Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 17нче саны!

Беренче биттә - «Татар малае-2022» шәһәркүләм бәйгесендә җиңү яулаган Ралиф Хаҗиев.

Бабаларыгыз бармы сезнең? Рәхәттер инде ул, әйеме? Бәхетле буынга гына эләгә әле ул бабайлы булып үсү бәхете. Ралиф менә шундый бәхетле егетләрнең берсе инде! Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә узган «Татар малае-2022» бәйгесендә җиңү яуларга да аңа бабасы ярдәм итте.

Әйе-әйе! Оныгы хакына сәхнәгә кадәр чыкты Рөстәм бабасы һәм анда... үзе булып, ягъни Ралифның бабасы булып уйнады. Менә шул чынлыгы, ихласлыгы белән, һәм безнең татар булып үсүебездә әби-бабайларның өлеше зур булуын дәлилләве белән жюри игътибарын яулады да бугай инде Ралифларның әлеге чыгышы. Хәер, Чаллының 4нче мәктәбендә 2нче сыйныфта укучы Ралиф үзе дә «янып» тора торган егет ул. Гармунчы да, җырчы да... (Безнең видеоларны карап үзегез инана аласыз)

Гармунчы, дигәннән – аның гармун уйнарга өйрәнүе кызык килеп чыккан...

Шулай бервакыт Сарман районы Шәрләрәмә авылына бабасы янына кунакка кайткач, бабасы Ралифка гармунда «Әпипә» көен уйнап күрсәткән. Бабасы гармунчы бит инде аның, аның гармунда уйнавына күнеккән бит инде Ралиф. Әмма күңелле бию көе (аның җиңеллеге) ничектер башкача тәэсир иткән малайга.

– Кая әле, бабай, уйнап карыйм әле мин дә, – дип бабасыннан баянын сорап алып, ул да телләренә баскалап караган. Ә икенче кайтуында...  «Әпипә» көен бер утыруда чыгарган бит! Бабасы бөтенләй шаккаткан.

– Ничек шаккатмыйсың? Әле баянны беренче генә кулына алуы иде бит. Үзенең баяны юк иде, – дип сөйли Рөстәм абый. – Кай арада отып калган?  

Шуннан соң Чаллының 7нче музыка мәктәбенә баян классына (укытучысы Гөлнара ханым Шиһапова) йөри башлаган Ралиф. Хәзер инде алар баянда икәүләшеп уйныйлар.

Икенче яраткан шөгыле – нәфис сүз аның.

– Беренче сыйныфтан бәйгеләрдә катнашып, гран-прилар яулап киләбез, – дип сөйли 4нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Наҗия ханым Хөсәенова. Сүз уңаеннан, «Татар малае» бәйгесенә дә Ралифны Наҗия ханым әзерләгән. Бик кызыклы чыгыш әзерләгәннәр алар. Тиз генә сәхнәгә йөгереп менеп, шигырен безгә тагын бер кат сөйләп күрсәтте әле Ралиф. Шундый итеп сөйләде инде!

– Кемгә охшап болай кыю син? – дип кызыксындык без Ралифтан.

– Безнең бөтен гаилә кыю, – дип җавап бирде ул уйлап та тормыйча.

Әйе, кыюдыр Хаҗиевлар. Һәм, мөгаен, бердәм дә дер. Мондый татар малае үстерү өчен бердәмлек кирәк!

Ризидә Рәхмәтуллина.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев