Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 50нче саны дөнья күрде

«Көмеш кыңгырау» Кыш Бабае һәм Кар Кызының Әгерҗе районы Красный Бор авылындагы «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына сәяхәте.

Кар бөртеге булып киенгән бит бу нәникәй. Шигырен ничек матур итеп сөйләгәне фотодан ук «ишетелеп» тора кебек. Карале, Кар Кызы да, кыш Бабай да сокланып тыңлап торалар бит. 

Тиздән безнең иң көтеп алган бәйрәмебез — Яңа ел җитә. Күбезгезнең бүлмә уртасында бизәлгән чыршы басып торадыр. Ялт-йолт утлар яна. Бу көннәрдә барыбыз да ниндидер могҗиза көтәбез. Ә балалар өчен бу вакыт әкияткә тиң. Һәр елны Яңа ел алдыннан бер матур традициябез бар. «Көмеш кыңгырау» Кыш Бабае һәм Кар Кызы балаларны сөендерергә ашыга. 

Беренче булып Әгерҗе районы Красный Бор авылындагы «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына юлга чыктык. 

Сез яңа елны ничек үткәрәсез? Күбегез гаилә белән табын янында тәм-томнар авыз итеп, көлешеп, матур теләкләр теләп, бүләкләр бирешеп, уеннар уйнап уздырадыр. Кызганыч, приютта яшәүче балалар бу гаилә бәхетеннән мәхрүм. Шулай да, аларның күңелләрен күрер өчен приют хезмәткәрләре, тәрбиячеләр бик күп көч куя. 

Без дә менә балаларны сөендерергә бәйрәм оештырырга уйлыдык. Кыш Бабаебыз тылсымлы таягын бер генә селкеп алды — әкият, мультик геройларына әверелдек: песиләр һәм куян булдык. Куяныбыз балаларга нинди генә кызыклы уеннар уйнатмады, биетте дә, җырлатты да. Ә балалар барысы да матур-матур костюмнардан иде. Убырлы, чегән, принцесса, Карлсон, аждаһа, бүре — кем генә булып киенмәгәннәр алар. һәрберсе шигырь дә яталаган әле. Кыш Бабаебыз да, Кар Кызы да аларның сәләтләренә таң калып утырдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле — бүләкләр алудыр инде. Балалар Кыш Бабай күчтәнәченә бик сөенделәр. Ә аларның елмаюларын күреп без шатландык. Шулай шул, елмаю елмаюны уята.

Бәйрәм тәмамлангач, приют директоры — Гөлчәчәк Нигъмәтуллина бина буенча экскурсия үткәреп алды. Биредә 30дан артык бала яши. Кечкенәләр балалар бакчасына йөри, олыраклар авылдагы мәктәптә белем ала. Приютта балалар өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Монда төрле остаханәләр эшли. Бигрәк тә безгә ателье остаханәсе ошады. Монда шөгыльләнүче балалар шундый да оста икән бит. Нинди генә әйберләр текмәгәннәр алар: алъяпкыч, күлмәк, итәк... 

— Беренче чиратта балалар үзебезгә приютка кирәкле әйберләр тегәләр. Мәсәлән, концерт номерлары өчен костюмнар. Безнең волонтерлар отряды бик актив эшли, менә алар өчен дә махсус киемнәр тектеләр. Кызлар көннән-көн остаралар. Бер кызыбызның тегүенә олылар да көнләшерлек. Бик пөхтә һәм матур эшли. Кечкенәрәкләрне без күбрәк үтүк белән эш итәргә өйрәтәбәз. Олылар инде чигү, тегү машиналарында эшләүне өйрәнәләр, — дип сөйләде Гөлчәчәк ханым. 

Әле укучылар хәрби операциядәге солдатларыбызга да булышалар икән. 700 җылы балаклава тегеп җибәргәннәр. Афәрин! 

Безгә дә бүләкләр булды, матур һәм заманча шопперлар!

Шула ук без ял бүлмәсен дә күрдек. Моны чын-чынлап «перезагрузка» кабинеты дип атасаң була. Килеп керешкә зур гына коры бассейн. Ул шарчыклар белән тулган. Башыңны өскә күтәрсәң — йолдызлы күк йөзе. талгын гына музыка уйный. Төрле төсләр белән янучы лампалар да бар. 

Тагын бер кызыклы бүлмәдә булдык — монда балалар мультфильм төшерәләр.
Малайлар остаханәсе дә бар. Алар монда төрле җиһазлар белән эшләргә өйрәнәләр. Аш-су бүлмәсендә балалар нинди генә тәм-томнар пешермиләр. Кыскасы, шөгыльләре күп.
Ә балалар үзләре шулкадәр матурлар, ачык, ягымлы. Яңа ел аларга бары тик яхшылыклар гына алып килсен. Теләкләре чынга ашсын. Ә иң зур теләкләренең нинди икәнен, сез чамалыйсыз инде. 

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев