Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Булат Мөхәммәтҗанов: «Мин журналист эшенең ни икәнен белеп үстем»

Каләмнең алтынына ия булган Булат белән танышмы әле син? Юк икән, әйдә, безнең әңгәмәне укы!

 

Быел ул 26нчы мәртәбә үткәрелгән «Алтын каләм» яшь журналистлар фестивалендә Гран-прига лаек булды. Әңгәмә барышында аның театрларда уйнавы һәм чаңгы ярышларында катнашуы да ачыкланды. Күп сөйләмим, Булатның фестивальдән алган хис-кичерешләре һәм киләчәккә максаты турында әңгәмәдән белерсең.

– «Алтын каләм»дә Гран-при яулар өчен нинди сыйфатлар ярдәм итте сиңа, Булат?
– Беренче чиратта татар телен камил белүемдер. Аннары югалып калмау, аралаша белү кебек сыйфатлар да ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
– Фестиваль синдә нинди тәэсирләр калдырды? Аннан үзең өчен нинди яңалык алдың?
– Дөресен генә әйткәндә, мин бүген дә әле фестиваль дулкынында яшим. Үзем өчен бик күп яңалык алдым. Иң мөһиме – «Алтын каләм» фестивале минем өчен яңа, зуррак мөмкинлекләр ачты.

– Кайчаннан алып тормышың журналистика белән бәйләнде синең?
– Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ән
ием журналист булу сәбәпле, аның белән төрле чараларга барырга туры килә иде. Кайвакытларда әни үзе чара турында мәгълүмат туплый, ә миңа фотога төшерергә куша иде. Шул рәвешле, мин журналист эшенең ни икәнен белеп үстем.
– Без белгән кызыксынуларыңнан син әле театр һәм чаңгыда йөрү белән дә шөгыльләнәсең бит?

– Кечкенәдән театр казанында кайныйм. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры миңа кызыклы шәхес булып үсәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм!

Ә чаңгыда йөрүгә килгәндә – мин беренче тапкыр 6 яшемдә чаңгыга бастым. Һәм шул вакытта ук ярышта катнашып, иң беренче бүләгемне алдым. Дөресен әйткәндә, без гаиләбез белән чаңгычылар.
– Булат, син киләчәгеңне журналистика белән бәйләргә теләр идеңме?

– Ике зур хыялым бар – белем алу һәм журналист булып эшләү.


Әңгәмәдәш: Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев