Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Шул ук мәктәп, әмма барысы да яңача

Сентябрь – укучылар өчен эш башлый торган ай. Белем учагы аларны җылы каршы ала һәм тугыз ай буена сузылган күңелле дә, белемле дә сәяхәт башлана. Чаллының 84нче лицей-интернат укучысы Әдилә Гарипова яңа уку елын бик сагынып көтеп алган. Сагынмыйча соң, быел бит ул капиталь ремонтланган лицейда 10нчы сыйныфта белем ала.

– Лицеебыз тышкы яктан да, эчтән дә бик матурайды, хәзер ул тагын да үзенә җәлеп итә. Кабинетлар яңа, уку бүлмәләрендә барлык уңайлыклар каралган. Бассейныбыз да бар, актлар залы, спорт залы бик зәвыклы итеп үзгәрде. Ашханәбез дә танымаслык булып яңартылды. Лицеебызда хәзер мөмкинлекләр бик зур. Әлеге бинада укуым, лицейчы булуым белән мин горурланам! – дип сүзен башлады Әдилә. 
– Лицейдагы яңалыклар әле моның белән генә тәмамланмый. Белүемчә, биредә яңа сыйныфлар да ачылды. 
– Әйе, быел медиасыйныфлар үз эшен башлап җибәрде. Анда 6-7нче һәм 10нчы сыйныф укучылары керә. Биредә без лицеебыз тормышын яктыртабыз. Һәм безнең иң беренче күмәк эшебез белем көнендә мәртәбәле кунакларыбыздан интервью алу булды. Әңгәмәне шәһәребез мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән кордык. 
Күренекле шәхесләрнең лицей турында кызыклы фикерләрен ишеттек. Корреспондент буларак, сыйныфташым сораулар бирде, мин ул көнне фотограф булдым. Сорауларны бергә уйлаган идек. 
– Медиасыйныфларның төп эше нинди?  
– Сыйныфлар социаль-экономик, гуманитар (медиа) һәм химбио (медицина) юнәлешләреннән тора. Мин гуманитар сыйныфта укыйм. Безнең медиасыйныфта күб-рәк инглиз, җәмгыять белеме һәм әдәбият дәрес-ләренә игътибар бирелә. Күп кенә чараларда «Медиа үзәк» буларак катнашачакбыз һәм ел дәвамында үзебезне бу өлкәдә сынап караячакбыз. Социаль-экономик профиль күбрәк экономикага, хокук, эшмәкәрлек һәм тулысынча җәмгыять белеменә карый, шулай ук бу сыйныф укучылары математика дәресен тирән өйрәнә. Медицина сыйныфында күбрәк биология һәм химия дәресләренә игътибар бирелә. Алар уку елына 4-5 тапкыр Ижауның ИГМА вузы курсларында укыячак. 
– Һәм син ни өчен гуманитар юнәлешне сайларга булдың? 
– Мин әле һаман да эзләнүдә. Дөрес юлымны табасым килә. Шуңа да үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйм. Кечкенәрәк чакта, биюгә йөрдем, музыка мәктәбендә укыдым. Ә хәзер күбесенчә мәдәният, медиа юнәлеше ошый. Бүгенге көндә мин Чаллының «Медиасфера» оешмасында катнашам. Шәһәркүләм бәйгеләрдә видеолар ясап, контент булдырабыз. Бәйрәмнәрнең фото-видеоларын публикацияләп барабыз. Бу эш миңа ошый. 
– Татар диюгә, синең күз алдыңа нинди сыйфатларга ия кеше килә? 
– Үз милләтен яраткан, туган телен онытмаган, шул телдә сөйләшкән, әти-әнисе биргән тәрбияне үз гаилә-сенә тапшырган кеше булырга тиеш ул. 
– Бүген син бик матур алкалар тагып килгәнсең. 
– Бу алкаларымны Казанга экскурсиягә баргач алган идем. Лалә чәчәге – милләтебезнең төп символы. Анда матурлык та, гадилек тә, сафлык та бар. Ул миңа бик ошый. Балалар бакчасында да татар төркеменә йөрдем, чын татар мәктәбендә укыйм. Кечкенәдән төрле конкурс, түгәрәкләрдә чыгыш ясап үстем. Олимпиадаларда катнашырга, татар әдәбиятын укып барырга тырышам. Билгеле шәхесләр, артистлар белән очрашуларга йөрим. Миңа калса, без яшьтәшләребез белән үзара татарча аралашып торырга тиеш. 
– Яшьтәшләр дигәннән, бу интервьюны укучыларга нинди киңәшләрең бар? 
– Яңа уку елы башлануга, укучыда курку хисләре уянырга мөмкин. Тик бу сынаулар алдында куркып калырга кирәкми. Һәр минутны кадерләп, мәктәп елларының рәхәтен тоеп яшәргә кирәк. 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев