Нигә казның муены озын?
Бик борынгы заманда булган, ди, бу хәл. Яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, әби белән бабай. Аларның ике казлары булган. Бу казларның муеннары үрдәкләрнеке кебек кыска булган икән. Яз җиткәч, ана каз искиткеч матур, йоп-йомшак бәбкәләр чыгарган.
Бабай казларны абзарга урнаштырган. Бу абзарның тәрәзәсе бик биек булган икән. Беренче төнне үк тышта...