Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Гүзәл Хаҗиева: «Язар өчен илһам килгәнен көтәм»

«Көмеш кыңгырау»ның 41нче саны дөнья күрде. Бренче биттә – Балтач районы Смәел мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хаҗиева.

Республикабызда талантлы, иҗади, үз-үзен күрсәтә белүче балалар күп. Һәм нәкъ менә алар газетабызның битләрендә урын алалар да инде. Ә бүген исә без сезне йолдыз сыман балкучы Балтач кызы белән таныштырырга булдык. Смәел мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хаҗиева ул. Исеме җисеменә туры килгән кыз безне нәрсә белән шаккаттырыр икән? Беләсең килсә, тизрәк киттек!

— Сәлам, Гүзәл! Үзеңне бер җөмлә белән генә тасвирлап әйт әле. 
— Иҗат белән дөрләп янучы, шаян, кызыксынучан һәм тормышны бар йөрәге белән яратучы кыз. 
— Исемең шундый матур, үзеңә ошыймы?
— Бик тә ошый! Миңа аны әнием кушкан, мәгънәсен аңлатып торасы да юктыр инде, әмма шулай да әйтеп узам, ул матур, чибәр дигәнне аңлата. Чып-чын татар исеме булуы да миңа рухи көч, милли дәрт өстәп тора. 
— Сине каләм тибрәтүче буларак беләм, ә синең беренче әсәрең кайчан язылды икән?
— 3нче сыйныфта татар теле дәресе бара... Укытучы апа әни турында шигырь язарга кушты. Һәм мин көчемне сынап карарга булдым. Ә шигырем исә тиз арада язылды, рифмалар да табылып торды. Укытучым хаталарны төзәтте, ләкин шигыремне бик яратты. Шул көннән бирле без иҗат белән дуслар да инде. 
— Димәк, сине иҗатка укытучың алып килде дип әйтеп була инде?
— Әйе, моның өчен Гөлназ Рәфис кызына рәхмәтем бик зур. Ул безне укырга, язарга өйрәтте, икенче әниебез кебек якын кешебезгә әверелде. Аның җылы елмаюы, назлы һәм тыныч тавышы күңелдә мәңгегә калыр...
Шулай ук иҗат дөньясына юл күрсәтүче, шигырьләремне, язмаларымны тәнкыйтьләүче, төрле конкурсларга катнаштыручы, татар теле укытучысы Гөлнур Зиннуровна, сезгә хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәм!
— Язучылар арасында кемне үзеңә үрнәк буларак куясың?

— Мин Фәнис Яруллинның шигырьләрен һәм әсәрләрен яратып укыйм. Һәм укыган саен, ул миңа ниндидер стимул өсти. Белгәнебезчә, Фәнис абый —тормыштагы авырлыкларга карамыйча, горур рәвештә алга атлаган. Нәкъ менә ул минем өчен үрнәк тә инде.
— Кайберәүләр шигырьләрне кирәк булганда гына яза алса, икенчеләр көне-төне илһам килгәнне көтеп азапланалар. Син үзеңне кайсылар арасына кертер идең?
— Мин шигырьләремне илһам килгәндә язам. Минем үземдә иҗади фикер кисәк кенә кабынып куя да, аннары иҗат итә башлыйм. Кайвакыт шигырьләрем җиңел языла, шул ук вакытта авырдан язылганнары да бар. Ничек кенә булмасын, мәҗбүри язарга яратмыйм. Минемчә, илһам чыганагы булырга тиеш.
— Рәхмәт, Гүзәл. Иҗади уңышлар сиңа!

Блиц-сораштыру:
1. Бәхетле саны: 10
2. Кредо: Дөреслек
2. Илһам чыганагы: Туган ягым табигате, чишмәләре; туганнарым, дусларым 
4. Яраткан эчемлеге: Әни ясаган кайнар сөтле чәй
5. Теләгән суперсәләтлелек: Үзеңә ошаган сүздән тиз арада шигырь яза алу һәм төрле очракларда югалып калмау. 

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чишмә башы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев