Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы
Танылган балалар язучысы Ләбиб Лероннан бик кыска һәм бик кызык шигырь. Кыскалыкта - осталык, дип тиккә әйтмиләр шул!
Кулыңа сөлге тотып келәмгә чыгарга беркайчан да соң түгел. 7 яшьтәме, әллә 18 яшьтә көрәшә башлыйсыңмы – аермасы юк. Күнекмәләрне даими эшләсәң, спортка карата мәхәббәт булса, кулыңны салындырмасаң, ничә яшь булуга да карамастан, чемпион булу мөмкинлеге бар.
Закир ул көнне, гадәттәгечә, уеннан кайтып килә иде. Үзе яшәгән йортка җитәрәк, елап торучы кызчыкны күрде. Закирга бу кызчык таныш түгел иде. Шәһәрдән авылга кунакка кайткандыр, күрәсең.
Без мәктәбебез янындагы агачларга җимнәр элдек. «Килегез безнең янга, канатлы дусларыбыз! Сыебыздан авыз итегез!» – дип чакырабыз без канатлы дусларыбызны.
Кар-бураннары белән 2020 ел да түргә узды. Яңа ел бәйрәмнәрендә чаңгыда йөреп, чана, тимераякта шуып, саф һава сулап, ял иткәнсездер, балалар, шулай бит? Ә хәзер иң озын өченче чирек башланды. Уңышлы булсын ул!
Кеше тормышында төрле чаклар була. Шатлыклы мәлләр дә, авыр вакытлар да.
Кадерле укучылар! «Көмеш кыңгырау»ның быелгы беренче санында сезгә Равилә апагыз Шәйдуллинаның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Ул 1949 елның 25 февральдә Теләче районының Алан авылында туган. Хәзер Казанда яши. Үзе язучы, шагыйрә һәм хәтта эшмәкәр дә. Тагын сөекле дәү әби дә! Шигырьләрендә оныклары турында яза күпчелек. Аларның маҗараларын сез дә укып белегез әле!
0