Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Камилә Гыйбадуллина: «Бердәмлек булмаса, эш килеп чыкмый»

Бәйрәм хөрмәтенә күп кенә яшүсмер кызлар өчен үрнәк булган сыйныфташым, дус кызым Камилә Гыйбадуллина белән әңгәмә кордым.

Күптән түгел ул җитәкләгән «Сәләт – Саба» клубы Сəлəтле балаларны һəм яшьлəрне үстерү өлкəсендə IX республикакүләм «Сəмрух» ел премиясендә «Ел клубы» исеменә лаек булды. Әлеге уңышка нинди юллар аша килеп җитте икән алар?  

– Камилә, бу премиянең конкурс этапларына әзерлекләр кайчан башланды? Ничек әзерләндегез?

Иң элек, октябрь аенда, без «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясенә гариза җибәрдек. Аннан төбәк «Сәләт» клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинарында узачак конкурс этапларына әзерлекне башладык. Көчле үзпрезентация әзерләдек, «юл карта»бызны, ягъни еллык планны тәкъдим иттек һәм чара үткәреп күрсәттек. Боларның барысы да, әлбәттә, җентекләп әзерләнде, кабатланды. Семинарга китәр алдыннан без хәтта бер көнебезне тулаем бергә уздырдык. Аннары 4 ай буе нәтиҗәләр көтеп яшәдек. Иң сөендергәне жюриларның гадел бәяләве, алынган эмоцияләр һәм кабатланмас мизгелләр булды.

– Шәп! Минем уйлавымча, командада бердәмлек булганда гына мондый зур үрләргә ирешеп була. Шулаймы?

– Әйе, бердәмлек булмаса, эш килеп чыкмый. Команда нинди генә көчле шәхесләрдән торса да, иң мөһиме – аның әгъзаларында бер-береңне ишетү һәм хөрмәт итү сәләте булсын. Болар барысы да безнең команданың күпкырлылыгын арттыра: телеграм-каналыбыздагы кызыклы иҗади сәхифәләр моңа дәлил. Үзебезнең җиңүне дә нәкъ менә бердәмлегебез белән бәйлим.

— Бүгенге көндә клубыгыз составына кемнәр керә?

– Клубт үзебезнең Саба районы һәм Казан каласыннан җыелган укучылардан тора. «Сәләт» кураторларыбыз — Кукмара районыннан Алмаз абый Нигъмәтҗанов, район ягыннан — Айгөл апа Мотыйгуллина.

– Командагыз көчле икән!  «Сәләт»тән тыш, еш кына сине тагын кайларда очратырга була?

– Мин төрле юнәлештәге олимпиадаларда катнашам (татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме), конференцияләрдә дә очратып була мине. Иң яратып йөргән чараларымның берсе – иҗади бәйгеләр – алар миңа шигырьләремне, язмаларымны бәяләргә, алга таба да эшемне дәвам итәргә этәргеч бирәләр.

– Бигрәк актив кыз инде үзең, күзләр тимәсен! Шуның кадәр өлгер булуның берәр сере бармы әллә синдә?

– Сере юк инде аның. Минем мондый бер фараз ишеткәнем бар: кешенең эше никадәр әзрәк булса, ул шулкадәр ялкаурак. Эш күп булган саен, күбрәккә җитешәсең, чыннан да. Дөрес, кайчак авыр була, тик иң мөһиме – вакытны дөрес бүлә белү.

– Белгәнемчә, әтиең дә, әниең дә мәктәптә эшли. Син дә алар эзеннән китәсеңме?

– Әйе, әти-әнием мәктәп тормышында «кайный», тик мин аларның юлын дәвам итү ягында түгел әлегә. Киләчәктә ни булыр – күрербез. Бәлки, экономика, бәлки, реклама ягына талпынырмын әле.

– Яз ае синдә нинди бер фраза белән ассоциацияләнә?

– «Яз мәхәббәт уята».

– Камилә, сине күп кенә кызларга, чыннан да, үрнәк итеп куярга була.

– Рәхмәт. Форсаттан файдаланып, иң чибәр, иң көчле, иң тырыш затларыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезнең шәхси тормышыгызда уңыш, гаиләгездә бәхет булуын телим. Иң мөһиме – үзегезне яратыгыз! Барысы да нәкъ менә шуннан башлана.

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев