Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ышанычлы дус

Азнакай шәһәреннән тәрбияче Гүзәлия Галиева балалар өчен дуслык турында хикәят язып җибәргән. Һади Такташның «Караборынның дусты» әсәрен хәтерлисезме? Әлеге әкияттә дә төп герой - Караборын.

Яшәгән, ди, Дилә исемле бер кыз. Беркөнне ишегалдында уйнаганда, Дилә чинаган тавыш ишетте. Ашыга-ашыга тавыш килгән якка йөгерде. Якыная төшкәч, кечкенә, пычрак, ач көчек күрде. Көчек ярдәм сораган кебек, күзләрен мөлдерәтеп Диләгә карап тора иде.
Әти-әниләре рөхсәте белән Дилә көчекне өенә алып кайтты. Ул үзенең кечкенә дусты турында бик оста кайгыртты: аны ашатты, урамда йөртте. Һәм матур исем-кушамат та кушты - Караборын. Чөнки көчекнең борын очында кечкенә генә кара табы бар иде. Караборын үзенең исемен бик ошатты: Дилә эндәшү белән йөгереп килә, койрыгын селки, алгы тәпиен суза.
Бервакыт әнисе Диләне ипигә кибеткә җибәрде. Дилә кибеттән чыкканда аның каршысына бик зур һәм шөкәтсез урам эте йөгереп чыга һәм өрә башлады. Дилә бик каты курыкты. Ләкин шул мизгелдә Караборын йөгереп килеп тә чыкты һәм каты итеп өрә дә башлады, этне куып җибәрде. Шул көннән башлап Караборын Диләне кая гына бармасын озатып йөри башлады. Диләнең әти-әнисе дә аны Караборын белән җибәрергә курыкмадылар, чөнки аның бик ышанычлы дусты бар. Һәм ул аны беркемнән дә рәнҗеттермәс.

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев