Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Зирәккә дә тәрбия кирәк (хикәя)

Миңа ике яшьләр булганда, Энҗе апам песи баласы алып кайтты.

Миңа ике яшьләр булганда, Энҗе апам песи баласы алып кайтты. Хәер, аның безнең йортта ничек пәйда булганын мин хәтерләмим. Чөнки бик кечкенә булганмын. Мин үсә төштем, минем белән песи баласы да үсте. Аның исеме - Зирәк. Ул бик матур: аклы-җирәнле төстә, ә күзләре ямь-яшел. Зирәк бар нәрсәне аңлаган кебек, шундый акыллы итеп карый. Ләкин аның бик начар гадәте бар: аш өстәлендә нәрсә бар, шуны менеп урлый. Песинең бу гадәтен әти ошатмады. Бер көнне, түземлеге бетеп:

- Зирәк бүгеннән башлап тышта яшәчәк! Абзарда җылы, кирәк булса, сәндрәгә менеп йоклар, – диде.

Безнең гаиләдә әтинең сүзе – закон. Беркем дә каршы сүз әйтмәде. Зирәк абзарда яши башлады. Аны һәр көнне җылы аш, сөт белән сыйлыйбыз. Ә пескәй әтинең күңелен йомшартырга теләгәндәй, әле тычкан, әле кумак эләктерә. Тоткан тычканын әтинең аяк астына алып килеп ташлый, үзенчә мактанган була. Әти аны: “Булдыргансың! Акыллы шул син!”- дип мактап куя.

Энҗе апам институтка укырга керде. Ул ялларга кайтып, кире укырга  киткән чакта, Зирәк һәрвакыт апамны озатып кала торган булды. Мин Зирәкне бик яратам. Песием эчтән генә ниләр уйлый микән? Аның яшел, акыллы күзләрендә ниләр яшеренгән? Менә шул хакта минем бик тә беләсем килә! Шул максат белән песиләр хакында интернет челтәреннән бик күп мәгълүматлар укыйм. Белгәннәремне әни белән уртаклашам:

- Әни! Беләсеңме, песиләр хуҗаларын – әти-әниләре, туганнары итеп кабул итә икән! Ә этләр – дуслары итеп. Чөнки, борын-борын заманда песиләр үз гаиләләре белән генә, ә этләр көтүләр булып яшәгәннәр.

- Каян белдең бу хакта? - ди әни, гаҗәпләнеп.

- Интернеттан укыдым!

Әни бераз миңа курыккан кыяфәттә карап торды да:

-  Без үзебезнең балабызны тышка куып чыгардык булып чыгамыни?!

-  Шулай килеп чыга, - дидем мин, авыр сулап.

- Юк! Болай ярамый! Мин Зирәкне өйгә алып керәм! - диде әни, катгый карарга килеп.

Әнием Зирәкне өйгә алып керде. Песинең ап-ак йоннары каралган, колаклары кителгән, ә борынына томау төшкән.

-  И бичара, яше дә шактый бит инде, - дип сөйләнде әни.  Зирәкне җылы мунчага алып барып, табакка утыртып юындырдык. Ни гаҗәп, песиебез тыпырчынмады, җылы суда изрәп, мырлый гына бирде. Аны чүпрәккә төреп, корыттык та, өйгә урын әзерләп яткырдык. Песиебез рәхәтләнеп йоклап китте.

Әни Зирәккә ике савыт әзерләде: берсе су, икенчесе ризык өчен.

- Аның савытларын чистартып тору – сезнең өстә! - диде әни энем белән миңа.  Тагын бер нәрсәне исегездән чыгармагыз: “урлаган – бер гаепле, урлаткан – ике” дигәннәр борынгылар. Аш өстәлен җыеп йөрсәк, песи дә урлашырга менмәс, менсә дә коры төшәр. Зирәкне тәрбияләү – безнең бурыч. Ул бит безнең гаилә әгъзасы! - дип өстәде, миңа елмаеп әнием.

Ләкин бер мәсьәлә әле чишелмәгән иде.

- Ә әти ни әйтер? - диде энем, күзләрен зур ачып.

- Борчылмагыз! Әтиегез белән мин үзем сөйләшермен.

Шулай итеп, Зирәк өйдә яши башлады. Песи күзгә күренеп тазарды, матурланды. Аның булуы өйгә әйтеп бетергесез ямь өстәде. Һәрберебез Зирәкнең кыланмышларына сокланып та гаҗәпләнеп тә карыйбыз, аның белән сөйләшә башладык. Хәтта әти дә: “Нәрсә, Зирәк, бүген тәртипле булдыңмы?”- дип, аны сыйпап та ала башлады. Әлбәттә инде, без аңа Зирәкнең, кайчагында арт аякларына басып, буш өстәл өстен күзәткәләгәнен әйтмибез!

Зәкиева Әминә, Мөслим лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев