Баянчының җәйге ялы
Газетабызның бүгенге герое – Таһир Гыйлемханов. Гомумән шәп егет ул. Әллә күпме кызыксынулары, шөгыльләре бар аның. Ә без аны баянчы егет буларак беләбез.
Таһир Чаллыдагы 6нчы музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Баянга инде 7 ел йөри. Ул бик күп конкурсларда катнаша, концертларда чыгыш ясый. Мәсәлән быел ул «Урсал тауда» дигән россиякүләм конкурса беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук «Русская палитра» дигән V бөтенроссия конкурсында да җиңү яулады. Саный китсәң, аның җиңүләренең, дипломнарының очына да чыгып булмас.
Баяннан тыш Таһир скрипка, фортепианада да уйнарга өйрәнә. 5 ел шахматка да йөргән, дзюдо белән дә мавыккан. Актив, сәләтле булган өчен быел Таһирга диңгез янындагы лагерьда ял итәргә юллама да биргәннәр. Ялдан кайткач, без аның белән күрешеп алдык.
– Сәлам, Таһир, ничек диңгез, ничек яллар?
– Сәлам. Ял шәп инде ул. 18 көн буе Краснодар өлкәсендәге Шепси поселогында «Юбилейный» лагерында булдым. Быел беренче тапкыр лагерьга бардым, беренче тапкыр диңгез күрдем. Беренче көннәрдә салкынча иде, шуңа коенмадык, аякларны гына чылатып йөрдек. Медузалар тоттык, ташлар җыйдык. Аннары инде, көннәр җылыткач, су керергә рөхсәт ителде. Иртән торабыз зарядкак ясыйбыз, иртәнге ашны ашыйбыз да диңгезгә йөгерәбез. Бик тиз узды көннәр. Ял җитеп тә бетмәде кебек.
– Шәп. Җәй көне баяннан да ял итеп торасыңмы?
– Диңгезгә баян алып бармадым инде (көлә). Лагерьдан кайттым да берничә көннән соң Суздальга киттем. Менә анда баянсыз булмый. Мин бит «Новые имена» фондының стипендиаты булдым. Шуңа Суздаль шәһәрендәге Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә чакыру алдым. Монда россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән сәләтле балалар килделәр. Яшь музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар... 25нче июннән 7 июльгә кадәр танылган кешеләрдән мастер класслар алдык, укуларда катнаштык. Суздальда бик ошады. Көн дә кызыклы чаралар булды: укытучы белән дәресләр, экскурсияләр, репетицияләр, концертлар, бассейнда су керүләр, аттракционнарда атыну. Барысы да бик ошады.
– Синең укытучың кем булды?
– О-о. Миңа Гнесиннар исемендәге Россиянең музыка академиясе укытучысы, Король академиясе (Лондон) магистры Иосиф Пуриц Иосиф улыннан дәресләр алырга насыйп булды,
– Мин сине шаккатып тыңлыйм. Әле җәйнең уртасы гына, син инде әллә кайларда булгансың. Файдалы ял итәсең. Әйдә җәйгә кадәрле вакытка әйләнеп кайтыйк әле. Кайсы мәктәптә укыйсың, нинди билгеләргә? Буш вакытыңда ниләр эшләргә яратсың?
– Мин Чаллыдагы 35нче мәктәптә укыйм. Отличник. Быел 6нчы сыйныфны тәмамладым. Буш вакытта компьютер уеннары уйныйм, китаплар укыйм. Миңа маҗаралы әсәрләр ошый. Ә күпчелек очракта, мәктәптән кайткач, дәресләр әзерләгәч, мин баянда уйныйм. 8шәр сәгать уйнап утырган булды.
– Күршеләрегезгә концертлар куясың димәк.
– Әйе, алар мине беләләр инде. Бер яктагы күршебез, баянда уйный башлагач, телевизор кушып куя. Икенче яктагылар уйнаганымны ярата кебек. Өйрәнделәр инде (елмая). Быел өрь-яңа баянга заказ бирдек, яңа уку елында ап-ак баяным булачак.
– Котлыйм. Диңгездә ял иттең, Суздальда укуда булдың. Алга таба нинди планнар?
– Ял. Башкириягә әбиемнәргә кайтам.
– Рәхмәт Таһир бик кызыклы әңгәмә булды бу. Уңышлар сиңа.
– Үзегезгә рәхмәт. Шулай ук газета аша баян укытучысы Елена Лобановага, һәм гаиләмә рәхмәтләр әйтәм.
Әңгәмәдәш - Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев