Бишенче гомер
Үсмерләр өчен повесть.
Сәлам
Әмир торып утырды. Аптырап як-ягына каранды. Колаклары ялгышмый иде: якында гына песи тавышы ишетелә. Тик каян? Ятагы янында торган телефонына күз төшерде. Сәгать иртәнге җидене күрсәтә. Йоклыйсы да йоклыйсы гына, иртә бит әле. Теңкәгә тиде бу песи! Әмир үртәлеп куйды, әмма песинең тынычланырга исәбе юк иде. Сузып-сузып, бер ритмда кычкыруын белә.
Малай, ятагыннан торып, балконга чыкты. Ишегалдына карады. Менә бит ул юньсез! Нәкъ Әмирләрнең балконы астына килеп утырган. Җитмәсә, башын күтәреп, туп-туры малайга карап тора. Перәс, перәс, тай моннар! Малай кизәнгән хәрәкәтләр ясап алды. Тик песи һаман үз репертуарын сузды. Әмиргә балкон ишеген-тәрәзәсен ябып, бүлмәсенә кире кереп китүдән башка чара калмады.
Шиш йоклыйсың инде хәзер менә! Бер уяндымы, уйланып ята-ята арып бетә малай. Йоклый алмаганына ачуы килә башлый хәтта. Тукта! Төшендә дә нәкъ шушы песине күрде түгелме соң ул. Бу ачышыннан Әмиргә кызык та, шомлы да булып куйды. Әйе шул, кеше телендә нәрсәдер сөйләде дә бит әле ул мәче. «Ун яшең тулган көннән, безнең телебезне аңлый башлаячаксың», диде. «Ләкин бу сәләт юкка гына бирелми. Зур сынау көтә сине», дип тә өстәде. Хикмә-ә-әт…
Әнисе Әмирне кайчак «хыялый Хәйрүш» ди. Белми әйтмидер инде. Төштә түгел, өнендә дә әллә нинди хыялларга бирелеп китә малай. Шундый шул ул. Кайвакыт үзен корабль капитаны яки космонавт итеп хис итә. Кайчак яраткан блогеры Влад А4 сыман булырга, чәчен аныңча буятырга хыяллана. Ә кайчак күрше ишегалдындагы кранны теге куркыныч «сиреноголовый» итеп күзаллый да, үз хыялыннан үзе куркып йөри хәтта. Саный китсәң, күп инде. Чынлап та «хыялый Хәйрүш» диярлеге бар.
Әмиргә иртәгә 10 яшь тула. Зур инде ул. Өченче сыйныфны тәмамлады. «Беренче юбилеең, улым!», – диде әнисе, – «Ничек телисең – шулай үткәрәбез».
Шәһәрдә булган күңел ачу урыннарын инеттан карап чыккач, Әмир «Лазертаг» дигәнен сайлады. Лазер нурлары белән атыш уены, кыскасы. Сыйныфташларын – Сомик белән Муханы чакырды. Сомик – Самат, Муха – Мөхетдинов Марат инде. Әмирнең дә кушаматы бар – Пучка. Фамилиясе Пучинин булганга «чәпәделәр». Туганнары Нурислам белән Амалиягә, Эмиль белән Азалиягә дә дәштеләр. Иртәгә күңелле булачак. Бүгенге көн тизрәк үтеп китсен иде.
Бүлмәгә Әмирнең энесе Әнвәр килеп керде.
– Абый, әйдә теликны кушабыз. Влад А4 яңа видос куйган булырга тиеш – диде пышылдап кына.
Җиде яшьлек кенә булса да, хәйләкәрлеге җитәрлек Әнвәрнең. Телевизор кушканга әниләре үзен генә орышмасын өчен абыйсын дәшә инде ул. Бергә булганда, әниләренең «атакасын» күтәрү җиңелрәк бит.
– Ну давай… – малайлар, аяк очларына гына басып, зал бүлмәсенә чыктылар да ишекне ябып куйдылар. Әтиләре йоклый иде әле. Бүген якшәмбе, ял көне. Әтиләренең йокы туйдыра торган көне. Әниләре аш бүлмәсендә мәш килә. Коймак пешерә бугай. Фатирга әчкелтем-тәмле камыр исе таралган.
Блогер Владның ютубтагы каналында утыз миллионнан артык язылучы бар. Менә ичмасам популярлык! Шуңа күрә бик бай да ул. «Гелик», «БМВ», «Ламба» машиналарында гына җилдерә. Әмир дә, кызыгып, үз каналын башлап җибәргән иде дә, караучылары да, язылучылары да аз. Нәрсә турында видос төшерим икән дип, аптырап бетә. Шулай телефонда утырганын күрсә, әнисе дә ачуланырга гына тора. Уен уйнап утырма, имеш. Хы, аныңча телефон уен уйнар өчен генә. Ике көнгә бер кызыклы видео төшереп, миллионер булырга мөмкинлеген аңламый да, тыңламый да әнисе.
Телефонда утырганын күрдеме, юри берәр эш куша яки китап тоттырып куя. Китап – узган гасыр бит инде. Ник кирәк ул?! Андагы һәр әсәрне ютубтан да карап була ич. Ничек шуны аңламый бу олылар… Кыскасы, Әмирнең блогер булам дигән хыялы көннән-көн сүрелеп бара әле. Ә бу «кәгазь» Владның хәлләре – супер. Әнә тагын яңа язма куйган, Кобяков һәм Глент белән. Үзенең «Кids» җырыннан соң песиләр белән тәҗрибәләр ясыйлар, төрле тәм-том ашатып, котыртып, йоклатып карыйлар. Гадәттәгечә кызыклы инде. Вәт баш кешедә!
Телевизор экранында мәчеләр күргәч, Әмирнең бүгенге төше тагын исенә төште. Аның төшендәге песи ап-ак иде. Маңгаенда гына коңгырт табы бар. Ә күзләре янып торган яшел төстә. Үзләре шундый җитди итеп карыйлар. Гел мәктәп директоры Сәлим Мәрданович сыман инде. Үтәли күргән кебек. Әмиргә бу чагыштырудан бик кызык булып куйды. Җәйге каникулда да директорны искә төшереп утырмаса тагын!..
Якшәмбе – атнаның иң тиз үтә торган көне. Бүтән чакта үртәлсә, бүген аның шулай тиз үтүенә сөенде генә Әмир. Тиздән аның туган көне, «Лазертаг», дуслар, пицца, аның заказынча җиләкле торт, бүләкләр…
Иртән уяну белән, шундый күңелле уйлар биләде аны. Берничә мизгелдән кабат төшендә теге песине күрүе исенә төште. Вәт бәйләнчек нәрсә булды соң! Тагын әллә ниләр сөйләде: «Бүгеннән син безнең кардәшебез. Көннең нәкъ уртасында күрешербез», диде. Көннең уртасында, сәгать уникедә ул дуслары белән котырып күңел ачачак, бигайбә.
Бүлмәсеннән чыгу белән малайны әнисенең җылы кочагы, энесенең сюрпризы, бүләкләр, матур теләкләр көтә иде. Әтисе дә эшеннән ял сораган икән. Елмаеп-көлеп, иртәнге ашны ашадылар да, бәйрәмгә киттеләр.
Чакырылган кунаклар барысы да килгән. Малайларны, кызларны ике төркемгә бүлеп, төсле жилетлар кигезделәр. Аннан, кораллар биреп, караңгы бүлмәгә кертеп җибәрделәр. Башта бераз шомлырак иде. Диварларда куркыныч рәсемнәр, төрле утлар янып-сүнеп ала. Уен залы да лабиринт рәвешендә ясалган. Кемнең каян «манчыйсын» алдан чамалау кыен. Бу мохиткә тиз ияләшәсең икән. Уен бик кызыклы. Чабышып, атышып, кычкырышып, тирләп-пешеп беттеләр.
Лазер атышы бетүгә, тәм-том тулы өстәл көтә иде. Сыйландылар да, күрше залга уен аппаратларында көч сынашырга кереп киттеләр. Әмир, залга керешли, дивардагы зур электрон сәгатькә күз төшереп алды. Унике туларга биш минут калган иде. Ну, кая инде син «мыраубатыр»?! Малай көлемсерәп куйды.
Уен приставкалары, аппаратлар, өстәл теннисы – залда ни генә юк. Кунаклар онытылып кабат уенга бирелделәр. Бүлмә алар тавышыннан гөрләп тора. Менә залга Әмирнең әтисе белән әнисе дә керделәр. Кулларында зур гына тартма. Залдагы музыка тынып калды.
– Улым, туган көнең белән! Син – безнең горурлыгыбыз. Без сине бик яратабыз. Сәламәт бул, акыллы бул, яхшы укы, көчле-батыр егет булып үс, – әтисе Әмирнең кулын кысты, кочаклап аркасыннан сөйде.
Әнисе дә битеннән үбеп, матур теләкләр әйтте. Ул арада әтисе теге зур тартманы ачып җибәрде һәм Әмир бермәлгә өнсез калды. Тартмадан песи (ул нәкъ төшендә күргән песи!!!) килеп чыкты. Әле ничек чыкты диген: вәкарь белән, акрын гына атлап чыкты да, туп-туры малайга таба китте. Мырлап-җырлап аякларына сырпаланды, аннан каршына барып утырды да яңа хуҗасына текәлде. «Бүләк»нең бу кыланышы кунакларга бик кызык тоелды. Карале, нинди акыллы песи, дип, гөрләшеп алдылар.
Әмиргә генә бер дә кызык түгел иде. Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Дуслары шат, әти-әнисе дә елмаеп торалар. Малайга бер мизгелгә вакыт туктаган, кешеләр дә, тавышлар да катып калган төсле тоелды. Кинәт каршысында утырган песинең: «Сәлам, Әмыррр!» дигәнен ишетте. Дивардагы сәгать төгәл уникене күрсәтә иде.
Бүләк
Малайның кинәт өнсез калуын өлкәннәр шатлыкка юрады. Узган елдан бирле мәче сорый бит. Өйнең тәртиптә булуын ярата торган әнисе ниһаять ризалашты. Малайның туган көненә сюрприз ясарга булдылар. Әмир бу бүләккә, һичшиксез, куанырга тиеш иде – йомшак ап-ак йонлы, яшькелт күзле матур песи! Әнә ничек ягымлы мыраулый ул Әмиргә карап.
Малай аптырап башын чайкап алды, күзләрен йомып-ачып карады – ул йокламый иде. Бу хәлләр – чынбарлык, ниндидер әкияти чынбарлык иде. Ә хикмәтләрнең хәтәре алда иде әле.
Менә бәйрәм төгәлләнде. Кунаклар таралыштылар. «Бүләк» тә мыштым гына үз тартмасына кереп ятты. Мин юлга әзер, янәсе. Аның бу кыланышына Әмирнең әти-әнисе сокланып туялмадылар. Малайның гына ачуы килә иде. Ул үзен никтер алданган кеше кебек хис итте. Нигә икәнен үзе дә аңламады. Бу хисне курку алыштырды. Песи белән чып-чынлап сөйләшеп йөр әле син. Әмма ул беркемгә дә бу хакта әйтергә кыймады. Бу кичерешләрдән малайга бик ялгыз һәм ямансу булып куйды. Тизрәк өйгә кайтырга, коенып чыгарга да ятып йокларга кирәк. Иртәгә болар барысы да онытылыр әле.
Алар кайтып җиткәндә эңгер-меңгер төшкән иде. Әмир песиле тартманы ишек төбенә куйды да, юыну бүлмәсенә ашыкты. Аннан бергәләп чәй эчтеләр. Ул арада Бүләк тә өстәл астында сырпалана башлады. Песигә шушы исемне бирергә өлгергәннәр иде инде. Бөтен игътибар аңа юнәлде, Бүләкне сыйлый башладылар. Баксаң, әтисе аның өчен махсус савыт та алып куйган, бәдрәфтә дә тартма әзерләгән икән инде. Фу, никадәр кайгыртучанлык! Әмирнең кабат эче поша башлады. Ул, елмаерга тырышып, тәмле төшләр теләп, бүлмәсенә кереп китте.
Кәефсез генә йокыга киткән малайны төнлә эндәшеп уяттылар. Күзләрен ачып җибәрсә – аяк очында теге хәерсез мәче утыра. Тибеп төшерәсе нәрсә!
– Шулай дисеңме? Йә, ярар. Без әле дуслашырга өлгерербез. Ә хәзер ашыгырга кирәк, – песи шулай диде дә, Әмир янына сикерде. Йонлач койрыгы белән битенә кагылуы булды, бөтен бүлмә әйләнергә тотынды. Бу шулкадәр тиз һәм сәер кичереш иде. Тирә-якта бар нәрсә зыр әйләнә, син генә урыныңнан кузгалмыйсың. Космонавтлар да галәмдә үзләрен шулайрак хис итәдер.
Әмир кинәт үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Аяк-кулларына күз салса – галәмәт! Йонлач тәпиләр генә күрде. Ул үзе дә мәчегә әйләнгән ләбаса! Әмирнең куркуыннан кычкырып җибәрде, ләкин ул үз тавышын үзе дә ишетмәде. Бары ниндидер мияулауга охшаш авазлар гына яңгырап куйды. Ул куркудан шашынган күзләре белән тирә-якка карады. Карашлары Бүләкнең яшел күзләре белән күреште. Бүләк елмая иде. Моңарчы мәчеләрнең елмаюын күргәне булмаса да, Әмир төгәл аңлады. Бүләк елмая иде!
Менә дөнья әйләнүдән туктады. Әмир як-ягына каранды. Алар төсле, якты бер тирәлектә иделәр.
– Безнең Дәшти Мешәк каганатына рәхим ит, Әмырр, – Бүләк малайның исемен шулай бозыбрак әйтә никтер. Өстәргә ашыкты: – Биредә синең атың Газимыр булыр.
Бүләк Газимырның халәтен аңлый иде. Малайга бу шаккатмалы үзгәрешләргә күнегергә, бераз аңына килергә кирәк. Шуңадыр, ул аны ашыктырмады. Вакыт бирде. Тәмам исе-акылы киткән Әмир-Газимыр тирә-ягын күздән кичереп чыкты. Бигрәк якты, кояшлы ил бу Дәшти Мешәк каганаты дигәннәре! Аяк асты – аллы, зәңгәрле, сарылы, шәмәхәле һәм тагын әллә нинди төстәге йомшак җепләрдән тукылган келәм. Ул шулкадәр йомшак ки, ирексездән сикергәләп уйныйсы килә.
Әнә ерак түгел ап-ак елга агып ята. Борынын кытыклап, ашыйсын китереп аңкып торган истән чамалады Газимыр: бу Сөт елгасы иде. Һәм ул шунда атылды. Рәхәтләнеп, чәпелдәтә-чәпелдәтә җып-җылы, каймаклы сөт эчте. Сөт дулкыннары арасында алтын-сары төстә балыклар сикерешеп уйный. Аларны күзәткән саен, Газимыр канының ныграк кайнавын тойды. Кинәт аңа бик күңелле булып куйды. Йомшак келәм буйлап уйнаклап йөгерәсе килә иде.
Ә еракта, офыкта, нәкъ чүл тормышы турындагы кинолардагыча, түп-түгәрәк йомгаклар һәм туплар тәгәри. Алар төрле төстә, төрле зурлыкта. Кайсы тиз-тиз, кайсы салмак кына бертуктаусыз тәгәриләр дә тәгәриләр. Е-хоу! Ничек күңелле монда!
Сөт елгасы буенда да, бераз читтәрәк тә бихисап өннәр тезелешеп киткән. Алар төрле рәвештә: кайсы очлы түбәле, кайсы шакмак формасында, кайсы түгәрәк. Барысы да йомшак тукымадан чорнап-сипләп ясалган. Ишекләре – мәче заты сыярлык кечерәк кенә тишек. Бу өйләр – Каганатның башкаласы икән. Шәһәр Мырбостан дип атала. Кала үзәгендә Бөек Каһин Галәмирнең өне урнашкан. Бу затлы мәче – Дәшти Мешәк каганатының башлыгы икән. Болар хакында Бүләк сөйләде.
– Бүләк, ни өчен син мине үз дөньягызга алып килдең соң? Мин хәзер гомерлеккә монда каламмы инде? – диде, еларга җитешеп, Газимыр. Ул инде хушына килә башлаган иде, күрәсең. Һәм, каганат бик ямьле тоелса да, мәңгегә мәче булып калу, гаиләсеннән, дусларыннан аерылу аны бер дә кызыктырмый иде.
– Юк, Газимыр. Бу көннән башлап син – көндезләрен кеше, ә төннәрен песи булып яши башлаячаксың, – диде Бүләк. Малайның елмаеп куюын күреп, дәвам итте. – Тик шуны исеңнән чыгарма: сиңа моннан ары бик сак булырга кирәк. Мәче тормышың турында беркемгә дә, беркемгә дә сөйләргә ярамый! Бигрәк тә кара яугирләрдән сакланырга кирәк. Алар сине танырга тиеш түгелләр.
– Кара яугирләр? Кемнәр соң алар?
– Алар – Кара каганат мәчеләре. Безнең кан дошманнарыбыз. Алар да, безнең кебек, порталдан үтеп, адәм балалары дөньясына чыгалар. Бик куркыныч җан ияләре алар. Безнең халыкны юк итәргә күпме гасырлар тырышалар инде…
– Моның өчен безнең дөньяга – кешеләр янына чыгу кирәкмени?
– Күп нәрсәләрне белмисең шул әле син, Газимыр, – Бүләк авырсулап куйды. – Алар менә синең кебекләрне аулар өчен чыга анда. Юк итәр өчен. Гасырлар буена синдәйләргә ау бара.
Газимырның күзе маңгаена менде. Ул, үзе дә сизмәстән, як-ягына каранып алды.
– Борчылма, – дип, сүзен дәвам итте Бүләк, – монда чакта сиңа куркыныч янамый. Дәшти Мешәк каганаты – синең кирмәнең, аның халкы – синең дусларың. Ләкин адәм балалары дөньясында сиңа бик сак булырга кирәк.
– Ни өчен нәкъ мин соң? – диде, үртәлеп, Әмир-Газимыр. Бүләкне тыңлаган саен аңа шомлырак була бара иде. Бу тикле күп үзгәрешләрдән, башка сыймаслык хәлләрдән башы әйләнә башлады. Төш кенәдер кебек. Үземне чеметеп карыйммы әллә, дип, кулларына күз төшерсә, кабат эсселе-суыклы булып китте. Куллары урынына йонлач тәпиләр иде. Шунда гына Газимыр үз кыяфәтенә игътибар итте. Үз-үзеңне көзгедән күрергә иде хәзер. Рефлекс буенча, кесә булырга тиешле урынны капшап куйды. Билгеле, чалбар да, кесәсе дә, андагы смартфон да юк иде. Телефоның экранын көзге итеп файдаланырга малай күптән күнеккән.
– Өскә кара! – Бүләкнең тавышы боерык сыман яңгырап куйды.
Газимыр, ирексездән күзләрен күккә күтәрде һәм аптырап китте. Күк йөзе – тоташ көзге иде. Чып-чын көзге! Анда Сөт елгасы да, шәһәр дә, өйләр дә, туктаусыз нидер эшләп мәш килүче мәче халкы да – барысы да күренеп тора иде. Малайның үзен якыннанрак күрәсе килде. Бу хакта уйлап куюы булды, сенсорлы экранда сурәтне бармак белән якынайткан сыман, көзге аңа бик якынайды һәм анда бары Газимыр гына күренә иде.
Вау! Көзгедән аңа өч төсле – аклы, сарылы, каралы песи карап тора. Гәүдәсендә кара һәм сары урыннар күбрәк. Ә менә маңгае белән койрыгы – ап-ак икән. Ха, мыеклары да бар хәтта! Күзләре генә үзенеке калган кебек – яшькелт-зәңгәр төстә. Сәер, әмма Газимыр үз кыяфәтеннән бик канәгать калды. Мәче булу аңа килешә сыман. Күңелле мырылдап, үз койрыгы тирәсендә җитез генә бөтерелеп алды. Эх, селфи ясарга иде хәзер, һәм сыйныфташлар төркеменә җибәрергә. Дүртенче «Е»дагы бөтен кыз яратыр иде бу песине. «Ой, нинди мимимишка!» дип сокланырлар иде барысы да. Зәмирә дә...
– Начар идея, – Бүләкнең тавышы бу юлы кырыс иде. – Син әле үзеңә нинди куркыныч янавын аңлап бетермисең. Селфи, имеш…
– Тукта! Син каян беләсең соң?
– Нәрсәне?
– Нууу… Селфи турында.
– Мыррр… – Бүләк, киерелеп, рәхәтләнеп көлде. – Мин бу дөньяга бүген тумаган. Беләсең килсә, җиденче гомеремне яшим инде. Җиде йөз яшь миңа. Җиде йөз ел эчендә адәмнәрнең уйларын уку гына түгел, әллә ниләргә дә өйрәнерсең. Ни уйлаганыңны ишетеп торам. Теләсәм, үз уйларымны кешеләрнең башларына да күчереп куя алам. Мәсәлән, кешенең миенә берәр фикер кереп урнаша. Ул шул хакта уйлый, шуның аркасында ниндидер гамәлләр кыла. Ә миңа шул гына кирәк тә. Әлбәттә, кеше бу фикергә үзем килдем, дип ышана. Аяк астында сырпаланып яткан «җүләр» мәченең монда катнашы барлыгы турында уйлап та карамый инде. Койрыгым белән бер кагылып үтүем җитә... Югыйсә, мин сезнең йортка ничек эләгер идем, ә?
– Димәк, әти-әниемне дә син сихерләдең? – Газимырның йонлач кашы җыерылып куйды.
– Мин бу сәләтне андый ямьсез сүз белән атамас идем. Сезнең телдә… ничегрәк әле… гипноз диләр моны. Әйе, синекеләргә карата да кулланырга туры килде. Ләкин борчылма, сәламәтлеккә зыянлы түгел ул, – диде Бүләк елмаеп. Бу сүзләрдән Газимыр үзен капкынга эләккән песи баласы сыман хис итте.
Дәвамын «Көмеш кыңгырау» газетасының 34-42нче саннарыннан укый аласыз.
Нет комментариев