Зөфәр Мөхәммәтдинов – иң сөйкемле татар малае
Быел Зөфәр Мөхәммәтдинов шәһәркүләм «Татар малае-2023» бәйгесендә 3нче урынга лаек булды.
Зөфәр ватсаптагы статусына «Илемне яратучы татар баласы мин» дип язып куйган. Күп нәрсә турында сөйли инде бу.
– Туган телемне яратам. Һәрвакыт татарча сөйләшергә тырышам. Өйдә дә без гел татарча гына сөйләшәбез. Әти-әнием, әби-бабам, энекәшләрем барыбыз да туган телебездә аралашабыз. Мин бит – татар малае, – ди ул.
Быел Зөфәр Мөхәммәтдиновны шәһәркүләм «Татар малае-2023» бәйгесендә күреп сокландым. Ул 3нче урынга лаек булды. Сәхнәдә күрү белән бу егет турында, һичшиксез, язарга кирәк дип уйладым. Һәм менә без Чаллыдагы 84нче Гали Акыш исемендәге лицейда очраштык.
Зөфәр шушында 5нче сыйныфта белем ала. Ап-ак милли костюмнан каршыма килеп чыкты ул.
– Бу костюмың бигрәк үзеңә килешеп тора, Зөфәр.
– Без аны махсус «Татар малае-2023» конкурсына дип тектердек. Ул бик матур, милли һәм затлы. Мин аны конкурска гына түгел бөтен җиргә дә киеп йөрер идем.
– Татар малае конкурсыннан нинди кичерешләр белән кайттың?
– Уңай. Без анда 10 малай идек. Чын дөресен әйтәм, барыбыз да дуслашып беттек. Репетицияләргә йөргәндә дә гел шаярып ала идек. Конкурсны кул бирешүдән башлап җибәрдек. Җиңүчеләр билгеле булгач та, бер-беребезне котлап, фотоларга төштек. Кыскасы, ошады миңа.
– Җанатарларың бар идеме?
– Әлбәттә. Минем сыйныфташлар барысы да килгән иде. Сәхнәдән «Зөфәр, алга!» дигән плакатны күргәч, рәхәт булып китте. Һәрбер чыгышымны алкышларга күмеп утырдылар. Рәхмәт инде аларга. Шулай ук зур рәхмәт әти-әниемә – без бергәләп сәхнәдә матур чыгыш ясадык. Укытучым Гүзәл Камилевна да мине бу конкурска әзерләр өчен күп көчен куйды.
– Лицейдан нигә нәкъ менә сине сайлап, бәйгегә җибәрделәр икән?
– Безнең лицейда «Гаилә бәйрәме» дигән бик матур чара уза. Без гаилә белән шунда катнашкан идек. Минем чыгышларым барысына да ошады. Шуңа да «Татар малае-2023» конкурсына барырга тәкъдим иттеләр.
– Мондый бәйгеләрдә катнашканың бар идеме соң?
– Әйе, балалар бакчасында, башлангычта да «Татар малае» бәйгеләрендә катныштым.
– Тәҗрибәң зур икән алайса. Бу юлы жюрины нинди сәләтең белән җәлеп иттең дип уйлыйсың?
– Курайда уйнадым, шигырь сөйләдем. Җавапларым да ошагандыр дип уйлыйм.
– Курайда озак шөгыльләнәсеңме соң?
– Юк, бер-ике ай гына. «Энергетик» мәдәният йортына йөрим. Анда безне Рөстәм абый Фәттахов өйрәтә.
– Шулай кыска вакыт эчендә уйнарга өйрәндеңме? Менә сиңа мә! Тагын нинди кызыксынуларың бар?
– Футболга йөргән идем дә, бераз туктап тордым әле. Менә кабат йөри башлармын дип торам. Бассейнга йөрим. Йөзәргә бик яратам мин. Шулай ук энекәшләрем белән уйнарга яратам. Ике энем бар минем. Әхмәткә 9 яшь, ә Сәеткә 2 генә әле. Домофонга басу белән, ул «абый-абый» дип ишеккә йөгерә. Кызык шундый. Мәктәптән соң әби-бабайларга барырга яратам.
– Алда безне җәйге каникуллар көтә. Ничек ял итәчәксең, планнар кордыңмы әле?
– Мин энем Әхмәт белән мөселман лагерына барачакмын. Анда без, Чаллы, Түбән Кама тирәсеннән көймәләрдә йөзәчәкбез. Авылда да булырбыз. Аннары гаиләбез белән Кавказга барырга ниятләп торабыз.
– Яхшы яллар сиңа!
Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев