Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хиссез Булат

– Хис! Мин синең белән дуслыгымны өзәм, – диде Булат...

— Юк, бу болай булырга тиеш түгел! — диде өстәлгә куллары белән терәлгән хис. — Кайда син? Нишләп әллә кая йөрисең? Тагын мине калдырып китәсеңме?

— Эт белсен. Үзеңне бел, — дип җавап бирде Булат. — Мин синең белән дуслыгымны өзәм. Аның күптән түгел генә чыгып килә башлаган нечкә мыегы әз генә дә селкенмәде. Кашлары да сикермәде, ничек сикерсен, хисен ташлап калдыргач ул әйтерсең роботка әйләнде. Шул сүзләрен әйткәч, ул бүлмәдән чыгып китте. Хис аптырап ябылган ишеккә карап калды.
— Кая чыгып киттең син, әй?!

Ишекнең теге ягында тавыш юк иде. Хис, әкрен генә атлап, ишеккә таба якынайды. Бу ишек аңа таныш. Аның бу ишектән һәм тупсадан бер миллион тапкыр узганы бар. Ә менә бу юлы ул нишләптер ишекне ачмаска булды. 

— Ярар, яшәп ятсын шунда, үз дөньясында! Мин — хис, аңа кирәк түгел. Хис Булатның бүлмәсенә таба кире борылып бер генә адым атлыйм дигәндә ишектән бер җан иясе кисәк кенә аның өстенә килеп төште. Хис егылды һәм кычкырып җибәрде. Хис идәннән күтәрелеп карагач кына аның әлеге дә баягы Булат икәнен таныды. 

— Ишекне яп, ахмак! Миңа салкын, — диде Хис, уфлап. Ул үзенең авыртуын уйлады. 
— Хәзер, бераздан кайтам, — дип әйтте дә, Булат яңадан ишеккә таба атлады. 
— Тукта, тагын миннән башкамы? Син аны югалтачаксың! — дигән тавышны Булат ишетмәде.

Булат хисен калдырып өйдән чыгып китте. Ул бик еш кына, шулай итәргә ярата. Классташ егетләренә ияреп йөргәч, хис бөтенләй кирәк түгел. Ул әйтерсең роботка әйләнә. Алар нәрсә эшләсә, ул да шуны эшли. Алар көлсә, ул да кушылып көлә. Кызык булганнан түгел, алардан калышмас өчен генә. Алар клубка барса, ул да бара. Гомумән, хисеңә буйсынып йөрү егетлек түгел дип әйтә классташ егетләре. Булат, классташы Денис бер кыз белән йөри башлаганга, үзе дә хисләнеп китте. Аның да күңеле әллә нишләде. Өстәвенә көзнең җылы матур кояшлы көннәре. Мәктәп бакчасында бәрәңге алган вакыт. Егетләр көрәк белән казый, ә кызлар чүпли. Укытучылар читтәрәк эшли. Булатның янәшәсендә ике кыз бәрәңге чүпли, аннан калышмыйлар, терәлеп диярлек бара. 

— Сәлам кызлар, миннән читтәрәк эшләгез, хәзер туфрак эләгә сезгә, күрмисезмени?
— Сәлам! — диделәр дә көлеп җибәрделәр алар шул вакытны. Менә шул көлүдән башланган иде аларның дуслыклары. Шул ук көнне аларның дуслыгы турында шактый гына укучылар белеп өлгерде. Әлбәттә, бу хәл Булатның хиссез классташларына ошамады. 

— Һи, нәрсә Булат хис тудымы әллә? 
— Менә тагын бер агылый белән тагылый булды инде, шулар аркасында, безнең пацаннар төркеме таркала.
— Хисләнергә соңга калганың, хәзер көз бит. Язны көтмисеңме?
— Һи, кемне тапкан диген әле, үзеннән бер яшькә зуррак кызны.
— Өч яшькә зуррак түгелме тагы?

Башка вакытта сүзсез калмый торган бары тик Денис кына бу юлы эндәшмичә түзеп калды. 
Көз көннәре үтеп, дөнья аклыкка күмелде. Тик Булат, Денис үзенең дус кызы артыннан йөргән кебек гел Диләрә артыннан тагылып йөрмәде. Киресенчә, бик ялындырып кына сөйләшә башлады кыз белән. Диләрә озын толымлы бик матур кыз. Булат тирәсендә булган башка егетләр кызны моңынчы күрмәгән булганмы, әллә Диләрәнең матурлыгына кызыктылар, әллә Булатның башкалар сүзенә исе киткәнен белеп алды. Гел аларга бер-берсе турында каршы сүзләр җиткерделәр. Егетләр менә шулай Булатка бәйләнә башласалар Диләрәгә карата булган хисләре сүрелә төшә иде. Булат башкалар сүзенә колак салып, үзен бер көн дус егет итеп, ә икенче көнне бөтенләй кыз турында оныта торган итеп тоя иде. Ул кайда гына йөрсә дә, Диләрәгә ул башка кыз белән йөри дип җиткерәләр иде. Бер дуслашып, бер аралашмыйча торган вакытлары булды яз һәм җәй көннәрендә. 

Бу көнне дә Булат өйдән хиссез чыгып китте. Башкалардан Булат турында теләсә нинди сүзләр ишетеп торган Диләрә арган иде. Бер көн сөйләшеп, ә икенче көнне сөйләшми торган Булат белән дус булудан туеп, дуслыкны беренче булып үзе өзәргә тәкъдим итте. Ни гаҗәп, Булат ничектер каршы килмәде. Хис, аптырап бүлмә буенча йөрде. Булат, башка егетләргә гел ияреп йөрү, шулар белән вакытны уздыру күбрәк ошаганга, хискә һәм кызга бәйле булудан куркып бу адымны ясарга риза булды.

Әмир Фәрхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев