Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Зәңгәр ягулык җылылык кына китерсен!

Бик борынгы заманда да түгел, әниемнең яшь чагында, әтиемнең  яшь чагында, әле мин тумаганда, авылга торбалар төялгән бик күп машиналар кереп тулган. Кешеләр аптырашта калганнар...

Үлчәгәннәр, кискәннәр, ялгаганнар. Һәрбер өйгә торбалар сузганнар. Әле ул вакытта мичкә утын, ташкүмер яга торган булганнар.

Эшләүче  абыйлар беркөнне торбалардагы бик күп краннарны ачканнар. Йортларга зәңгәр ягулык тоташтырылган. Өйләр җылынып киткән. Әниемнәр дә бик сөенгәннәр, чөнки ул вакытта ерак әбием авырып урын өстендә яткан булган. Аңа җылы кирәк булган. Ләкин  ул гына аның рәхәтлекләрен күреп бетерәлмәгән, вафат булган.     
Газ плитәләренә тоташтырылган баллоннарның  да кирәге калмаган.

Ләкин зәңгәр ягулык бер яктан бик файдалы, кирәкле булса, икенче яктан тормыш өчен куркыныч та. Өченчедән, урынсыз файдаланган очракта,  һаваны да пычрата. Кешеләрнең сулау органнары зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә газны дөрес итеп кулланырга кирәк.

Ягулык приборларын да һәрвакыт төзек тотарга кирәк. Плитәгә ашарга әзерләргә куеп, калдырып чыгып китәргә дә ярамый. Газ сүнеп, шартлау да булырга мөмкин. Монысы инде бигрәк тә куркыныч. Андый аяныч хәлләрне еш ишетергә туры килә. Күпчелек очракта болар барысы да кешеләрнең ваемсызлыгыннан, игътибарсызлыгыннан килеп чыга. Әле мин үземне коткаручы дип тә саныйм. Бабам ялгыш газ плитәсен ябам дип ачып куйган (ул өлкән инде, 91 яшьтә). Мәктәптән кайтканда аның янына кердем, шундый әче ис чыккан иде. Тиз генә сүндереп куйдым. Бабам әле дә рәхмәт укый миңа.                                                                                                       
Зәңгәр ягулык белән сак эш итик барыбыз да! Хәвеф-хәтәр беркемнең дә ишеген какмасын!


Миргалимова Зәлия, 5 нче сыйныф, Актаныш районы Теләкәй мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев