Бишенче гомер (башы)
Без бүген сезнең игътибарга Лилия Гыйбадуллинаның өр-яңа повестен тәкъдим итәбез. ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оештырган ябык әдәби бәйгедә, «Үсмерләр әдәбияты. Повесть» номинациясендә җиңү яулаган әсәр бу! Исемен карагыз – «Бишенче гомер». Нигә бишенче икән ул? Һәм, гомумән, җиңүче әсәр нинди була икән? Әйдәгез, укып карыйбыз!
Бишенче гомер (үсмерләр өчен повесть)
Сәлам
Әмир торып утырды. Аптырап як-ягына каранды. Колаклары ялгышмый иде: якында гына песи тавышы ишетелә. Тик каян? Ятагы янында торган телефонына күз төшерде. Сәгать иртәнге җидене күрсәтә. Йоклыйсы да йоклыйсы гына, иртә бит әле. Теңкәгә тиде бу песи! Әмир үртәлеп куйды, әмма песинең тынычланырга исәбе юк иде. Сузып-сузып, бер ритмда кычкыруын белә.
Малай, ятагыннан торып, балконга чыкты. Ишегалдына карады. Менә бит ул юньсез! Нәкъ Әмирләрнең балконы астына килеп утырган. Җитмәсә, башын күтәреп, туп-туры малайга карап тора. Перәс, перәс, тай моннар! Малай кизәнгән хәрәкәтләр ясап алды. Тик песи һаман үз репертуарын сузды. Әмиргә балкон ишеген-тәрәзәсен ябып, бүлмәсенә кире кереп китүдән башка чара калмады.
Шиш йоклыйсың инде хәзер менә! Бер уяндымы, уйланып ята-ята арып бетә малай. Йоклый алмаганына ачуы килә башлый хәтта. Тукта! Төшендә дә нәкъ шушы песине күрде түгелме соң ул. Бу ачышыннан Әмиргә кызык та, шомлы да булып куйды. Әйе шул, кеше телендә нәрсәдер сөйләде дә бит әле ул мәче. «Ун яшең тулган көннән, безнең телебезне аңлый башлаячаксың», диде. «Ләкин бу сәләт юкка гына бирелми. Зур сынау көтә сине», дип тә өстәде. Хикмә-ә-әт…
Әнисе Әмирне кайчак «хыялый Хәйрүш» ди. Белми әйтмидер инде. Төштә түгел, өнендә дә әллә нинди хыялларга бирелеп китә малай. Шундый шул ул. Кайвакыт үзен корабль капитаны яки космонавт итеп хис итә. Кайчак яраткан блогеры Влад А4 сыман булырга, чәчен аныңча буятырга хыяллана. Ә кайчак күрше ишегалдындагы кранны теге куркыныч «сиреноголовый» итеп күзаллый да, үз хыялыннан үзе куркып йөри хәтта. Саный китсәң, күп инде. Чынлап та «хыялый Хәйрүш» диярлеге бар.
Әмиргә иртәгә 10 яшь тула. Зур инде ул. Өченче сыйныфны тәмамлады. «Беренче юбилеең, улым!», – диде әнисе, – «Ничек телисең – шулай үткәрәбез».
Шәһәрдә булган күңел ачу урыннарын инеттан карап чыккач, Әмир «Лазертаг» дигәнен сайлады. Лазер нурлары белән атыш уены, кыскасы. Сыйныфташларын – Сомик белән Муханы чакырды. Сомик – Самат, Муха – Мөхетдинов Марат инде. Әмирнең дә кушаматы бар – Пучка. Фамилиясе Пучинин булганга «чәпәделәр». Туганнары Нурислам белән Амалиягә, Эмиль белән Азалиягә дә дәштеләр. Иртәгә күңелле булачак. Бүгенге көн тизрәк үтеп китсен иде.
Бүлмәгә Әмирнең энесе Әнвәр килеп керде.
– Абый, әйдә теликны кушабыз. Влад А4 яңа видос куйган булырга тиеш – диде пышылдап кына.
Җиде яшьлек кенә булса да, хәйләкәрлеге җитәрлек Әнвәрнең. Телевизор кушканга әниләре үзен генә орышмасын өчен абыйсын дәшә инде ул. Бергә булганда, әниләренең «атакасын» күтәрү җиңелрәк бит.
– Ну давай… – малайлар, аяк очларына гына басып, зал бүлмәсенә чыктылар да ишекне ябып куйдылар. Әтиләре йоклый иде әле. Бүген якшәмбе, ял көне. Әтиләренең йокы туйдыра торган көне. Әниләре аш бүлмәсендә мәш килә. Коймак пешерә бугай. Фатирга әчкелтем-тәмле камыр исе таралган.
Блогер Владның ютубтагы каналында утыз миллионнан артык язылучы бар. Менә ичмасам популярлык! Шуңа күрә бик бай да ул. «Гелик», «БМВ», «Ламба» машиналарында гына җилдерә. Әмир дә, кызыгып, үз каналын башлап җибәргән иде дә, караучылары да, язылучылары да аз. Нәрсә турында видос төшерим икән дип, аптырап бетә. Шулай телефонда утырганын күрсә, әнисе дә ачуланырга гына тора. Уен уйнап утырма, имеш. Хы, аныңча телефон уен уйнар өчен генә. Ике көнгә бер кызыклы видео төшереп, миллионер булырга мөмкинлеген аңламый да, тыңламый да әнисе.
Телефонда утырганын күрдеме, юри берәр эш куша яки китап тоттырып куя. Китап – узган гасыр бит инде. Ник кирәк ул?! Андагы һәр әсәрне ютубтан да карап була ич. Ничек шуны аңламый бу олылар… Кыскасы, Әмирнең блогер булам дигән хыялы көннән-көн сүрелеп бара әле. Ә бу «кәгазь» Владның хәлләре – супер. Әнә тагын яңа язма куйган, Кобяков һәм Глент белән. Үзенең «Кids» җырыннан соң песиләр белән тәҗрибәләр ясыйлар, төрле тәм-том ашатып, котыртып, йоклатып карыйлар. Гадәттәгечә кызыклы инде. Вәт баш кешедә!
Телевизор экранында мәчеләр күргәч, Әмирнең бүгенге төше тагын исенә төште. Аның төшендәге песи ап-ак иде. Маңгаенда гына коңгырт табы бар. Ә күзләре янып торган яшел төстә. Үзләре шундый җитди итеп карыйлар. Гел мәктәп директоры Сәлим Мәрданович сыман инде. Үтәли күргән кебек. Әмиргә бу чагыштырудан бик кызык булып куйды. Җәйге каникулда да директорны искә төшереп утырмаса тагын!..
Якшәмбе – атнаның иң тиз үтә торган көне. Бүтән чакта үртәлсә, бүген аның шулай тиз үтүенә сөенде генә Әмир. Тиздән аның туган көне, «Лазертаг», дуслар, пицца, аның заказынча җиләкле торт, бүләкләр…
Иртән уяну белән, шундый күңелле уйлар биләде аны. Берничә мизгелдән кабат төшендә теге песине күрүе исенә төште. Вәт бәйләнчек нәрсә булды соң! Тагын әллә ниләр сөйләде: «Бүгеннән син безнең кардәшебез. Көннең нәкъ уртасында күрешербез», диде. Көннең уртасында, сәгать уникедә ул дуслары белән котырып күңел ачачак, бигайбә.
Бүлмәсеннән чыгу белән малайны әнисенең җылы кочагы, энесенең сюрпризы, бүләкләр, матур теләкләр көтә иде. Әтисе дә эшеннән ял сораган икән. Елмаеп-көлеп, иртәнге ашны ашадылар да, бәйрәмгә киттеләр.
Чакырылган кунаклар барысы да килгән. Малайларны, кызларны ике төркемгә бүлеп, төсле жилетлар кигезделәр. Аннан, кораллар биреп, караңгы бүлмәгә кертеп җибәрделәр. Башта бераз шомлырак иде. Диварларда куркыныч рәсемнәр, төрле утлар янып-сүнеп ала. Уен залы да лабиринт рәвешендә ясалган. Кемнең каян «манчыйсын» алдан чамалау кыен. Бу мохиткә тиз ияләшәсең икән. Уен бик кызыклы. Чабышып, атышып, кычкырышып, тирләп-пешеп беттеләр.
Лазер атышы бетүгә, тәм-том тулы өстәл көтә иде. Сыйландылар да, күрше залга уен аппаратларында көч сынашырга кереп киттеләр. Әмир, залга керешли, дивардагы зур электрон сәгатькә күз төшереп алды. Унике туларга биш минут калган иде. Ну, кая инде син «мыраубатыр»?! Малай көлемсерәп куйды.
Уен приставкалары, аппаратлар, өстәл теннисы – залда ни генә юк. Кунаклар онытылып кабат уенга бирелделәр. Бүлмә алар тавышыннан гөрләп тора. Менә залга Әмирнең әтисе белән әнисе дә керделәр. Кулларында зур гына тартма. Залдагы музыка тынып калды.
– Улым, туган көнең белән! Син – безнең горурлыгыбыз. Без сине бик яратабыз. Сәламәт бул, акыллы бул, яхшы укы, көчле-батыр егет булып үс, – әтисе Әмирнең кулын кысты, кочаклап аркасыннан сөйде.
Әнисе дә битеннән үбеп, матур теләкләр әйтте. Ул арада әтисе теге зур тартманы ачып җибәрде һәм Әмир бермәлгә өнсез калды. Тартмадан песи (ул нәкъ төшендә күргән песи!!!) килеп чыкты. Әле ничек чыкты диген: вәкарь белән, акрын гына атлап чыкты да, туп-туры малайга таба китте. Мырлап-җырлап аякларына сырпаланды, аннан каршына барып утырды да яңа хуҗасына текәлде. «Бүләк»нең бу кыланышы кунакларга бик кызык тоелды. Карале, нинди акыллы песи, дип, гөрләшеп алдылар.
Әмиргә генә бер дә кызык түгел иде. Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Дуслары шат, әти-әнисе дә елмаеп торалар. Малайга бер мизгелгә вакыт туктаган, кешеләр дә, тавышлар да катып калган төсле тоелды. Кинәт каршысында утырган песинең: «Сәлам, Әмыррр!» дигәнен ишетте. Дивардагы сәгать төгәл уникене күрсәтә иде.
(Дәвамы )
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев