Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 7нче саны дөнья күрде

Беренче биттә Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбе 5нче «А» сыйныфы укучылары һәм аларның тарих укытучысы Марат Юнысов.

5нче «А»лар: «Әйбәт укытучы өй эшен күп бирми!»

Хәзер мәктәпләрдә ир-ат укытучылар әллә ни күп түгел. Укытучы һөнәре бүген бик җәлеп итми күрәсең егетләрне. Ә бит, юкса, ир-ат укытучылар безнең күңелләргә күбрәк ошый, әйеме? Кирәк чакта таләпчән дә була алар, кирәк чакта шаян да. Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбе 5А сыйныфы укучылары әйтүенә караганда, аларның тарих укытучысы Марат Юнысов та шундый.

– Марат Марсельевич, сез укытучы һөнәрен ничек сайладыгыз? Нигә нәкъ менә укытучы? – дип кызыксынабыз без.

– Әти-әнием дә укытучы. Әти – физкультура, әнием – физика укытучысы. Аларның юлын дәвам итәм. Һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм, чөнки бу чыннан да минеке. Бер дәрес тә бер-берсенә охшамаган. Көн дә балаларның шаян, оялчан яки гаҗәпләнгән күз карашлары, кызыклы сораулары, шуклыклары көтә мине. Гомумән, укытучы ул җитди, авыр һөнәр генә түгел, ә бик күңелле дә.

– Ничә ел укытасыз?

– 2004 елда укуны тәмамлап эшкә килдем. 52нче мәктәпне сайлавым юкка түгел. Биредә татар теленә, милли тәрбиягә басым ясалганын белгәч, нәкъ менә шушында киләсем килде. Хәзер кызганыч, мәктәптә татар телендә сөйләшүче балалар сирәгрәк шул. Мин моны БДИ системасы кертелүе белән бәйлим. Элек фәннәрне татарча укытсак, хәзер рус телендә укытырга мәҗбүрбез.

– Мәктәптә ир-ат укытучылар сирәк күренеш...

– Безнең мәктәптә алай димәс идем. Соңгы елларда ир-ат укытучыларыбызның саны артты.  Әле шәһәрдәге иң күп ир-ат укытучылы мәктәп түгел микән бездә.

 – Ничек уйлыйсыз, нинди укытучы сез?

– Бик кырыс укытучы димәс идем үземне. Балаларның күңелен төшермәскә тырышам. Дәресләрне кызыграк итәргә омтылам.

 

Марат Юнысов турында укучылар нинди фикердә икән? 5нче «А» сыйныфы укучылары җавапларыннан:

Әмирхан Хәйретдинов:

– Өй эшен күп бирми. Дәрестә темага кагылышлы кызыклы видеолар карыйбыз. Дәрескә әзерләнеп килмәсәк, ул безгә шанс бирә. Аннары әзерләнеп билгене төзәтәбез.

Вика Мөхәмәтшина:

– Кемдер дөрес җавап бирмәсә, аның кайда ялгышканлыгы турында бөтенебез бергә фикер алышабыз.

Богдан Салахов:

– Тарих  минем өчен иң яхшы дәрес, чөнки аны иң яхшы укытучы укыта.

Эльвина Минһаҗева:

– Тарих дәресе атнага ике тапкыр керә. Иң кызык дәрес бу минем өчен, Һәр дәрестә бик күп яңалык беләбез.

Дамир Тимерханов:

– Марат Марсельевич шәп укытучы. Ул теманы бик яхшы аңлата.

Иван Шмаков:

– Дөрес җавап бирмәсәк булыша, аңламаганнарны яңадан аңлата.

Неля Дементьева:

– Дәрес уен формасында уза. Мин бигрәк тә Борынгы Греция, Борынгы Рим турындагы тыңларга яратам.

Артур Тазов:

– Аның дәресләре бәйрәм кебек.

Диана Сафина:

– Ул безне, без аны бик яхшы аңлыйбыз.

Алия Сабирова:

– Дәрес бетүгә үк алдагы тема нинди булыр икән дип кызыксынам. Тарих бик мавыктыргыч икән ул.

 Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев