Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 38нче саны дөнья күрде

Беренче биттә – Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясе укытучысы Ризванова Гөлназ Фәхрислам кызы үзенең укучылары белән.

5нче октябрь — укытучылар көне

Бүгенге дәрес иртәгә дә кирәк булырга тиеш

Без укытучыларны нәрсә өчен яратабыз? Бу сорауга, күпчелек, мөгаен, гадел булган өчен дип җавап бирер. Аннары инде кемдер — иҗади, кемдер — кызыклы дип өстәргә мөмкиндер.

Без бүген сезне нәкъ шундый укытучыларның берсе — Ризванова Гөлназ Фәхрислам кызы белән таныштырырга уйлыйбыз. Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясендә укыта ул. Һәм нәрсә кызык, нәрсә үзе өчен дә, һичшиксез, рәхәттер — балаларның иң яраткан предметларын: хезмәт белән рәсем дәресләрен алып бара. 

Без килеп кергәндә, 5В сыйныфында рәсем дәресе иде. Тема кызык: алар «үз продукцияләрен» рекламаларга тиеш икән. Кызыксынып киттек. Әдилә Гыйльфанова хайван ризыкларын рекламалый булып чыкты.

— Безнең дәресләр аларга киләчәктә дә файдалы булырга тиеш, — дип аңлатты Гөлназ ханым. — Кем белә, тормышта аларга бәлки чыннан да бизнес белән шөгыльләнергә, һәм җитештергән товарларын рекламаларга туры килер. Рәсем ясау белән чын-чынлап кызыксынган балага мәктәпне тәмамлагач дизайнер һөнәрен сайларга була.

— Бүген бик актуаль һөнәр.

— Әйе. Ә хезмәт дәресендә без аш-су әзерләү, тегү, чигү, бәйләү белән шөгыльләнәбез. Тормышта барысының да кирәге чыгачак!

— Гөлназ ханым, сез дә, укучыларыгыз кебек үк, өйдә дәрескә әзерләнәсездер. Якынча күпме вакытыгызны ала әзерлек?

— Әйе, чөнки ике дәрес буе китап белән генә эшләп, балаларны кызыксындырып булмый. Кызыклы презентацияләр да әзерләп, дәресләрне тагын да продуктив итәргә тырышам. Әзерлек темага карап, бер сәгать тә, ике яисә өч сәгать тә була...

— Укучыларыгызга, гадәттә, нинди билге куярга яратасыз? Иң еш куя торган билгегез кайсы?

— Әлбәттә, 5ле. 4ле бик сирәк, ә 3ле бөтенләй куярга яратмыйм. Чөнки һәр бала үзенчә тырыша бит, эшләгән балага начар билге куясы килми.

— Заман үзгәреп тора, укытучылар куллана торган алымнар да үзгәрәдер. Сез үзегез дәресләрдә нинди алымнар кулланасыз, нәрсәгә өстенлек бирәсез? 

— Иҗадилыкка. Без балалар белән төрле проектлар эшлибез. Аерым да, парлап та, сыйныф белән эшләгән проектлар да бар. Һәм төрле конкурсларда катнашабыз. 

— Гөлназ ханым, ничек уйлыйсыз, сез нинди укытучы икән?

— Мин үземне бик таләпчән дияр идем. Бирелгән эшне ахырына кадәр җиткерергә яратам. Балаларда да бу сыйфатны булдырырга телим. Иҗадилык та бар — төрле кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Укучыларыма да белгәннәремне өйрәтәсем килә.

— Өй эшләре күп бирәсезме?

— Юк. Хезмәт дәресеннән бөтенләй бирмим. Ә рәсемнән башлаган эшләрен азагына кадәр җиткерергә кушам. Аларның башка предметлардан да өй эшләре күп бит.

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.


Фотода: Гөлназ ханым Ризванова 6В сыйныфы укучылары Рәзилә Габделвәлиева, Динә Яхина, Чулпан Сәләхова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев