«Көмеш кыңгырау»ның 39нчы саны дөнья күрде
Беренче биттә – күптән түгел каратэ-сетокан буенча халыкара беренчелектә җиңү яулаган Багир Шәрәфиев.
Багир — чемпион! Ура!
Дөньяда нинди генә спорт төрләре юк. Футбол, баскетбол, волейбол, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика дисеңме... Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп була. Бүген безне кызыксындырганы — каратэ. Аның белән илебездә якынча 215 мең кеше шөгыльләнә икән. Алар арасында Багир Шәрәфиев та бар. Ул күптән түгел каратэ-сетокан буенча халыкара беренчелектә җиңү яулады. Багир Казанда 175нче гимназиянең 8нче сыйныфында укый.
— Мин каратэ белән 3 яшемнән шөгыльләнә башладым. Быел әлеге спортны сайлавыма 12 ел була. Каратэ белән кызыксынып китүем дә юкка түгел. Әтиемнең каратэ киемнәрен барлап утыруын күргәч, миндә аларны үземнеке итү теләге уянды. Һәм әтием аларны миңа бүләк итте. Шулай итеп, мин спорт белән шөгыльләнә башладым. Төрле лагерьларга йөрдем, тәҗрибә тупладым.
— Дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешүеңнең сере нидә дип уйлыйсың?
— Бернинди сере дә юк аның — тренировка, тренировка һәм тагын бер кат тренировка. Спортта могҗизалар көтеп утырырга кирәкми. Һәр бәйге әзерлек таләп итә, күнегүләрсез чемпион яки профессиональ спортчы була алмыйсың.
— Чемпион статусына ия булгач, әти-әниең, сыйныфташларыңның реакциясе нинди иде?
— Әтием бик шатланды. Әнием, җиңәчәгемне алдан сизгән кебек, кубок алып кайтасымны белде. Ә сыйныфташларым һәм сыйныф җитәкчем мине алкышлар белән каршы алдылар. Дусларым да котладылар, минем белән бик горурландылар. Мин укуда да шундый ук зур уңышларга ирешермен дип өметләнәм.
— Дөнья чемпионының көн тәртибе нинди?
— Тренировкалар өчен вакыт бик күп китә. Алда торган ярышлар булмаганда, мин атнага дүрт тапкыр шөгыльләнәм, ә менә дөнья чемпионаты алдыннан яки ниндидер мөһим ярышлар көтелгәндә, атнага җиде көн спорт залга йөрим, Анда биш сәгать, ә аннары өйдә тагын ике сәгать күнегүләр ясыйм. Бу, әлбәттә, бик арыта. Шуңа да мин дусларым кебек урамда йөрергә яисә кемнеңдер туган көненә барырга вакыт таба алмыйм.
— Ә нәтиҗәсен күргәч...
— Ниндидер уңышка ирешкәч, бу тырышлыкларың, күпме тир һәм көч түккәнең юкка гына булмаганын аңлыйсың инде. Шундый режимда яшәвем аркасында, мин дөнья чемпионы булдым да. Һәм тренерым (әтием) Марат Шәрәфиевка, шулай ук бабам Ралиф Шәрәфиевка миңа һәрнәрсәдә ярдәм иткәне өчен бик рәхмәтлемен.
— Син киләчәктә дә тормышыңны спорт белән бәйләргә телисеңме?
— Башта мин әтием, бабам һәм олы абыем кебек тренер булырга тели идем. Өстәвенә, минем ярышларда һәм волонтерлык буенча җыелган балларым да җитәрлек. Мин яхшы тренер яисә физкультура укытучысы була алыр идем. Балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый. Ләкин мин профессиямне финанс белән бәйле булыр дип уйлыйм. Алга таба спортны да ташламаячакмын.
— Каратэны ташларга кирәк дигән уй туганы булмадымы? Булса, андый очракларда сиңа нәрсә ярдәм итә?
— Әлбәттә, зур ярышларда җиңелгәндә, кызыксыну югала. Ләкин әтиемне кубоклар саны буенча куып җитәргә кирәклеге һәм аннан да көчлерәк булу теләге мине дәртләндерә. Шундый зур һәм авыр юл үтеп, бер җиңелү аркасында гына туктап калу дөрес булмас иде. Һәм мин бөтен тормышымны үзгәрткән әлеге исемгә ирешмәс идем. Иң мөһиме — беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Өстәвенә әнием һәрвакыт киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора.
— Синең тормышыңда спорт нинди урын алып тора?
— Спорт тормышымның зур өлешен били. Каратэ аркасында мин ике иң яхшы дустым белән таныштым, тренировкаларда беренче авыртулар кичердем, иренемне ярдым, сугудан борынымнан кан киткән мизгелләрне... әле дә хәтерлим. Ә спорт кешедә көчле рух һәм ныклык үстерергә ярдәм итә. Һәр бәйгедән балаларыма һәм оныкларыма сөйләрлек маҗаралар тупланып бара.
Гөлинә Гусамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев