Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Кызлы йорт – кояшлы

Чаллы шәһәрендә яшәүче дүрт кызлы Вәҗиевлар гаиләсе белән таныштырасы килә сезне. Үзләре уңган-булган, дус-тату, үзләре тыйнак.

Гаилә — бәхет бакчасы, диләр. Бик күркәм гөлбакча белән таныштырасы килә сезне, дуслар. Чаллы шәһәрендә яшәүче дүрт кызлы Вәҗиевлар гаиләсе ул. Үзләре уңган-булган, дус-тату, үзләре тыйнак. Кызлар кечкенәдән үк һөнәргә өйрәнеп үсәләр. Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең тапкыр артык.

Әти-әни — йортның тоткасы, ә балалар — аның көзгесе, ди татар халык мәкале. Хак сүзләр! Вәҗиевларның олы кызлары Азалия белән шул хакта cөйләштек. 

— Кызлы йорт — нурлы йорт. Сезнең гаилә дә кояшка охшаган... Әти-әниең белән таныштырып үт әле.
— Әйе, без гаилә җылысын тоеп үсәбез. Әтием Айдар һәм әнием Эльвира — дөньядагы иң шәп әти-әни. Алар бер-берсен хөрмәтләп, киңәш-табыш итеп яшиләр. Әти — тәҗрибәле шәхси эшмәкәр. Безнең яклаучыбыз-саклаучыбыз. Бик җаваплы, акыллы кеше. Нинди генә хәл тумасын, җентекләп аңлата һәм аннан чыгу юлын таба белә. Әни — оста тегүче. Балалар бакчасына йөрүче нәниләргә исемле «кесәләр» (органайзер) тегә. Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән мөрәҗәгать итәләр. Аннан соң фантазиягә бик бай хуҗабикә дә әле ул. Безне көн дә тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар белән сыйлый. Туган көннәребезне дә ел саен, иптәш кызларыбызны чакырып, бик күңелле уздыра. Әти-әни безнең дә булдыклы, һөнәрле булып үсүебезне тели.

— Кызлар-йолдызлар ни белән мәшгуль?
— Үзем 24нче мәктәпнең 8нче сыйныфында укыйм. Бер айдан 15 яшь тула. Бию түгәрәгенә йөрим. Үскәч, хореограф булырга телим. Әниемнән үрнәк алып, яңа төр аш-су пешерергә өйрәнәм, тәмле һәм матур табын әзерләргә яратам. Шулай ук җиңел кием-салым тегү түгәрәгенә йөрү дә бик ошый. Үзең теләгән күлмәкне үзеңчә тегеп кию — олы сөенеч. 
Аннан соң бик бай кеше бит мин: өч сеңлем бар! 
Амилә 7нче сыйныфта белем ала. Инглиз телен тирәнтен өйрәнә. 1нче сәнгать мәктәбендә укый. Бик кызыклы рәсемнәр иҗат итә. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Танылган рәссам булырга хыяллана.
Айсель — 5нче сыйныф укучысы. Инглиз теле мәктәбенә һәм архитектура-дизайн юнәлешендәге «ДА-ДА» 6нчы балалар сәнгать мәктәбенә бик яратып йөри. Дизайнер булырга, заманча йортлар төзүдә катнашырга тели.
Бәләкәчебез Аянага өч яшь. Безнең тәмлүшкәбез ул. Бик тыңлаучан, акыллы үзе. Аның белән шундый күңелле!
Барсик исемле җиде яшьлек песиебез дә бар әле. Ул бик тәрбияле, безне һәрвакыт көтеп, каршы алып тора.

— Һәркемнең үз вазыйфасы, димәк.
— Шулай. Һәркайсыбызның үз бүлмәсе — үз дөньясы. Шуңа күрә барыбыз да ниндидер файдалы эш белән мәшгуль. Мәктәптән, түгәрәкләрдән бушагач, әнигә булышырга ашыгабыз. Табак-савыт та, идән дә юабыз... Әни һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга куша. 

— Әби-бабаларыгыз белән еш очрашасызмы?
— Ике әбием, ике бабам белән дә һәрчак аралашып яшибез. Алар безне олыны — олы, кечене кече итәргә өйрәтә. Әнинекеләр безгә якын гына тора. Әтинекеләр — авылда. Ялларда шунда кайтабыз. Кышын кар көрәргә булышабыз. Бакча эшләрендә дә катнашабыз. Бергәләп үстергән уңышны җыеп алу бик күңелле.

— Бергәләп сәяхәт итү якынайта һәм күңелне баета. Ә сез дөнья гизәргә яратасызмы?
— Без сәяхәт итәргә бик яратабыз. Төркия, Мисыр, Вьетнамда булдык. Әллә кыш көне барганга, аеруча Вьетнам ошады. Бер ай ял иттек анда. Экскурсияләргә йөрдек, бай табигате белән таныштык. Әти-әнием Дагстан һәм Санкт-Петербургтан зур тәэсирләр белән кайтты. Быел гаиләбез белән Мәскәүгә бардык. «ВДНХ» һәм Останкино телебашнясын күрү бәхетенә ирештек. Ә күптән түгел генә үзебездәге тау чаңгысы базасына барып кайттык. Рәхәтләнеп сноубордта шудык. 

— Сезнең гаилә өчен иң күңелле мизгел нинди ул?
— Гаиләбез белән түгәрәк өстәл артында очрашу — иң рәхәт мизгел. Кичке аштан соң, көндәлек яңалыклар белән уртаклашабыз. Киңәшләшәбез дә, көлешәбез дә. Сеңелләрем — якын дусларым. Әти-әнием — олы таянычым. Көн дә шуңа шатланам.

Әңгәмәдәш – Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев