Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Йойо – күзем нуры

Ул тагын монда. Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп,  Хакайо диңгезендәге дулкыннарның шаулавын тыңларга дип килде.

Күңелендә уелып куелган серне сөйләр өчен дә шактый вакыт кирәк аңа. Табигате шундый шул, колакчыннар белән туу да зур гына уңайсызлыклар тудырып чыгарган иде. Үзе ничек тә түзә инде, менә әти-әнисенә җайсызга туры килгән, чит-ят кешеләрдән дә читләшеп бетте, кабат сорарга да ояла, аңламаслар имеш, дөрес кабул итмәсләр ди. Яшь шул ул әле, бигрәк бала, үзенең башкалардан аерылып торуын да иртә аңлады, бик иртә.  Югыйсә, якты-хыяллар белән янып йөрүче самими кыз бала бит инде ул. Аның үз дөньясы! Моның шулай икәнен  якыннары аңласалар да, һаман кабул итә алмыйлар әле, бу дөньяда аларга урын юклыкны белгәч, эшләр тагын авырга китте.

15 ел буе чиләкләп яуган яңгыр тагын үзенекенә кереште. Инде ничә ел ул  Каоми торган йортта гына ява, табигать гаделме диярсез? Гадел. Кояш чыгарлык бернинди яхшы хәбәрләре булмады әлеге гаиләнең. Бәхетсез булуларының сәбәбен дә Каоминың колакчыннарында таптылар.

Бу юлы кыз Хакайо диңгезенә болай гына килмәгән иде. Юк, болай гына түгел. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындыру ахмаклык диеп уйлады ул. Ялгышмаган күрәмсең. Дәһшәтле яңгыр карурманга кереп юк булды...

Каоминың  үз әти-әнисе юк иде, әлеге “әти-әни” диеп эндәшкән  кешеләр 1990 елның җәендә Хакайо диңгезенә ял итәргә килгән, яңа гына өйләнешкән яшьләр. Яр буенда яткан ак төенчекне алып, кире үз урынына куймаганнары аркасында Каоми  хәзер 16нчы гомер бәйрәмен уздырырга әзерләнә. Кызның әти-әнисе начар кешеләр түгел. Тормышка ачынып яшәүләре генә... Анысы да билгеле инде, кызлары өчен өзгәләнүдән шундый хәлгә төштеләр алар. 

Йойо булмаса, бөтенләй дә бетерешкән булырлар иде, Йойо килгәч аларның тормышлары шактый үзгәрешләр кичерде. Ул кызның бәхет сакчысына әверелде. Һәркөн мәктәптән кайткач, Каоми тәрәзәне ачып куя иде дә, Йойоның бүлмәгә очып кергәнен көтә иде. Кайбер көннәрне ул иртә белән үк, кыз йокыдан уянганчы  ук килә иде, ә кайбер көннәрне бик соңлап, Каоми инде җиденче төшен күреп өлгергәч кенә килеп җитә иде. Кыз хәтта аның килгәнен дә сизми, андый көннәрне ул бераз моңсурак була, тик Йойо да бик акыллы, үз гаебен таный, икенче көнне кыз янына иртәрәк очып килә.

Каоми дустына дип, әтисенең командировкадан алып кайткан аксыл-зәңгәр зефирларын рәхимсез рәвештә “урлый” иде. Әнисенең: “Чамасын белеп аша, тагын больница идәннәрен таптарга туры килмәсен”-  диеп кисәтүләре  дә кызның дустына булган изге хисләрен чикләми иде. Йойо да рәхмәткә рәхмәт белән җавап биргән була. Кызның тумыштан колакчыннар белән тууы турында белми ул, шуңа күрә кызның кәефен күтәрү өчен үзенең нечкә моңлы тавышы белән  төрле җырлар көйләп карый. Җырлау осталыгы бар анда, Йойо үзенең әйбәт җырлаганын да белә. Ничек белмәсен ди инде, сайрар кош бит ул! Аңа ямьсез җырлау килешми.

Менә шунда аңлады да инде Йойо, Каоми бернинди дә колакчыннар белән тумаган, колакчыннарны инде башка берүләр кыз туганчы ук алып бетергән булганнар...


Азалия Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев