Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Яңа 44нче санны каршы алыгыз

«Көмеш кыңгырау» газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Безнең тышлыкта Илүзә һәм Галия Сабировалар. 

«Философ» Илүзә һәм фантастика яратучы Галия яисә Апа белән сеңелне ниләр берләштерә?

Биюче, музыкант, алып баручы. Сигезенче сыйныфта гына укыса да,  ул гел аяк өсте. Ә иң кызыгы – Илүзә философ та икән бит әле. Инстаграмындагы аккаунтында үзе шулай дип язган – «Философ» дигән! Хәер, сез аны – Илүзә Сабированы болай да, һичшиксез, белергә тиеш. Шаян-ТВда «Тиззарядка» алып баручы кыз ул.

Дүрт яше дә тулмаган килеш бию түгәрәгенә йөри башлаган һәм шул бию ансамбле белән Россиянең төрле төбәкләрендә булырга өлгергән Илүзә. Скрипка белгечлеге буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Кыскасы, ни белән генә шөгыльләнсә дә, булдырган. Киләчәктә, бәлки, режиссер да булып куяр. Кыска-кыска видеолар төшерү ошый аңа.

Сеңелесе Галиянең дә хоббиларын санап бетерерлек түгел – бии, фигуралы шуу белән шөгыльләнә, курайда, скрипка, фортепианода уйный, математиканы ярата! Беләсезме, тагын нәрсә берләштерә апа белән сеңелне? Икесе дә китап укырга ярата алар.

Илүзә белән Галия икесе дә Гарри Поттер маҗараларын кат-кат укыганнар. 3нче сыйныфта гына укучы Галия дә инде кабаттан аның алтынчы кисәген укып ята. Хәтта ютубта «Сабантуй» журналы оештырган «Zоодөнья» тапшыруын алып барганда да, Галиянең сөйләвен Гарриныкына охшаталар икән.

Ашаганда да, машинада барганда да, ял иткәндә дә китап укый алар. Фэнтези бу, дисезме? Юк шул! Апасының шулай  рәхәтләнеп укуына карап-карап тора да Галия, өч яшендә үк үзе дә укырга өйрәнә!

Бергәләшеп ашарга пешерергә дә яраталар кызлар, яңа рецептлар белән кызыксыналар. Киләчәктә бер дигән хуҗабикәләр дә булырлар.

Менә шундый кызлар алар – Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясендә укучы Илүзә белән Галия Сабировалар.

 

Илүзәнең фәлсәфи постларын укы һәм син дә уйлан әле!

«Деградация булмасын өчен уйланырга кирәк. Әгәр уйланылмый икән, куркыныч түгел, димәк, син тагын да мөһимрәк эшләр эшлисең. Көндәлек эшләрең күп икән, уйланып торырга вакыт калмый ул».

«Әйләнә-тирәдәгеләр башка кешенең гел балкып йөрүен авыр кабул итәргә дә мөмкин. Ләкин син үзеңне ничек күзаллыйсың, шундый булырга тиеш. Үзеңә ничек ошыйсың, шундый бул! Һәрвакыт позитив булуы кыен икән, һәрвакыт позитив булырга тырышма да. Кешегә ошыйм дип кенә кәефең юк чакта супер-пупер булырга кирәкми!»

Лилия Фәттахова.

 

"Көмеш кыңгырау" газетасының тарихын беләсезме?

«Көмеш кыңгырау» газетасына онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370 

Язылу бәясе – 516 сум.

3-13нче декабрь көннәрендә 480 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев