Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бабай килде кунакка

Лилия Гыйбадуллинаның үсмерләр өчен хикәясе.

Лилия Гыйбадуллинаның шәхси блогы

– Абый, бар инде тешеңне чистарт...

– Улым, биш минуттан киенеп беткән бул!

– Әмир, сумкаң һаман тулмаганмени әле?!

Бусы – әни тавышы. Ачулы. Торырга кирәк.

Малай күзен смартфон экраныннан аерырга мәҗбүр булды. Үпкәле кыяфәт белән, әкрен генә юыну бүлмәсенә кереп китте. Ишекне каты итеп ябарга да онытмады. Кранны борды. Аннан соргылт төстә су «төчерә» башлады. Теге виртуаль уендагы автомат сыман. Тагын җылы суны тукталар димәк. Юынырга өлгерми калды. Ыхы, хәерле иртә…

– Бүген бабаң кунакка килә. Мәктәптән кайткач, бүлмәңне җыештырып куй, – диде әнисе, ашык-пошык киенгән уңайга.

Әмир эндәшмәде.

– Соңарам, чаптым. Давай, пока…

Әмирнең әнисе гел шулай соңга калучан ул. Әтисе алданрак чыгып машинаны җылыта тора. Сеңлесе Сәмирә дә аларга иярә. Аны бакчага кертәсе бар.

Малай сәгатькә карады – 7:30 икән инде. Киенергә кирәк.

Галиевлар гаиләсендә чираттагы гадәти көн башланды.

Мәктәп – мәктәп инде. Укысаң да барасы, укымасаң да. Иң начары – өй эшләре бирәләр. Әмирнең өйдә ни эшләвендә кемнең ни эше бар?! Дәрес укып кайттыңмы – бетте! Калганы кешенең шәхси вакыты ич. Нишләп әле малай үзенең буш вакытын мәсьәлә чишеп үткәрергә тиеш. Һич дөрес түгел бу! Әмирнең чәче җитеп килгән башында менә шундый уйлар бунт күтәрә. Еш кына өй эшләрен эшләми дә бара ул мәктәпкә.

Менә бүгенге буш вакытын, дөресрәге, телефонда утырырга ниятләгән вакытын, өй җыештырып үткәрергә кирәк җитмәсә. Әни боерыгы – тыңламый гына кара... Аннары бабасы да пөхтәлек ярата торган кеше. Берүзе яшәсә дә, өендә гел тәртип. Мәрхүм әбисенең яран гөлләрен дә чистартып, карап тора хәтта.

Уууф, бабай кунакта чакта, телефонда бәдрәфкә кергәч утырсаң гына инде. Иске сүзен сөйләп тик торыр. Умырткаң кәкрәя, күзең бетә, иманың китә, имеш… Озакка килмәсә ярар иде.

Әмир бабасын яратмый түгел, бик ярата. Әмма оныгын бер дә аңламый бит бабакай. Акыл өйрәтүләре, «ярамый»лары белән теңкәсенә тия инде. Шуңа каникулларда да ике-өч көннән артык бабасында тора алмый Әмир. Я бабай, я телефон, кыскасы…

Зәбир бабай озак көттермәде үзе. Иске бүреген, галәмәт авыр тунын, калын унтыларын кигән, ике капчык күчтәнәч күтәргән «кыш бабай» кичкә таба Әмирләр фатирына килеп тә керде. Аның белән бергә өй эченә какланган каз, киптерелгән алма, чикләвек исләре үрләде. Автобус белән килгән, аннан вокзалдан җәяү тәпиләгән икән. Бабасын кызганып куйды малай. Шалтыратып әйтсә ни булган инде. Әмир каршы алыр иде. Авыр пакетларын берүзе күтәреп җәяү килеп җиткән бит ә! Шул-шул, шалтыратырга телефоны юк, телефон – начар әйбер бит инде ул…

– Һооо, улым! Үсеп беткәнсең бит! Өйләнмәдеңме әле? – Зәбир бабайның көр тавышыннан ишек төбендәге көзге дә зеңләп кулды бугай. Бабай шап-шоп Әмирнең аркасыннан какты, аннан җилә-җилә өс-башын салды да, гөр-гөр килеп аш бүлмәсенә юнәлде. Өстәлгә берәм-берәм күчтәнәчләрен тезә башлады. Ул арада чәй дә куеп җибәрде.

Әй, бабасы килүгә чәй кайнатып торырга да баш эшләмәгән бит. Малай күңеленнән генә үзен битәрләп алды. Биш кенә минутка дип телефондагы уенны кушкан иде шул. Биш минут эчендә бер сәгать үткән дә киткән. Әле һаман реаль дөньяга «кайтып җитәлми» басып тора түгелме. Әмир тиз генә шкафтан чынаяклар, бал кашыклары алды, үзенчә өстәл хәстәрләргә тотынды.

Зәбир бабай бер атнага ук килгән икән…

Икәүләп чәй эчтеләр, бабай алып килгән какланган каз белән сыйландылар. Аннан диванга чүмәштеләр. Чалбар кесәсендә телефон «кытыклап» торса да, Әмир бабасын тыңларга әзерләнеп, җайлап утырды. Чамалый ул: сөйләшү озак булачак. Зәбир бабайның балачагы, мәктәптә укуы, анда кемнәрне кыйнавы, ашарга, кияргә юклык, яланаяк дәрескә йөрүләре… Аннан армия турында… Шуннан соң колхозда тракторист булып эшләгән кырык елы турында… Кайтырларына әле ике сәгать бар: әти-әнисе хикәятнең шул өлешендә генә бүлдерерләр инде.

Истәлекләренең армия хезмәте өлешенә килеп җиткәч: «Их, «служак»лар белән күрешсәң иде ул менә. Исән микән инде алар...», – дип әйтеп салды бабакай.

– Һи, бабай! Бик җиңел бит ул. Әйт әле исемнәрен. Хәзер «Вконтакте»дан я «Одноклассники»дан табабыз аларны!

Бабайның күзләрендә очкыннар биеште:

– Чынлап әйтәсеңме, улым? Бәрәкалла, бәрәкалла… Яле, куш әле теге нәмәрсәңне алайса.

Малай белән бабай телефон экранына иелделәр.

Унбиш минут үттеме-юкмы, ике «служак» табылды. «Дуслыкка» язылдылар да, җавап көтә башладылар. Зәбир бабай сабый бала сыман каушый, дулкынлана иде. Үзе бертуктамый сөйләнә:

– Кара син аны, ә! Бу шайтан шакмагыннан да файда булыр икән. Менә сиңа мә… Вәт замана диген…

Әмирнең әти-әнисе, сеңлесе кайтып кергәндә, бабай кеткелдәп көлә-көлә, урысчасын-татарчасын бергә бутап, Сургутта яшәүче ротадаш «егет» белән видеоэлемтә аша гөрләшә иде. Әмирнең телефон экранында саргылт кашлары астыннан тонык зәңгәр күзләре бәхетле ялтыраган картның шат йөзе балкый.

Төн җитеп, йокларга ятканчы тагын бер «служак» табылды.

...Галиевләр гаиләсе иртәнге чәйгә аш бүлмәсенә җыелганда, Зәбир бабай «Вконтакте»дагы сәхифәсеннән ротадашларына хәерле иртә теләп маташа иде инде.

Җылы су белән юынган, пөхтә киенгән, өй эшләрен эшләгән, хәтта физзарядка ясарга да өлгергән Әмир бүген мәктәпкә телефонсыз китте.

Зәбир бабай, ясалган чәен эчәргә дә онытып, үзе әйтмешми телефон «ышкып» калды.

Галиевләр гаиләсендә яңа көн башланды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев