Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Вәлиевлар дәүләте

Кеше бу дөньяга бәхетле яшәргә килә. Ә аны бәхетле итүчеләр янәшәсендә генә – гаиләсендә була.

Гаилә – ул кечкенә бер дәүләт, ди халык мәкале. Аның үз кануннары, вазыйфалары, таләпләре шактый. Казан шәһәрендә яшәүче үрнәк гаилә – Гөлзар һәм Нияз Вәлиевлар, аларның балалары – Кәрим, Әнвәр, Ясминә һәм Сафия – әлеге язма геройлары.

Гаилә елы уңаеннан, Вәлиевлар белән әңгәмә кордык. Әлеге гаиләгә – 17 яшь. Олы уллары Кәрим 10нчы сыйныфта, Әнвәр 6нчыда, Ясминә 5нчедә, ә кечкенәләре Сафия 2нче сыйныфта укый.

– Абыйларым велосипедта йөрергә ярата, конструктор-компьютер белән мавыга. Ә без, кызлар, «Балалар филармониясе»нә вокал һәм хореографиягә йөрибез. Барыбыз да бассейнда йөзәргә яратабыз, шахмат уйныйбыз, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем Ясминә.

– Сезнең гаиләдә иң төп кагыйдәләр, традицияләр нинди? 
– Без гаиләбез белән җыелып, нәтиҗәләр ясарга яратабыз. Кич җиткәч, утларны сүндереп, тәм-томнар әзерләп, шәмнәр кабызып куябыз. Һәм, кулыбызга шәм тотып, чиратлап атнаны, айны, чирекне кем ничек үткәргән, үзе өчен нинди файдалы мәгълүмат алган, нинди уңай һәм тискәре хисләр кичергән – барысын да җентекләп сөйлибез. Бер-беребезне бүлдермәскә һәм игътибар белән тыңларга тырышабыз. 

– Гаиләгез белән яратып башкара торган эшләрегез дә бардыр... 
– Бар, әйе. Һәрберебезнең әти белән генә һәм аерым әниебез белән үткәрә торган көннәре була. Бу шулай ук гаиләбезнең традициясе. Без чиратлап әтиебезнең эшенә барабыз яисә велосипедта йөрибез, серләребез белән бүлешәбез. Әниебез белән дә нәкъ шулай. Әни белән бергәләп манты, бәлеш яки бәрәңге тәкәсе пешерәбез. Кемдер бәрәңге алып керә, кемдер әрчи, турый. Ә мин үзем камырга эчлек салып торырга һәм әвәләргә яратам. 

– Әти-әниең кайсы һөнәр ияләре?
– Әтием композитор, аранжировщик булып эшли, гитарада уйный. Аның студиясенә бик күп җырчылар килә. Әнием – психолог. Абый-апаларга, гаиләләргә ярдәм итә. Аларда үз-үзләренә ышаныч арттыра. Сүз уңаеннан, әнием кечкенә чагында «Көмеш кыңгырау»ны бик яратып укыган. Андагы биремнәрне үтәп, кроссворд чишеп, бәйгеләрдә катнаша торган булган. Беренче урыннар да яулаган хәтта. Аның өчен балачакның якты хатирәләре булып истә калган ул мизгелләр. 

– Ял вакытларыгызны ничек уздырасыз? 
– Без әби белән бабай янына авылга кайтырга, машинада йөрергә, кунакка барырга, сәяхәт итәргә бик яратабыз. Сәяхәтебезнең иң зурысы һәм, инде ике ел узса да, һаман истә калганы – ул машина белән Төркиягә бару. Без Россия буйлап бик күп шәһәрләр күрдек! Грузия аша уздык. Андагы биек-биек тауларны, серпантин юлларны үттек. Төркиянең күп төбәкләрендә булдык. Ай буе гаиләбез белән сәяхәт иттек. Киләчәктә дә шундый күңелле яллар көтсен безне! 

Гөлинә Гусамова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев