Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 4нче саны

Беренче биттә – Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары — Таңсылу белән әңгәмә.

Беркөнне радиодан бер матур бер җыр ишетеп алдым. «Ә син уйларымда, чык, зинһар, юлларыма», дип җырлый иде берәү. Баксам, Ләйсән һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары — Таңсылу икән бит ул!

«Нишләп әле шундый талантлы кыздан интервью алмаска?» дип уйлап куйдым. Таңсылу да озак көттермәде, икенче көнгә үк җавапларны язып салды. Бик җылы, рәхәт интервьюны сезгә дә тәкъдим итәм.

— Таңсылу, исемең бик матур, үзенчәлекле. Аны сиңа кем куштырган икән?
— Тугач та, мин бер атна исемсез йөргәнмен. Әниемнең миңа «Албикә», «Сөембикә», «Мәдинә» дип исем куштырасы килсә дә, әтием «Таңсылу» исемен сайлаган. Иртәнге сәгать 4-5ләрдә туганга, мине «Таң сылуы» дип атыйсы килгәндер, мөгаен.

— Әтиең дә, әниең дә иҗат кешеләре. Хәзер менә үзеңнең дә җырлыйсың. Монда әти-әниеңнең йогынтысы бармы? 
— Мин кече яшьләрдән үк әти-әниемнең җырлауларын тыңлап, концертларында чыгыш ясауларын күреп үскән бала. Үзем дә кечкенәдән үк җырларга яратам. Музыка мәктәбен дә тәмамладым. Кечкенәдән үк төрле иҗади конкурсларда да катнаштым. Шулай итеп, иҗат дөньясында, үзем дә сизмәстән, пәйда булдым.

— Бүгенге көндә шәхсән үзеңнең 3 җырың бар. Алар арасында үзеңә иң ошаганы кайсы һәм ни өчен?
— Иң яратканы — күптән түгел генә дөнья күргән «Хыялларымда» җыры. Чөнки ул җырның жанры минем көндәлек яратып тыңлый торган җырлар белән охшаш. Үзе заманча да ул, бэклар да күп анда, икетавышлылык та күзәтелә.

— «Сәләт» дөньясына ничәнче елда, ничек килеп эләктең? Киләчәктә әйдаман булырга теләгең бармы? Гомумән, әлеге даирәдәге тарихыңны сөйләп кит әле.
— «Сәләт» дөньясына килеп эләккәндә, миңа 10-11 яшьләр чамасы иде. 2016 елда 4нче сыйныфны тәмамладым һәм җәен гаилә дусларыбыз киңәш иткән «Сәләт — Тел» аланына сыйныфташ кызым белән ял итәргә бардым. Анда без яңа телләр өйрәнеп кенә калмадык, җылы мохиткә чумып, яңа дуслар таптык, вакытны күңелле үткәрдек. 2017 елда янәдән «Сәләт — Тел» аланына барсам, инде 2022 нче елда «Сәләт — Рухият» аланына килеп эләктем. Бер генә барып кайтуым җитте, ул инде минем иң яраткан аланыма әверелде. Ә әйдаман булу теләгем минем әлегә уйларымда гына. Кем белә, бәлки, җай чыгып, булып та куярмын. Анысын вакыт күрсәтер.

— Яраткан музыка коралың — укулеле дип беләм. Башкаларында да уйнарга өйрәнергә исәбең бармы? Булса, кайсында?
— Минем иң беренче музыкаль инструментым флейта булды. Анда уйнарга мине кечкенә чагымда өйрәтсәләр дә, бер генә ел уйнап калырга өлгердем. Аннары музыка мәктәбендә бераз фортепианода уйнарга өйрәндем, үзем өчен беренчел күнекмәләрне алдым. Бүгенге көндә ешрак укулеледа уйнап, каверлар яздырам. Киләчәктә исә гитарада уйнарга хыялланам.

— Син инде 11нче сыйныфны тәмамлап, университетка укырга кердең. Студент тормышы сиңа кайсы яклары белән ошый?
— Мәктәпне тәмамлагач та, тормышым 360°ка үзгәрде дип әйтә алмыйм. Чөнки мин дә, дусларым да калабыздан ерак китмәдек. Тик шулай да укуның беренче айларында мәктәбемне сагындым, студент тормышына ияләшеп китә алмадым. Хәзер инде яңа танышулар, үземне күрсәтер өчен яңа мөмкинлекләр таптым.

— Уку белән иҗатны бергә алып бару кыен биреләме?
— Мин иҗат белән укуга бер үк күләмдәге вакытны сарыф итмим. Алай булса, кыенга туры килер иде. Бүгенге көндә минем өчен беренче урында уку тора. Иҗатка бөтен булганың белән бирелер өчен, укуны ташларга кирәк булыр иде, минемчә.

— Киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?
— Хәзерге көндә лингвист һөнәренә укысам да, киләчәктә үземне иҗат кешесе итеп күрәм. Тормыш кайларга китереп чыгарганын берничә елдан белербез.

— Әниең пешергән иң тәмле ризыкны ата әле.
— Мантый. Башка кеше пешергән мантыйларны ашый алмыйм, бары тик әниемнеке генә күңелемә хуш килә.

— Үзеңне өч сүз белән тасвирла.
— Җаваплылык. Игътибарлылык. Юмор.

Әңгәмәдәш — Азалия Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев