Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Саран Хамрай

6 февраль – танылган балалар язучысы Роза Хафизованың (1929 - 2005) туган көне

Яшәгән, ди, булган, ди Хамрай атлы бик саран һәм комсыз бер малай. Бар белгәне: «Миңа, минеке, бир!» — дигән сүзләр генә, ди, моның. Комсызланып җыя торгач, аның уенчыклары шундый күбәйгән, төясәң, бер олау булыр иде, ди. Ә аңа һаман җитми икән. Тере көчек алуын сорап, әнкәсенең тәңкәсенә тигән.

Көннәрдән бер көнне Хамрай ишегалдында кайдан нәрсә алыйм икән дип карангалап йөри, ди. Шулчак капкадан таяк­ка таянган бер карт килеп кергән. Як-ягына каранган. Хамрай аның янына йөгереп килеп, таягына үрелгән. «Бир миңа, мине­ке»,— ди икән үзе. Карт аңа бер сүз дә әйтмәгән, тиз генә капка­дан чыгып киткән. Капка төбендә кесәсеннән зур гына ак кон­верт төшеп калган. Малай тиз генә конвертны эләктергән дә ла­пас астына йөгергән. «Миңа, минеке!» — дип кабатлый икән үзе.

Лапас астында конверт эченнән йорт сурәте төшерелгән бер кәгазь тартып чыгарган, йортны куе агачлар чорнап алган, агачлар арасыннан йортның торбасы да бәләкәй тәрәзәләре генә ялтырап күренә, ди. Йорт ишеге төбеннән үк сукмак сузылып киткән, ди. Сукмак уртасында, күзләрен ялтыратып, озын колаклы, бөдрә йонлы кап-кара көчек утыра, ди.

Шулчак көчек колагын селкетеп, күзен кысып куйган, тып итеп кәгазьдән җиргә сикергән дә урамга ташланган. Хамрай аның артыннан йөгергән. «Тукта, качма, син минеке, миңа!» — дип кычкыра, ди үзе. Көчек, күзләрен ялт-йолт китереп, малайга әйләнеп карый да тагы элдерә, ди. Малай бераздан үзенең теге рәсемдә сурәтләнгән сукмак буйлап йөгерүен сизеп алган. Сукмак нәкъ шул рәсемдә сурәтләнгән өйгә илтә, ди. Көчек томырылып шул йортка таба чаба, ди. Аның артыннан бара торгач, малай әлеге өйгә үк килеп кергән. Өй эче шун­дый матур, ап-ак, ди, яктылыктан хәтта күзләр камаша, ди. Тәрәзә төпләрендә шикәр гөлләре чәчәк атып утыра, идән уртасында, ягымлы елмаеп, ак ефәк яулыгын артка чөеп бәйләгән бер апа басып тора, катлы-катлы муенса төймәләрен­дә кояш нурлары чагыла, ди.

— Хуш киләсең, рәхим ит,— дигән ул малайга. Малай аның белән исәнләшеп тә тормаган, кергән шәпкә көчекне эләктереп тә алган. Үзе, гадәтенчә: «Миңа, минеке!» —дип кабатлый икән. Апаның йөзе караңгыланып киткән. Ул серле итеп: «Синеке булыр. Ләкин бу — тылсымлы көчек. Сакла­саң — калыр, сакламасаң — югалыр»,— дигән. «Барыбер минеке, бирмим!» —дип, үз сүзен сөйләгән, ди малай. Апа башын чайкаган да ап-ачык итеп: «Тылсымлы шул: минеке — юк, бирмим — юк, бир — юк, мә — бар,— ди­гән.— Йәле, кабатла». Малайның тизрәк өйдән көчекне алып чыгып китәсе килгән. Шуңа күрә ул апа әйткәнне карыш­мыйча ашыга-ашыга кабатлаган: «Минеке — юк, бирмим — юк, бир — юк, мә — бар», һәм өйдән йөгереп чыгып та кит­кән. Бераз баргач, артына әйләнен караса аптырап калган: теге йорттан җилләр искән, ди. Малай, көчеген югалтудан куркып, аны бер минутка да кулыннан ычкындырмаган.

Юлда аңа күрше малае очраган.

—  Әй Хамрай, кайдан алдың  бу  көчекне?   Әйдә, икәү уйныйк, бир әле көчегеңне,— дигән ул аңа.

—  Бирмим. Синеке түгел, минеке,— дигән Хамрай малай­га. Көчек кызганыч итеп чинап куйган.

Хамрай ары киткән. Бара торгач, аңа классташ кызы очраган.

—  Һай, нинди йомшак, матур көчек! Бир әле, башыннан гына сыйпыйм,— ди икән кыз.

—  Юк, бирмим, синеке түгел, минеке,— дигән Хамрай. Көчек тагын кызганыч итеп чинап куйган.

Малай тагы ары киткән. Капка төпләрендә таякка таянган теге картны очраткан.

—  Көчегең бигрәк затлы нәселдән икән. Бир әле, тотып кына карыйм,— дигән бабай.

— Юк, бирмим, минеке,— дигән малай, үзе шикләнеп карт­ка караган. Теге конвертны таптырмасын тагы, дигән.

Карт бер сүз дә әйтмәгән. Хамрайга усал итеп караган да таягы белән җиңелчә селтәнеп куйган. Кинәт тирә-юньне томан каплаган һәм картның: «Ха-ха-ха!» — дип көлгән тавы­шы ишетелеп калган. Томан таралганда, әлеге карт та, Хам­рай кулындагы көчек тә юкка чыккан.

Шул кирәк Хамрайга, саран булмас икенче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык әкият!