Җылы салкын
Раштуа бәйрәменнән соң килә торган зәмһәрир суык кышкы көннәрнең берсе иде.
Раштуа бәйрәменнән соң килә торган зәмһәрир суык кышкы көннәрнең берсе иде.
Куе зәңгәргә манчылган күк гөмбәзен аксыл томан сырып алган, эт кояшы җиргә сүлпән генә алдавыч нурларын коя.
Юлдан барганда, салкын кояш нурлары астында ялтравык мәрҗәннәр төсле җемелдәп торган кар бөртекләре шыгырдый.
Күкрәк тутырып суларга да кыймыйсың: ачы, суык һава үпкәләрне өтәләп, кисеп үтә — бар вөҗүдең гүя салкынга чыдый алмыйча куырылып куя.
Яхшы хуҗа этен урамга чыгармый торган мондый мәрхәмәтсез салкында олы юлга чыгарга курыкмаган юлчылар бар икән, күрәсең.
Кар диңгезенең офыгында, тар гына сукмакта, бөкерәеп беткән бер инсан шәуләсе чагыла.
Шәриф, иске кышкы пәлтәсенә ныграк төренеп, тирә-якка күз дә салмыйча, тиз-тиз генә атлап алга атлый.
Тәмуг төсле караңгы, юеш, төпсез шахтада ике ай буе эшләп, бераз мая туплап хатыны, балалары янына ашыга ул.
Ике ай эчендә биш елга картайды Шәриф.
Караңгы юеш җир астында эшләп, үпкәсенә салкын тидерде дә, нык йөткерергә кереште ул.
Хәзер дә, ара-тирә өзлегеп туктап кала да, сулыгып-сулыгып йөткерергә керешә.
Үз йортыңда диварлар да дәва китерә, дип юкка гына әйтмәгәндер халык. Шәриф тә сагынды өен, гаиләсен, бик бик сагынды.
Шуңа да, бар дөньясын онытып, җен суыгына да игътибар итмичә алга атлый ул. Алга атлый.
***
Кечкенә генә, илле кешелек авылда алты баласы, хатыны Зәлифә белән ярлы булса да, тыныч кына, тормыш итеп яткан Шәрифләрнең ишеген кайгы шакымаса, ул гомер гаиләсен, берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып билгесезлеккә таба китмәс иде.
Көз көнне, утын төяп урманнан кайтканда, гаиләне тукландыручы булган, бердәнбер атлары сөрлегеп җан биргәч,гаилә бик аянычлы хәлдә калды. Болай да һәр кисәк ипине санап кына, саклап тоткан Зәлифә хәзер бөтенләй балаларына нәрсә ашатырга белми.
Утын сатып гаиләсенә әз генә булса да керем керткән Шәриф тә авыр хәлдә калды.
Тик язмыштан узмыш юк диләр шул.
Шуңа да Шәриф, маңгаена язганны тыныч кабул итте.
Хатынын бер кочаклап үпте дә, ерак булмаган шәһәргә, шахтага эшкә урнашырга китте.
***
Менә Шәриф инде авылына да килеп җитте. Ул туган нигезенә кайтыр алдыннан, балаларына әзрәк күчтәнәчләр алам дип, Габбас бай кибетенә кереп чыгарга булды.
Кибет янына якынлашкач, ишек төбендә, диварга сөялгән, яланбаш, иске, кырык ямаулы бишмәткә төренгән, кулларында ике-өч яшь чамасы кечкенә бер кызны күтәреп торган таныш түгел бер хатынны күреп Шәриф туктап калды. Элек бер дә күзгә чалынмаган, зәмһәрир суык көнне юньләп киенмәгән килеш бу хатын нишләп тора икән монда?
Сак кына аңа таба якынлашып:
— Сез берәр кешене көтәсезме әллә? — дип сорады Шәриф.
Хатын, арган хәлсез карашын Шәрифкә төбәде.
Ул дәшмәде. Тик аның күзләрендәге ачы аяныч, кайгы дулкыны Шәрифне өтәләп, куырып алды. Аның күңелендә моңарчы таныш булмаган хис-тойгылар уянды.
Ул, нәрсә эшләгәнен үзе дә юньләп аңламыйча, кесәсеннән ике ай буена өзлегеп эшләгән акчасын чыгарды да, хатынга сузды.
Хатын, хәлсез генә акчаны алды да, аптыраган карашын Шәрифкә төбәде.
Шәриф, кинәт нишләгәнен аңлап катып калды. Тик шул вакыт башыннан "Ул аңа бездән кирәгрәк бит" дигән уй сызылып үтте.
Һәм аның күңелен әйтеп бетергесез рәхәт тынычлык биләп алды.
***
Тупсаны атлап кергәч, иң элек Шәрифнең кочагына шатлык яшьләрен сыпыра-сыпыра хатыны Зәлифә атылды. Аннан инде аны берсеннән-берсе сөйкемле балалары сырып алды.
Рәхәтләнеп, җәелеп, җылы мичкә аркаларын терәп, бөтнекле чәй эчкән вакытта, Шәриф Зәлифәгә кибет ишегалдында булган хәлне, бар булган акчаларын бирүен сөйләп бирде.
Аннан соң, әрнүле караш, ачы сүзләр көтеп, башын түбән иде.
Кинәт, хатынының кытыршы җылы кулларын маңгаенда тоеп, карашын аңа карашын төбәде.
"Атасы, аңа бит ул акчалар кирәгрәк. Хәере белән булсын", — диде Зәлифә, җылы һәм бераз моңсурак елмаеп.
Зәңгәр төтенгә уралган ачы буранлы салкын бу төнне Шәрифләр йортында җылы һәм рәхәт иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев