Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ягут Исмаилова: «Балаларым әзербайҗанча сөйләшәчәк!»

Ягут белән без Чаллыда, «Йолдызлык-Созвездие» фестивалендә таныштык. Фестивальдә «Әзербайҗан» дигән җыр башкарды ул.

–         Син әзербайҗан кызымы? – дип кызыксындым мин, – Туган телеңдә сөйләшә беләсеңме соң?

–         Әлбәттә, – дип елмайды Ягут.

–         Ә кем белән әзербайҗанча сөйләшәсең?

–         Өйдә әти-әнием белән. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында үзебезнең милли клуб та бар безнең. Анда милли йолаларны, җыр-биюләрне, әзербайҗан телен өйрәнәбез. Ә Бакуда (анда ел саен барабыз) гел әзербайҗанча гына аралашабыз.

Ягутның сәхнә белән дуслашуы да әзербайҗан клубы белән бәйле булгандыр, мөгаен – бик күп бәйгеләрдә, концерт-тамашаларда милли костюмнан, милли җыр белән катнашкан кыз. Әмма бүген... Бүген инде Чаллыда һәм Казанда берничә тапкыр матурлык конкурсларында җиңү яуларга өлгергән ул. 2018 елда «Чаллының кечкенә гүзәле» (« Маленькая Мисс Набережные Челны«) титулын алган. 2019-2021 елларда исә 13 яшьтән 17 яшькәчә кызлар арасында Казанда «Россиянең яшь гүзәле» дип табылган. Бер айдан Ягутны Мәскәү – бәйгенең тагын да дәрәҗәлерәк туры көтә! Һәм ул анда Татарстан исеменнән катнашачак!

Матурлык бәйгеләре турында сүз барганда без, гадәттә, тышкы гүзәллекне күздә тотабыз. Әмма матур кызлар Ягут кебек булдыклы да булырга тиеш бит инде ул. Аның мавыгуларын санап бетерерлек түгел! Чаллының иң көчле, таләпчән мәктәпләренең берсендә – Пушкин исемендәге 78нче лицейда уку белән беррәттән, 4нче музыка мәктәбендә вокал һәм скрипка бүлеген тәмамлаган. Әйткәнебезчә, Әзербайҗан милли клубына йөри. Фортепианода, скрипкада уйный. Бик күп республикакүләм, халыкара бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган. Һәм әлеге дә баягы матурлык бәйгеләре – 2018 елда «Чаллының кечкенә гүзәле» (« Маленькая Мисс Набережные Челны») титулын алган. 2019-2021 елларда исә 13 яшьтән 17 яшькәчә кызлар арасында «Россиянең яшь гүзәле» бәйгесендә Казанда җиңүче дип табылган.

Тик шунысы кызык – хыялларын сәхнә белән генә бәйләми икән Ягут. Киләчәктә бөтен Россиягә билгеле архитектор булырга хыяллана ул. Чаллыда билгеле «Да-да» сәнгать мәктәбендә укый. Һәм «Потенциал будущего» 4нче Бөтенроссия фестивалендә мәктәп ишегалдының ланшафт дизайны белән 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән...

– Нинди телләрдә җырлыйсың? – дип сорыйм Ягуттан.

– Әзербайҗан, татар, рус, итальян, француз телләрендә.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик әле – татар теле аның яраткан дәресләреннән берсе икән.

– Ул әзербайҗан теленә охшаш бит, – дип сөйли Ягут. – Бәлки шуңа күрәдер, миңа аны аңлау да, үзләштерү дә җиңел.

Ягутта гына түгел, абыйсы Нурланда да туган телләре белән кызыксыну бар – быел Нурлан Муса Җәлилнең шигырен әзербайҗан телендә башкарып, Җәлил укулары бәйгесендә җиңү яулаган. Нурлан – шулай ук сәхнә егете, нәфис сүз остасы, «Мизгел» җыр театры солисты...

Бу сөйкемле Чаллы егетен без «Голос Балалар 4» проекты аша да хәтерлибез әле. 11 яшендә «Сукыр-тыңлауларны уңышлы узып, Нюши командасында җырлаган иде ул.

Ягут белән Нурланның уңышлары, җиңүләре турында бик күп язып булыр иде. Әмма мине күбрәк аларның үзара мөнәсәбәте җәлеп итте. Бер-берсе өчен өзелеп торалар алар! Бәлки үз милләтләреннән – Әзербайҗаннан бик еракта булу белән бәйледер мондый бердәмлек. Ә бәлки бу әзербайҗан халкының милли үзенчәлегедер.

Ни генә әйтсәң дә, безнең шундый төрле булуыбыз кызык!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев