«Көмеш кыңгырау»ның 7нче саны дөнья күрде
Таныш булыгыз – Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипов Рузил. Ул республика олимпиадасыннан янә уңышлар белән кайткан, әйдәгез, шул турыда аның белән аралышып алыйк!
Кышкы кырыс бураннарга ияреп, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне дә килеп җитте! Уйга калдым әле: чын ир-егет нинди булырга тиеш икән ул? Кемдер, һичшиксез, беренчеләрдән булып: «Көчле!» — дип җавап бирер. Ә менә тарихка күз салсак, барлык галимнәр дә ир-ат затлары булганнар, шуңа, миңа калса, безнең егетләребез белемле дә булырга тиеш! Аллага шөкер, яшьләр арасында бу ике сыйфатны үз эченә алучылар күп. Шуларның берсе — Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипов Рузил. Ул республика олимпиадасыннан янә уңышлар белән кайткан, әйдәгез, шул турыда аның белән аралышып алыйк!
— Син инде дүртенче тапкыр татар әдәбиятыннан призер булгансың. Котлыйм, Рузил! Унышыңның сере нәрсәдән гыйбарәт?
— Рәхмәт! Укучының уңышы 50% укытучыдан тора дисәм, бер дә ялгышмам. Мин бу яктан бәхетле, остазым — Гыйльманова Кадрия Кыям кызы 5 сыйныфтан алып, безгә татар теле һәм әдәбиятыннан төпле белем бирә. Үзең дә тырышмыйча булмый, билгеле. Кыскасы, «сер» дигәнеңә тәҗрибәле укытучы, үҗәтлелек һәм үз максатыңа ирешү теләге яшерелгән.
— Әдәбият сөючеләр табигатьтән хыялый кешеләр булалар. Син моның белән килешәсеңме?
— Килешәм дә, килешмим дә дип әйтер идем. Алмагачның җимешләре — алмалар, ләкин аларның кызылы, яшеле, сарысы бар. Тормышта да нәкъ шулай. Әдәбият сөючеләр бергә җыелган, аларны бер тамыр тоташтыра, әмма араларында ниндиләре генә юк. Мин үземне реалист дияр идем. Әдәбиятны үз итәм, ә менә иҗат итү теләгем юк.
— Син бит әле баянда да уйныйсың. Әлеге музыка коралына мәхәббәт синдә ничек уянды икән?
— Баянда гына түгел, вакыт-вакыт гитарада, тальян гармунда да матур көйләр чыгарып, уйнап утырам. Ә кайдан мәхәббәт уянды дигәнгә, нәселдән киләдер инде бу. Элегрәк безнең авылда тальянда өздереп уйнаучы 2 кеше булган булса, шуларның берсе — минем бабам. Әтиемә дә бу сәләт күчкән, ә хәзер, күрәсең, миңа да. Кыскасы, миңа үрнәк булып торучылар, Аллага шөкер, бар.
— Кулыңа беренче тапкыр баян алган мәлдән инде берсенннән-берсе матур көйләр уйнагансыңдыр. Ә менә үзеңдә яңа көй язу теләге уянганы юкмы?
— Төрле жанрдагы көйләр уйнарга туры килгәне бар, музыка мәктәбенә йөргәч, бигрәк тә инде. Киләчәктә ничек булыр, белмим, ләкин әлегә үземнең көй язасым килми. Һәркем үз эшенең остасы, шуңа һәркайсыбыз үз урныбызда булыйк.
— Бүгенге көн кешесе нәрсә тели?
— Бүгенге көн кешесе нәрсә теләгәнен үзе дә белмидер инде ул. Бер карыйсың, ул үз алдына максатлар куйган була, ләкин аңа ирешә дә күңелгә кереп утырган бушлык белән очраша. Кайсысына машина, зур милек кирәк, кемгәдер гаилә, дуслык кебек төшенчеләр якын. Гомумән, һәр кешенең уенда мең дә бер фикер инде.
— 10 елдан соң тормышыңны ничек күрәсең?
— Ун ел бик ерак бит ул. Тормышның да бит безгә үз планнары бар, бәхетле генә була күрик.
— Рузил, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шундый сорау бирим әле: чын ир-егет нинди өч сыйфатка ия булырга тиеш?
— Бу сорауга җавапны төгәл генә әйтеп биреп булмыйдыр, мөгаен. Миңа калса, чын ир-егет өчен өч сыйфат кына аз. Ләкин иң мөһимнәре турында әйтсәк: кыюлык, тырышлык, белемлелек кебекләрне алга чыгарыр идем.
— Җылы әңгәмә өчен рәхмәт, Рузил! Бәйрәм белән!
Безнең белешмә
Тулы исеме — Зарипов Рузил Рашат улы
Кумиры — баянчы Рөстәм Вәлиев
Иң зур уңышы — татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 4 ел рәттән призёр һәм 3 тапкыр район башлыгы грантына ия булу
Кредо — үз алдыңа максат куеп, аңа армый-талмый ирешү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев