«Татарча кулинар баттл» студентларны җыйды
«Татарча кулинар баттл» дип исемләнгән кичә Мәскәү студентларын чираттагы «Яшьләр якшәмбесендә» бергә җыйды. Тик бу кичә очрашу булып кына калмады, ә чын ярышуга әверелде, чөнки «кулинар баттл» икенче төрле аш-су әзерләү ярышы дигәнне аңлата.