Көмеш кыңгырау

6 февраль 2019 яңалыклары

  • 6 февраль 2019 - 15:28
    ЯКТАШ ӘДИПНЕ ЗУРЛАП
    Халык язучысы Фоат Садриев якташының иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде. – Факилнең эшләмәгән эше юк аның. Кайда гына эшләмәгән. Авыл да бар, җитәкчелек тә, КАМАЗ да, шәһәр тормышы да бар. Бирелгән гомерендә барысын да татып караган. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик кирәк. Әсәрнең тирәнлеге минемчә, тормыш тәҗрибәсеннән килә. Факилнең өстенлеге шунда. Факилгә мин рекомендация биргән идем. Чыннан да беренче әсәрләрен миңа укытты. Минем фатиха белән чыкты. Мин шулкадәр канәгать үземнең рекомендациям аклануга, – дип, үз фатихасы белән каләм тибрәтә башлаган егетнең, шәхес булып формалашуында, төрле эшләрдә эшләп чыныгуының нинди мөһим урын алып торуы хакындагы фикерләрен очрашуга килүчеләр күңеленә салды.
    437
    1
    3
  • 6 февраль 2019 - 15:00
    Эт белән мәче (әкият)
    Укучыларыбыз иҗаты
    219
    0
    1
  • 6 февраль 2019 - 14:22
    Хоббиның да хикмәте бар
    Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу? Психологлар исә, баланың хоббиларына сөенергә генә кирәк, ди. Чынлыкта теге яки бу кызыксыну кешегә үз-үзен табарга, әйләнә-тирә белән гармониядә яшәргә ярдәм итә. Борчу һәм күңел төшенкелеге белән көрәшкәндә дә ул менә дигән чара. Мәсәлән, бәйләргә, тегәргә, маркалар җыярга яратучыларның сирәк очракта гына нерв системасы какшый икән, алар сабыррак. Әгәр яраткан шөгыль төп эшчәнлеккә дә әйләнсә, уңыш елмаясын көт тә тор!
    392
    1
    2
  • 6 февраль 2019 - 12:15
    Саран Хамрай
    Көннәрдән бер көнне Хамрай ишегалдында кайдан нәрсә алыйм икән дип карангалап йөри, ди. Шулчак капкадан таяк­ка таянган бер карт килеп кергән. Як-ягына каранган. Хамрай аның янына йөгереп килеп, таягына үрелгән. «Бир миңа, мине­ке»,— ди икән үзе. Карт аңа бер сүз дә әйтмәгән, тиз генә капка­дан чыгып киткән. Капка төбендә кесәсеннән зур гына ак кон­верт төшеп калган.
    418
    1
    2
  • 6 февраль 2019 - 11:17
    Куркынычсыз интернет
    Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка  тормышны  күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет  күп  кенә  эшләрне  җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.  
    441
    0
    2
  • 6 февраль 2019 - 10:28
    Китап уку популяр шөгыльме
    Һәрвакытта китап укырга яратучы һәм яратмаучы кешеләр булган. Күренекле язучы Камил Кәримов фикеренчә “Укучы кеше кеше күп булмый. Китап укыган кеше – акыллы-зыялы кеше. Акыллы кеше күп булмый. Әдәбиятны бөтен кеше укырга тиеш дигән әйбер юк. Уку – ирекле әйбер, теләсә кемнең кулыннан килми ул. Талантлы язучыга талантлы укучы кирәк. Аллага шөкер, әле безнең зыялы кешеләребез бар.” Димәк, китап уку популярлыгын югалтмый. Ни өчен китап уку замана кешеләренә хас шөгыль икәненә җавап табып карыйк әле.
    396
    0
    1
  • 6 февраль 2019 - 09:25
    Уен - баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе
    Балаларның сүз байлыгын үстерү, сүзлек запасын тулыландыру өчен күптөрле уеннар уйнатырга мөмкин. Мәсәлән, “Әйтеп бетер...” уены. - Казның каурые бар, ә песинең ... - Көймә суда йөзә, ә очкыч ...
    412
    0
    2
Реклама