Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Яз кояшы кебек!

Та­би­гать яңа­ра, ин­де көн бе­лән төн ти­гез­ләш­кән мәл­гә дә җит­тек.

Яз­гы ко­яш­тай ма­тур итеп ел­май­ган бу кыз­ны Нәү­рүз­би­кә дип уй­лый­сыз­дыр әле. Юк, Әми­нә­без бу! 36нчы ин­но­ва­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр ли­це­е­ның 4А сый­ны­фын­да укый ул. «Биш­ле»­гә ге­нә укыр­га да, рә­сем ясар­га да, Ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­рер­гә дә өл­ге­рә!

Әми­нә шө­гыль­лән­гән «Шел­кун­чик» хо­ре­ог­ра­фик ан­самб­ле «Соз­вез­дие – Йол­дыз­лык» фес­ти­ва­лен­дә бы­ел лау­ре­ат бул­ды һәм фи­нал­га чык­ты. Би­ю­че кыз­ның сә­лә­тен ин­де кү­реп ал­ган­нар икән. Хәт­та Санкт-Пе­тер­бург шә­һә­ре­нә Бо­рис Эйф­ман исе­мен­дә­ге Бию ака­де­ми­я­се­нә дә ча­кыр­ган бул­ган­нар уз­ган ел. Ә би­ре­дә ил бу­ен­ча иң та­лант­лы би­ю­че ба­ла­лар шө­гыль­лә­нә.

Әми­нә «Эй Би Си» инг­лиз те­ле мәк­тә­бе­нә дә йө­ри әле! Төр­ле олим­пи­а­да­лар­да да яра­тып кат­на­ша ул. Та­тар те­лен­нән уз­ган ел «Бе­рен­че­лек» Ха­лы­ка­ра дис­тан­ци­он олим­пи­а­да­сын­да җи­ңү­че, «Э­ру­дит» рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­сын­да лау­ре­ат бул­ган Әми­нә. Ә бы­ел Бө­тен­рос­сия үс­те­ре­леш­ле укы­ту мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да узу­чы олим­пи­а­да­га әзер­лә­нә. Уңыш­лар те­ли­без си­ңа, Әми­нә!


Фотода: Чал­лы­ның 36нчы ин­но­ва­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр ли­це­ен­да, 4А сый­ны­фын­да уку­чы Әми­нә Ха­си­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН