«Көмеш кыңгырау»ның 30нчы саны дөнья күрде
Җәйнең ике ае выжылдап үтте дә китте. Август бит инде, дуслар. Каникулның санаулы көннәре калды. Нигә шулай тиз уза икән соң ул?
Сезнең яллар ничек үтә? Планнарыгыз барып чыктымы? Мин дә менә җәйнең бу ике аенда нинди кызыклы мизгелләр булды соң әле дип искә төшереп утырам. Күп булган икән бит алар. Каникул башлангач та, дусларым белән шәһәр буйлап сәяхәтләр кылдык. Су буйларына төштек, паркларда булдык. Көннең яртысы диярлек волейбол уйнап үтә иде. Бу – минем иң яраткан спорт төре. Әле мәктәп янындагы мәйданчыкка да йөрдек. Анда төрле ярышлар, уеннар оештырдылар.
Иң нык көткәнем лагерьга бару булгандыр. Мин һәр елны барам анда. Быел бишенче тапкыр. Алдан рюкзакларны тутырып, бөтен кирәкле әйберләрне алып әзерләп куйдым. Һәм беләсезме?
Бу минем өчен иң кыска лагерь булды. Чөнки өч кенә көн тора алдым. Дуслашыр, аралашыр яшьтәшләрем булмады. Шундый хәлләр дә була, моны бер тәҗрибә итеп кабул иттем.
Әтием белән Башкортостан якларына да барып кайттым. Анда туганнар очрашуы булды. Әле моңынчы таныш булмаган еракта торучы туганнарымны да күрдем. Бергәләп учак янында аралашып утырдык.
Аннары авылыма, әбием янына кайтып киттем. Әле дә шунда мин. Ел да җәй әбиемнең өенә туганнарым кайта. Менә күптән түгел Чаллыдан гаиләләре белән сеңлем Рания, энем Рафаэль, Казаннан сеңлем Зәлия кайттылар. Безнең кызыклы традицияләр бар. Берсе, әлбәттә, шашлык пешерү. Сеңлем Рания белән таң каршы алабыз. Быел Рания йоклап калды. Тагын бер матур гадәт – авыл янындагы тау башына менү. Анда менсәң, авыл уч төбендә кебек күренә. Чәчәкләр җыйдык, яшеренеп калган җиләкләрне авыз итек. Кич белән бадминтон уйныйбыз. Воланчикны төшермичә, озаграк уйнап, рекорд куярга тырышабыз. Узган ел абыем Салават белән куйган рекордны быел уздыра алмадык.
Урамда уйнап туйгач, өйдә җыелып чәй эчәбез. Әбиемнең коймаклары... Иң тәмлесе.
Күңел ачып кына калмыйбыз, бакчада, өйдә дә булышабыз. Чүпләр утадык, суганнарны җыйдык, идәннәр юдык...
Җәй иң «тәмле» вакыт. Кура җиләге, бөрлегән, җир җиләге, шомырт, карлыган... ммм. Бакчага чыгып, өзеп кенә аласы.
Ел да, бер көн билгеләп, фотосессиягә барабыз. Якын-тирәдәге көнбагыш басулары, таулар, болыннарда булабыз. Менә быел да бер матур көнне чыгып киттек шулай. Үзе бер күңелле сәяхәт булды. Без фотога төшкәндә яңгыр да явып китте, аның артыннан салават күпере чыкты. Аның ике ягын да күрдек. Фотога да төшереп өлгердек. Көнбагышлар янында ел да төшкәнгә, узган елгы фотоларны да алып чагыштырып карыйбыз. Яки аларны кабатлап төшәргә тырышабыз. Кызык бит! Эх күңелле инде җәй. Нигә биш ай түгел икән ул?
Әминә Салимова, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев