Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Сибгатуллиннар: «Сабантуйда көрәшү күңеллерәк!» (25нче сан)

Беренче биттә – Чаллы шәһәре Сабан туенда милли көрәштә үз авырлык категорияләрендә беренче өчлекне өч игезәк егет – Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар.

Игезәкләрнең дөньяга килүен табигать могъҗизасы дисәң дә буладыр. Ә өч игезәк – гомумән, шаккаткыч хәл! Андыйлар сирәк булса да очрый. Шунысы кызык, хоббилары да бер үк төрле була икән игезәкләрнең. Әйтик, быел Чаллы шәһәре Сабан туенда милли көрәштә үз авырлык категорияләрендә беренче өчлекне өч игезәк егет – Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар яулады. Шундук иң популяр игезәкләргә әйләнделәр дә куйдылар инде алар. Без исә бу батыр егетләрне «Көмеш кыңгырау» редакциясенә кунакка чакырдык.

Игезәк дигәч тә, нәрсә кызык – тышкы яктан бер-берсенә бер дә охшамаганнар иде кебек Сибгатуллиннар. Аның каравы, өчесе дә нәкъ бертөсле – сөйләшергә яратмаучылар.

– Сез көрәш белән кайчаннан дус инде? – дип кызыксындык без.

Хәсән: 8 яшьтән. Әтиебез дә көрәшче булгач, көрәш безнең яшәү рәвеше дә инде ул. (Егетләрнең әтиләре Илшат Сибгатуллин – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы). Без Витязь спорт мәктәбендә шөгыльләнәбез.

Ә укуыгыз?

Фазыл: 2нче гимназиядә. Өчебез дә әйбәт укыйбыз. 

– Быел Сабантуйда өчегез дә призлы урыннарда... Бер-берегез белән дә көрәшергә туры киләдер, әйеме?

Фаяз: Булгалый.

Чынлап көрәшәсезме? Әллә биреләсезме?

Фаяз: Кайчан ничек инде. Кайчакта бер-беребезгә юл куябыз. Җиңү барыбер безнең гаиләдә кала бит.

Сабантуйда көрәшү белән чемпионатларда көч сынашу нәрсә белән аерыла?

Фазыл: Аерыла димәс идем. Икесендә дә акыл белән эш итәргә һәм көчле булырга кирәк. Тик Сабантуйда көрәшү җиңелрәк һәм күңеллерәк кебек. Анда халык сиңа көч биреп, җан атып тора. Өстәвенә әле бүләкле дә буласың.

– Быел нинди бүләк бирделәр?

 Хәсән: медаль һәм акчалата приз. Авыл Сабантуйларында да бүләк алмый калган юк. Анда инде сөлге, төрле сервиз-наборлар бирәләр. Без нинди бүләккә дә шат.

– Авыл дигәннән, кайсы якка кунакка кайтасыз соң?

Фазыл: Актаныш районы Такталачык авылына әби-бабай янына кайтабыз, аларга булышабыз. Җәебез шунда үтә инде безнең.


Игезәкләр турында кызыклы фактлар:

* Барлык игезәкләрнең дә бармак эзләре төрле була.

* Игезәкләрнең сулагай булу ихтималы ике тапкырга югарырак.

* Криптофазия – ул игезәкләр тарафыннан булдырылган тел. Чит кешеләр аны аңламый. Еш кына ул үз эченә игезәк туганнарның манераларын һәм физик хәрәкәтләрен ала.

* Ике тамчы су кебек охшаш игезәкләрне кендекләре буенча аерырга мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев