Татарстан ярты елда илкүләм проектлар буенча планның 36,5 процентын үтәгән
2025 елга республика бюджетында 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 42,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны актив кертү дәвам итә. 2025 елның беренче яртыеллыгында 11 төп юнәлешне гамәлгә ашыруга 15,6 миллиард сум акча сарыф ителгән — бу агымдагы елга исәпләнгән бюджет ассигнованиеләренең 36,5 проценты. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Иң күп акчалар түбәндәге проектларга юнәлтелгән:
- «Гаилә» — 7,3 миллиард сум,
- «Яшьләр һәм балалар» — 3,3 миллиард сум,
- «Тормыш өчен инфраструктура» — 2,5 миллиард сум,
- «Озак һәм актив тормыш» — 1,9 миллиард сум,
- «Кадрлар» — 358,4 миллион сум,
- «Экологик иминлек» — 121,8 миллион сум,
- «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» — 120,9 миллион сум.
Гомумән алганда, 2025 елга республика бюджетында 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 42,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 23,4 миллиард сумы федераль бюджеттан юнәлтелә, ә 19,5 миллиард сумы — төбәк бюджетыннан.
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/tatarstan-yarty-elda-ilkulam-proektlar-buenca-plannyn-365-procentyn-utagan-5907642
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев