Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 42нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Пермьдә яшәүче татар кызы Роксана.

Сәлам сезгә Пермьнән!

«Без Пермьдә яшибез. Өйдә, урамда – кайда гына булсак та – кызым белән күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз. Кызым Роксана рус мәктәбендә укый (бездә башка төрлесе юк). Җиңел атлетика һәм уң ярымшар рәсеме белән шөгылләнә. Бергәләп китаплар укыйбыз. Батулланың Алып Бәргән маҗараларын әллә өч мәртәбә укып чыкканбыздыр (тик татарча китаплар аз шул бездә).

Мода театрына йөри Роксана: модель, дизайнер, визажист булырга әзерләнә. Кызлар матурлык дөньясында яшәргә һәм үзләре дә тудыра белергә тиеш дип саный ул!»

Элла Аитова, Пермь шәһәре

 

Уң ярымшар рәсеме (правополушарное рисование)

Әгәр дә син яңа хобби эзлисең икән, бәлки, уң ярымшар рәсеме белән шөгыльләнеп карарсың? Миннән булмас ул димә, чөнки табигый сәләте һәм махсус белеме булмаучылар да ясый ала рәсемне. Шулай дип саный галимнәр.

Нобель премиясе лауреаты Роджер Сперри баш миебезнең һәр ярымшары үз эшен башкара, ди. Сул ярымшар математик исәп-хисап, логика өчен җавап бирә. Олыларның күбесендә өстенлек алган ул. Ә уң ярымшар дөньяны образлы, төсле итеп күрсәтә. Нәкъ шуңа күрә, сул ярымшар өстенлек алмаганга күрә, син шаблоннарсыз уйлыйсың да инде.

Экзюперриның «Нәни принц»ын укыганың бармы? Төп герой «гаҗәеп рәссам карьерасы»ннан ник баш тарта, хәтерлисеңдер. Әйе-әйе! Олылар аның фил йоткан еланын эшләпә дип кабул итә!

Ә хәзер, әйдә, өй ясап карыйбыз. Сул ярымшар шундук ясалачак өеңне геометрик фигураларга таркатырга тырышачак: бина – квадрат, түбә – өчпочмак! Ә инде уң ярымшарың гына рәсем ясый башласа, әллә никадәр детальле, матур, беркемнекенә дә ошамаган өй килеп чыгачак. Иң мөһиме дә биредә – беркемнекенә дә охшамаган рәсем ясау!

Балалар буягычындагы кебек контурлары гына булган теләсә нинди бер рәсемне ал әле. Аның астын өскә әйләндер. Һәм рәсемне эзлекле линияләр буенча ясап кара. Пазл җыйган кебек. Башта гомуми контур, аннары ваграк детальләрен ясама. Тора-бара һәр сызык – тулы картинаның бер өлеше икәнлеген аңларсың һәм уң ярымшар рәсеме килеп чыгачак!

Роксанага ошый болай ясау. Сезгә дә ошар, дип уйлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев