Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Балалар - тимерьюлчы?!

Казан шәһәре читендәге урман эчендә – Урман арты (Залесный) бистәсе ягында урнашкан балалар тимер юлы төзелгәнгә быел 17 ел тулды. «Аны ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимир Шәрип улы Шәймиев һәм Мәскәүдән килгән кунаклар да катнашкан иде», – дип искә ала җитәкчебез, ул вакытта «Пионерская правда» газетасының фотохәбәрчесе Ильяс абый Гыйләҗетдинов. Нишләп нәкъ менә шул якларда урнашкан, дисезме? Янәшәдәге Юдино бистәсендә элек-электән тимерьюлчылар яшәгән. Ә Урман арты бистәсендә Казан тимер юл транспорты техникумы урнашкан.

Андагы Балалар иҗат үзәгендә – заманча өч катлы бинада балалар тимерьюлчы һөнәренә өйрәнә. Чит шәһәрләрдән килгән укучыларга барлык шартлар да тудырылган – ике-өч кешелек йокы бүлмәләре, ашханәсе  бар. Махсус кабинетларда тимер юл кагыйдәләрен өйрәнәләр, җәен яшь белгечләр чын составларда үзләрен сынап карыйлар. 10-15 яшьлек малайлар-кызлар өч айлык практика уза. 
Монда пассажирлар поезды машинисты һөнәреннән алып, ревизор белгечлегенә дә өйрәнергә мөмкин. Бу елларда биредә Казан, Яшел Үзән, Ижау, Канаш, Алатыр якларыннан килгән малайлар-кызлар тимерьюлчы һөнәренә өйрәнгән икән.

Балалар тимер юлы 2007 елның 30нчы августында Горький тимер юлы идарәсе каршында ачылган.
«Салават күпере» балалар поезды сәгатенә 20 километр тизлек белән 4500 метр чамасы озынлыктагы тимер юл буенча йөри.
Бер рейска 157 пассажир сыя. Сезон 1нче июньдә башланып, 31нче августта тәмамлана.

Боларның барысы да бик кызык тоелды, һәм без балалар тимер юлына кунакка бардык.
Иң элек кечкенә депода урнашкан составларга игътибар иттек. Монда яңа тепловоз тора. Мин, машинист буларак, аның кабинасына кереп, төрле бү-лекләр белән таныштым. «Ай-һай, моның барысына да өйрәнергә...» – дип уйлап куйдым. 
Аннары безгә пассажирлар залының икенче катындагы диспетчер бүлмәсен күрсәттеләр. Анда бер кыз белән малай утыра. Поезд уздыра торган пульт, барлык тимер юллардагы кебек чын зур табло тора. Шуңа карап, диспетчер машинистка кайчан составны җибәрергә, кайчан туктатырга кирәклеген әйтә. Биредә эшләүче 4нче курс укучылары Анна Ржнева һәм Артем Ефремов безне тимер юл серләре белән таныштырып киттеләр. 
Соңыннан, билетлар алып, без поездга утырдык һәм «Яшьлек» станциясеннән «Изумрудная» станциясенә юл алдык. Алар арасында ике тукталыш бар – «Урман аланы» һәм «Стадион», дип атала. Монда перронга чыгып, саф һава сулап керергә була. Сәяхәтебез нибары 30 минут кына барса да, без үзебезне чын пассажирлар сыман хис иттек. Вагонга кергән төрле тимер юл «эшчеләре» – малайлар-кызлар белән таныштык.

Балалар тимер юлы аларның күңелен күрү өчен генә түгел, ә тимер юл хезмәткәре һөнәре белән якыннан танышу өчен эшләнгән. Октябрьдән мартка кадәр балалар теоретик белем алалар, җәй айларында махсус практика узалар.
Ел саен биредә 700ләп яшь тимерьюлчы һөнәри белем ала, шуларның 100-120се таныклыкка ия була.

Кире «Яшьлек» станциясенә кайткач, безне балалар белем ала торган зур корпуска алып киттеләр. Анда тимер юл белән бәйле һөнәрләргә өйрәтүче бүлмәләр белән танышып уздык. Шунысы бик сөенечле: кая гына керсәк тә, һәр кабинетта тимер юлчыларның программалары белән компьютерлар тора. Димәк, һәрбер укучы, үзенә кызыклы һөнәр сайлап, тимер юл мәктәбендә рәхәтләнеп белем алырга мөмкин. Аннары янәшә урнашкан тимер юл транспорты техникумында укуын дәвам итә ала. Киләчәген тимер юлчы һөнәре белән бәйләргә теләүчеләр өчен бик шәп бит, дуслар!

Әмир Ямилев, 
«Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе.

И. Гыйләҗетдин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев