Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Шәпски» мастер-класс: Өйрәндек, төшердек, көлдек!

«Көмеш кыңгырау»ның 45нче саны дөнья күрде. Беренче биттә Чаллыдагы 41нче мәктәп укучылары — Илдар Хөснетдинов һәм Камил Мухаметдинов.

Бу егетләр юморны бик яраталар. Башкаларны да елмайтырга сәләтле. Алар бит КВНчылар һәм безнең җиңүчеләр. Кайда җиңгәннәрен хәзер язып китәм. 

Чаллыдагы «Адымнар» мәктәбендә шәп мастер-класс уздырдык бит. «Көмеш кыңгырау чаты» дип атадык без аны. Бер тында узды да китте ул. Чарага килгән балалар да: «Шәп булды. Тагын кайчан була мондый мастер-класс? Тагын-тагын килер идек дидәләр». Аларның бу сүзләреннән безнең авыз колакта, ә колаклар еракта иде. Нинди шундый бик кызыклы чара булды микән дисезме? Бу мастер-класс сез ярата торган кыска видеоларга багышланган иде. Башта теория өлеше булды. Аннары гамәли өлештә балалар үзләре видеолар төшерделәр. Видеолар буенча бәйге дә уздырып алдык. Һәм иң кызыгы шунда: балалар җиңүчеләрне үзләре тавыш биреп сайладылар. 

Бәйгегә Чаллыдагы 52нче мәктәп, 54нче гимназия, 14нче гимназия, 41нче мәктәп, 2нче гимназия, 29нчы гимназия һәм әлбәттә «Адымнар»ның үзләреннән балалар килгән иде.
Чарабыз «Адымнар» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира ханым Камаева төшергән видеоны караудан башланды. Бу видеоның эчтәлеге бик ошады безгә, чөнки анда "Көмеш кыңгырау"ны үлеп яраткан мәктәп сурәтләнгән. Үзе кызык, үзе мәгънәле.

Сез дә карагыз әле. Комментарийларда фикерләрегезне дә калдырыгыз.


Теория өлешендә кыска видеолар төшерү серләре турында газетаның баш мөхәррир урынбасары Гөлинә Гусамова сөйләде. Видеоларда субтитрларның, сыйфатның, вакытның бик мөһим икәнен аңладык. Хештегларның ничек «эшләүләрен»дә белдек. 

Практик өлештә балалар парлашып видеолар төшерделәр. Без аларга өч тема бирдек. Аннан соң иң кызыгы башланды. Мәш килделәр балалар. Аларга иркенлек бирелде. Кем коридорда, кем китапханәдә, кем йомшак диваннарда ...видеолар төшерделәр.

54нче гимназия егетләре Алмаз Шәкүров һәм Әмир Хатипов эшкә бик җитди тотындылар. Әмир Алмаздан интервью алды. 
— Мин сине баянда уйныйсың дип ишеттем. Әйт әле анда ничә төймә бар? дип сорады Әмир. (Ә сез беләсезме?) Аларның сораулары да, җаваплары да «шәпски» иде. 

2нче гимназиядән килгән Инзилә Абдуллина һәм Наилә Вәлеевага газетабыздагы мәзәкләр ошаган. Алар шуларның берсен видео форматында тәкъдим иттеләр. Көлдек рәхәтләнеп.

29 нчы гимназия укучылары — Әдилә Искәндәрова һәм Илзирә Саматова "Көмеш кыңгырау"га реклама төшерделәр. Бу видеоны караган кеше һичшиксез газетага язылачак. Бигрәк үтемле реклама килеп чыккан. 

Адымнар мәктәбе укучылары Азилә Сиразиева һәм Зәлинә Шакирова мәзәк видеолаштырган. Аларның эшенә "5"ле куйдык.

Алга таба 52нче мәктәп укучылары Руслан Логинов һәм Азалия Петрова видеоларын карадык. Алар "Ни өчен "Көмеш кыңгырау"га язылырга кирәк?" дигән теманы алганнар. Афәрин, ни өчен кирәк икәнен исбатлап та күрсәттеләр. Ә син ни өчен дип уйлыйсың? 

14нче гимназия кызлары Адилә Хәмәтвәлиева, Илүзә Зиатдинова «Яшьтәшемә 5 сорау» дигән теманы сайладылар. Безнең шундый исемдәге проектыбыз да бар. Телисең икән син дә биш сорау белән дустыңнан интервью алып безгә җибәрә аласың.


41нче мәктәп егетләре Илдар Хөснетдинов һәм Камил Мухаметдинов мәзәк төшергәннәр иде. Барыбызда шаркылдап көлдек. 

Инде урыннар билгеләү моменты да килеп җитте. Балалар һәрберсе тавыш бирү юлы белән иң-иң шәп видеоны сайладылар. 

Һәм 1нче урынга 41 нче мәктәп укучылары лаек булды. Аларның юмор хисе күпләргә ошады. 2нче урынны 29нчы гимназия кызлары, ә 3нче урынны 52 гимназия укучылары алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдык. Шулай ук башка катнашучылар да буш китмәде. Алар чарадан баллы бүләкләр, катнашучы дипломнары һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.
Менә шундый супер көн булды бу. 

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев