә­че. «Ун яшең тул­ган көн­нән, без­нең те­ле­без­не аң­лый баш­ла­я­чак­сың», ди­де. «Лә­кин бу сә­ләт юк­ка гы­на би­рел­ми. Зур сы­нау кө­тә си­не», дип тә өс­тә­де. Хик­мә-ә-әт…

Әни­се Әмир­не кай­чак «хы­я­лый Хәй­рүш» ди. Бел­ми әйт­ми­дер ин­де. Төш­тә тү­гел, өнен­дә дә әл­лә нин­ди хы­ял­лар­га би­ре­леп ки­тә ма­лай. Шун­дый шул ул. Кай­ва­кыт үзен ко­рабль ка­пи­та­ны яки кос­мо­навт итеп хис итә. Кай­чак ярат­кан бло­ге­ры Влад А4 сы­ман бу­лыр­га, чә­чен аның­ча бу­я­тыр­га хы­ял­ла­на. Ә кай­чак күр­ше ише­гал­дын­да­гы кран­ны те­ге кур­кы­ныч «си­ре­но­го­ло­вый» итеп кү­зал­лый да, үз хы­я­лын­нан үзе кур­кып йө­ри хәт­та. Са­ный кит­сәң, күп ин­де. Чын­лап та «хы­я­лый Хәй­рүш» ди­яр­ле­ге бар.

Әмир­гә ир­тә­гә 10 яшь ту­ла. Зур ин­де ул. Өчен­че сый­ныф­ны тә­мам­ла­ды. «Бе­рен­че юби­ле­ең, улым!», – ди­де әни­се, – «Ни­чек те­ли­сең – шу­лай үт­кә­рә­без».

Шә­һәр­дә бул­ган кү­ңел ачу урын­на­рын инет­тан ка­рап чык­кач, Әмир «Ла­зер­таг» ди­гә­нен сай­ла­ды. Ла­зер нур­ла­ры бе­лән атыш уе­ны, кыс­ка­сы. Сый­ныф­таш­ла­рын – Со­мик бе­лән Му­ха­ны ча­кыр­ды. Со­мик – Са­мат, Му­ха – Мө­хет­ди­нов Ма­рат ин­де. Әмир­нең дә ку­ша­ма­ты бар – Пуч­ка. Фа­ми­ли­я­се Пу­чи­нин бул­ган­га «чә­пә­де­ләр». Ту­ган­на­ры Ну­рис­лам бе­лән Ама­ли­я­гә, Эмиль бе­лән Аза­ли­я­гә дә дәш­те­ләр. Ир­тә­гә кү­ңел­ле бу­ла­чак. Бү­ген­ге көн тиз­рәк үтеп кит­сен иде.

Бүл­мә­гә Әмир­нең эне­се Ән­вәр ки­леп кер­де.

– Абый, әй­дә те­лик­ны ку­ша­быз. Влад А4 яңа ви­дос куй­ган бу­лыр­га ти­еш – ди­де пы­шыл­дап кы­на.

Җи­де яшь­лек ке­нә бул­са да, хәй­лә­кәр­ле­ге җи­тәр­лек Ән­вәр­нең. Те­ле­ви­зор куш­кан­га әни­лә­ре үзен ге­нә орыш­ма­сын өчен абый­сын дә­шә ин­де ул. Бер­гә бул­ган­да, әни­лә­ре­нең «а­та­ка­сын» кү­тә­рү җи­ңел­рәк бит.

 – Ну да­вай… – ма­лай­лар, аяк оч­ла­ры­на гы­на ба­сып, зал бүл­мә­се­нә чык­ты­лар да ишек­не ябып куй­ды­лар. Әти­лә­ре йок­лый иде әле. Бү­ген як­шәм­бе, ял кө­не. Әти­лә­ре­нең йо­кы туй­ды­ра тор­ган кө­не. Әни­лә­ре аш бүл­мә­сен­дә мәш ки­лә. Кой­мак пе­ше­рә бу­гай. Фа­тир­га әч­кел­тем-тәм­ле ка­мыр исе та­рал­ган.

Бло­гер Влад­ның ютуб­та­гы ка­на­лын­да утыз мил­ли­он­нан ар­тык язы­лу­чы бар. Ме­нә ич­ма­сам по­пу­ляр­лык! Шу­ңа кү­рә бик бай да ул. «Ге­лик», «БМВ», «Лам­ба» ма­ши­на­ла­рын­да гы­на җил­де­рә. Әмир дә, кы­зы­гып, үз ка­на­лын баш­лап җи­бәр­гән иде дә, ка­рау­чы­ла­ры да, язы­лу­чы­ла­ры да аз. Нәр­сә ту­рын­да ви­дос тө­ше­рим икән дип, ап­ты­рап бе­тә. Шу­лай те­ле­фон­да утыр­га­нын күр­сә, әни­се дә ачу­ла­ныр­га гы­на то­ра. Уен уй­нап утыр­ма, имеш. Хы, аның­ча те­ле­фон уен уй­нар өчен ге­нә. Ике көн­гә бер кы­зык­лы ви­део тө­ше­реп, мил­ли­о­нер бу­лыр­га мөм­кин­ле­ген аң­ла­мый да, тың­ла­мый да әни­се.

Те­ле­фон­да утыр­га­нын күр­де­ме, юри бе­рәр эш ку­ша яки ки­тап тот­ты­рып куя. Ки­тап – уз­ган га­сыр бит ин­де. Ник ки­рәк ул?! Ан­да­гы һәр әсәр­не ютуб­тан да ка­рап бу­ла ич. Ни­чек шу­ны аң­ла­мый бу олы­лар… Кыс­ка­сы, Әмир­нең бло­гер бу­лам ди­гән хы­я­лы көн­нән-көн сү­ре­леп ба­ра әле. Ә бу «кә­газь» Влад­ның хәл­лә­ре – су­пер. Әнә та­гын яңа яз­ма куй­ган, Ко­бя­ков һәм Глент бе­лән. Үзе­нең «Кids» җы­рын­нан соң пе­си­ләр бе­лән тәҗ­ри­бә­ләр ясый­лар, төр­ле тәм-том аша­тып, ко­тыр­тып, йок­ла­тып ка­рый­лар. Га­дәт­тә­ге­чә кы­зык­лы ин­де. Вәт баш ке­ше­дә!

Те­ле­ви­зор эк­ра­нын­да мә­че­ләр күр­гәч, Әмир­нең бү­ген­ге тө­ше та­гын исе­нә төш­те. Аның тө­шен­дә­ге пе­си ап-ак иде. Маң­га­ен­да гы­на коң­гырт та­бы бар. Ә күз­лә­ре янып тор­ган яшел төс­тә. Үз­лә­ре шун­дый җит­ди итеп ка­рый­лар. Гел мәк­тәп ди­рек­то­ры Сә­лим Мәр­да­но­вич сы­ман ин­де. Үтә­ли күр­гән ке­бек. Әмир­гә бу ча­гыш­ты­ру­дан бик кы­зык бу­лып куй­ды. Җәй­ге ка­ни­кул­да да ди­рек­тор­ны ис­кә тө­ше­реп утыр­ма­са та­гын!..

Як­шәм­бе – ат­на­ның иң тиз үтә тор­ган кө­не. Бү­тән чак­та үр­тәл­сә, бү­ген аның шу­лай тиз үтү­е­нә сө­ен­де ге­нә Әмир. Тиз­дән аның ту­ган кө­не, «Ла­зер­таг», дус­лар, пиц­ца, аның за­ка­зын­ча җи­ләк­ле торт, бү­ләк­ләр…

Ир­тән уя­ну бе­лән, шун­дый кү­ңел­ле уй­лар би­лә­де аны. Бер­ни­чә миз­гел­дән ка­бат тө­шен­дә те­ге пе­си­не кү­рүе исе­нә төш­те. Вәт бәй­лән­чек нәр­сә бул­ды соң! Та­гын әл­лә ни­ләр сөй­лә­де: «Бү­ген­нән син без­нең кар­дә­ше­без. Көн­нең нәкъ ур­та­сын­да кү­ре­шер­без», ди­де. Көн­нең ур­та­сын­да, сә­гать уни­ке­дә ул дус­ла­ры бе­лән ко­ты­рып кү­ңел ача­чак, би­гай­бә.

Бүл­мә­сен­нән чы­гу бе­лән ма­лай­ны әни­се­нең җы­лы ко­ча­гы, эне­се­нең сюрп­ри­зы, бү­ләк­ләр, ма­тур те­ләк­ләр кө­тә иде. Әти­се дә эшен­нән ял со­ра­ган икән. Ел­ма­еп-кө­леп, ир­тән­ге аш­ны аша­ды­лар да, бәй­рәм­гә кит­те­ләр.

Ча­кы­рыл­ган ку­нак­лар ба­ры­сы да кил­гән. Ма­лай­лар­ны, кыз­лар­ны ике төр­кем­гә бү­леп, төс­ле жи­лет­лар ки­гез­де­ләр. Ан­нан, ко­рал­лар би­реп, ка­раң­гы бүл­мә­гә кер­теп җи­бәр­де­ләр. Баш­та бе­раз шом­лы­рак иде. Ди­вар­лар­да кур­кы­ныч рә­сем­нәр, төр­ле ут­лар янып-сү­неп ала. Уен за­лы да ла­би­ринт рә­ве­шен­дә ясал­ган. Кем­нең ка­ян «ман­чый­сын» ал­дан ча­ма­лау кы­ен. Бу мо­хит­кә тиз ия­лә­шә­сең икән. Уен бик кы­зык­лы. Ча­бы­шып, аты­шып, кыч­кы­ры­шып, тир­ләп-пе­шеп бет­те­ләр.

Ла­зер аты­шы бе­тү­гә, тәм-том ту­лы өс­тәл кө­тә иде. Сый­лан­ды­лар да, күр­ше зал­га уен ап­па­рат­ла­рын­да көч сы­на­шыр­га ке­реп кит­те­ләр. Әмир, зал­га ке­реш­ли, ди­вар­да­гы зур элект­рон сә­гать­кә күз тө­ше­реп ал­ды. Уни­ке ту­лар­га биш ми­нут кал­ган иде. Ну, кая ин­де син «мы­рау­ба­тыр»?! Ма­лай кө­лем­се­рәп куй­ды.

Уен прис­тав­ка­ла­ры, ап­па­рат­лар, өс­тәл тен­ни­сы – зал­да ни ге­нә юк. Ку­нак­лар оны­ты­лып ка­бат уен­га би­рел­де­ләр. Бүл­мә алар та­вы­шын­нан гөр­ләп то­ра. Ме­нә зал­га Әмир­нең әти­се бе­лән әни­се дә кер­де­ләр. Кул­ла­рын­да зур гы­на тарт­ма. Зал­да­гы му­зы­ка ты­нып кал­ды.

– Улым, ту­ган кө­нең бе­лән! Син – без­нең го­рур­лы­гы­быз. Без си­не бик яра­та­быз. Сә­ла­мәт бул, акыл­лы бул, ях­шы укы, көч­ле-ба­тыр егет бу­лып үс, – әти­се Әмир­нең ку­лын кыс­ты, ко­чак­лап ар­ка­сын­нан сөй­де.

Әни­се дә би­тен­нән үбеп, ма­тур те­ләк­ләр әйт­те. Ул ара­да әти­се те­ге зур тарт­ма­ны ачып җи­бәр­де һәм Әмир бер­мәл­гә өн­сез кал­ды. Тарт­ма­дан пе­си (ул нәкъ тө­шен­дә күр­гән пе­си!!!) ки­леп чык­ты. Әле ни­чек чык­ты ди­ген: вә­карь бе­лән, ак­рын гы­на ат­лап чык­ты да, туп-ту­ры ма­лай­га та­ба кит­те. Мыр­лап-җыр­лап аяк­ла­ры­на сыр­па­лан­ды, ан­нан кар­шы­на ба­рып утыр­ды да яңа ху­җа­сы­на те­кәл­де. «Бү­ләк»­нең бу кы­ла­ны­шы ку­нак­лар­га бик кы­зык то­ел­ды. Ка­ра­ле, нин­ди акыл­лы пе­си, дип, гөр­лә­шеп ал­ды­лар.

Әмир­гә ге­нә бер дә кы­зык тү­гел иде. Ул бүл­мә­гә күз йөр­теп чык­ты. Дус­ла­ры шат, әти-әни­се дә ел­ма­еп то­ра­лар. Ма­лай­га бер миз­гел­гә ва­кыт тук­та­ган, ке­ше­ләр дә, та­выш­лар да ка­тып кал­ган төс­ле то­ел­ды. Ки­нәт кар­шы­сын­да утыр­ган пе­си­нең: «Сә­лам, Әмыррр!» ди­гә­нен ишет­те. Ди­вар­да­гы сә­гать тө­гәл уни­ке­не күр­сә­тә иде. 

(Дәвамы )

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев