Хикмәтле әтәч
...Тәмле төшемнән әбием бүлдерде: – Улым, Азамат, тор йокыңнан! Әтәч шулпасы суынып бетә.
Айзат Гайнетдиновның беренче җыентыгы дөнья күрде.
Авылга кайтканда һәрберебезнең башында төрле уйлар чуала. Мәсәлән, минем әтием бабай белән бергәләп тракторны көйләргә ашкына. Әнием, әбигә ярдәм күрсәтергә теләп, бакчабыздагы гүзәл чәчәкләргә, ямьле яшелчәләргә үсәргә комачаулый торган явыз чүп үләннәрен юк итәргә омтыла. Энекәшем Газизнең әби-бабай кочагында эреп «югаласы» килә. Ул әбинең бармакларны ялардай тәмле бәлешләрен ашарга, аннан бабай белән балыкка барырга тели. Эх, ваемсыз вакытлар…
Ә мин ел буе авылдагы усал әтәчебез белән дәһшәтле көрәш алып барам. Юк-юк, бу сүзләрне ишеткәч, көләргә ашыкмагыз. Минем өчен әлеге көрәш бик җитди, чөнки һәрбер көрәштә җиңүче белән җиңелүче була. Адәм була торып, куркуын җуйган шул сугыш чукмарына бирешергәме?
Тиккә генә әтәчебезгә Чукмар дигән кушамат тагылмаган... Чырае да аның рәхимсез һәм куркыныч. Җете кызыл кикриге кыска, икегә бүленгән. Очлы томшыгы убырлы карчыкның борыны шикелле кәкре. Тырнаклары хәнҗәр сыман үткен. Төсе ромашка таҗлары кебек ап-ак, муенындагы каурыйлары җемелдәп тора. Аның кукраеп, күкрәген киереп тавыклар арасында йөрүләре! Канатларын шапылдатып, «Кикрикүк!» — дип сузып кычкырып җибәрүләре! Аның безгә ясаган этлекләре!..
Бер көнне ике туган апам юеш керләрне эләргә ишегалдына чыкты. Кинәт аның өстенә ачу белән Чукмар сикерде. Мескен апам куркудан кулында тоткан тазын җиргә төшереп җибәрде. Шуннан соң апага булышып, керләрне яңадан чистартып юарга туры килде…
Күптән түгел авылга бәрәңге утыртырга кайткан идек. Мин әти-әни белән төрле сумкаларны күтәреп йортка кердем, ә Газиз, өйгә дә кермичә, тизрәк дуслары янына китте. Әбинең токмачлы ашын ашаганнан соң, ишегалдына чыктым. Урамнан таныш тавыш ишетелде. Капка янына йөгереп килдем. Ул энекәшем үксеп елый иде…
– Ник өйгә кермисең? — дип, хафаланып сорадым.
– Әтәч ишегалдына керергә ирек бирми. Кермәкче генә булам, ул чукынган сыман миңа ташлана! — диде еламсырап бичара Газиз.
Нишләп безгә шундый мәкерле әтәч эләккәндер? Авылга кайтканда, әлеге сорау мине гел гасабилый иде…
...Ниһаять, авылга да кайтып җиттек. Гадәттәгечә, әтәч үзенең яман карашы белән мине сәламләде, әмма ярсуланмады.
Бакчадан ишегалдына кергәндә, мине Чукмар сагалап тора иде. Бу күренеш яхшыга түгел икәнен әйбәт белдем, ләкин куян йөрәкле буласы килмәде. Коймага сөялеп торган көрәккә кулымны суздым. Үзем көндәшемә кырын басып торам. Куркуымны сиздермәскә тырышам. Әтәч миңа ташланса, мин аңа шундук көрәк белән башына берне кундырачакмын, дип уйладым. Баш бар инде үземдә дә, бигрәк шәп план кордым, дигәндәй, әтәчнең һөҗүмен көтәргә әзерләндем. Ә әтәч ташланырга да ниятләми бугай. Тавыклар белән ашлык чукып йөргән була, имеш. Нишләп соң ул хәзер миңа сикерми? Әллә кинәт баскынлыктан баш тартканмы? Яки үземне ышанычлы тотканымнан өркегәнме? Анысын тавыклар гына белер.
– Ярый, миңа тияргә исәбең булмаса, мин тыныч күңел белән өйгә керермен, — дигән булдым Чукмарга.
Салмак кына көрәктән кулымны җибәрдем. Әтәчкә аркам белән борылуым булды, Чукмар миңа таба йөгерә башлады. Мин югалып, куркып калмадым. Әгәр әтәчне җиңәргә уйласаң — әтәч кебек уйларга, яки аннан да ныграк итеп кикрикүк дип кычкырырга кирәк. Иң мөһиме — син үз көчеңә ышанырга тиешсең.
– Киикрикүүүк! — дип, бөтен булган егәремә кычкырдым.
Әтәч, кызыл күзләрен акайтып, шаккатты. Миндә үз токымдашын күргәндәй, беркавымга тукталып калды. Кәефе күтәрелгәндәй, ул хәтта дәртләнеп китте. Ак канатларын колачлап кагып куйды. Гәлүшемне салырга гына дип үрелгән идем, әтәч пуля тизлеге белән күкрәгемә үзенең очлы томшыгы белән ташланды. Мин бу гаять җәһәт хәлгә тулысынча төшенеп бетергә дә өлгермәдем. Каушап калмыйча, гәлүшемне кулга тотып, Чукмар белән сугышырга керештем. Без гадел көрәштек. Башта ул чукый, аннары мин сугам. Гәлүшем гүя кылыч кебек, шәп дөмбәсли иде. Әтәч чукып тәмам алҗыгач, шүрләп качты бугай. Мин җиңүче, әтәч каршында үземне тавис кошы шикелле тоя идем. Чукмар ясаган җәрәхәтләргә дә исем китмәде. Шатлыгымнан балкып, өйгә кердем. Беренче булып мине әби күрде.
– Әләәй, Азамат, кем сине шулай нык кыйнады?! — диде әби, тынычсызланып. Карасам, кулларым, беләкләрем һәм битем яраланып беткән.
Яңа гына какшамас кебек тоелган батырлыгым әби каршында юкка чыкты... Яраларның авыртулары да сизелә башлады. Кечкенә сабый сыман шыңшып әбигә:
– Чукмар мине талады. Ул бигрәк усал, аннан һәрвакыт йөгереп качарга кирәк, туйдым. Бүген аның һөҗүмнәренә түзмичә, көч сынашырга туры килде…
– Иии, улыкаем! — дип, әбием мине кочаклап алды, — Иртәгә без аннан аш пешерербез, борчылма, — диде ул мөлаем гына.
Әбинең сүзләре йөрәккә май булып ятты. Әкрен генә күзләр йомыла башлады, йокыга талдым.
– Киикрикүүүк, — дигән нык тавыш белән мине Чукмар уятты.
Әтәчебезгә ачуым беткән иде. Кычкырсын инде рәхәтләнеп, бүген ул безне соңгы тапкыр уята бит. Иртәнге аштан соң, мин аның белән бәхилләшергә булдым.
Ишегалдында бөтен нәрсә сәер иде. Тавыкларның кыткылдавы, малларның мөгрәве ишетелми иде. Әмма шул авазлар урынына, абзардан ниндидер сөйләшү ишеттем. Әби-бабай өйдә, ә кеше тавышлары ишетелә... Бик сәер. Кызыксынып, мин абзарны тикшерергә булдым. Тавык кетәген ачтым. Ә анда тавыклар әтәчне урап алганнар. Үзләренчә саубуллашу кичәсен уздыралар, мөгаен.
– Без сине мәңге онытмабыз! — дип елый бер тавык.
– Синең авыр язмышың турында без үзебезнең чебиләребезгә дә сөйләрбез, — ди икенче тавык.
– Нинди тагын авыр язмыш?- дип уйлап куяр урында, ялгыш кошлар ишетерлек итеп әйттем.
– Карагыз әле бу явыз адәмгә! Шуның аркасында без үзебезнең патшабыз белән хушлашырга мәҗбүр, — диде, сыкранып, өченче тавык.
Нәрсә?! Алар мине аңлыйлар, ә мин аларны! Мондый могҗизаны әкитяләрдә генә очрата аласың .
– Чукмар, әйдә сөйләшеп алыйк, — дидем мин, булган хәлне аңлап бетергәч.
– Синең белән сөйләшүнең мәгънәсен күрмим! — диде әтәч, үпкәле тавыш чыгарып.
– Андый кискен булмыйлар бит инде, туганым. Әгәр син миңа үз тәкъдиреңне бәян итсәң, бәлки, мин әбине сине исән калдырырга дип күндерермен.
Чукмар, әлбәттә, ризалашты, чөнки үлемнән котылу өчен бу бердәнбер ысул.
– Тормышым авыр һам кайгылы булды. Тугачтан ук минем 5 абый бар иде. Кызганычка каршы, чеби булган чакта ике абыемны песи алып китте. Берсе бик гаҗиз иде, яшәрлек көч-хәле булмагач, ул үлде. Ә соңгысы хәбәрсез югалды, — диде тирән көрсенеп әтәч.
– Минем килеш-килбәтем матур булмагач, һәрбер җан иясе мине рәнҗетте. Сабан туена бүләклер җыю көнендә хуҗа карчык сөлге урынына мине бирде. Мәйданда мине капчыктан чыгардылар һәм балаларга куып тотарга куштылар. Уен шундый, имеш. Бер өер бала артымнан ташланды, гүя халык дошманын күргәндәй, мине гарипләндерергә дә әзер иде. Мине синең энең, канатларымны каера-каера, эләктереп алды. Шулай бу йортка эләктем. Син минем кебек авырлыклар кичерсәң, халәтемне аңлар идең. Шуннан соң җанымда ачу, кешеләргә нәфрәт хисе бик нык кайнады. Ниһаять, кешеләрдән үч ала башлаган идем... –дип, әтәч үз сүзен тәмамлады.
– Чукмарым, бер хакыйкатьне исеңдә тоткан булсаң, хәзер мондый аяныч хәл килеп чыкмас иде. Кешеләргә сикерү — начар күренеш, син аларда әшәке хисләр тудырасың. Күптәнге ярсу, нәфрәт, хөсетлек хисләре белән яшәмә, сиңа үзеңә авыр булачак. Бүгенге көндә яшә, үзеңдә игелек тәрбиялә. Кичәге көн белән яшәмә, бүгенге көнеңне иң яхшы ит! — дидем мавыгып.
– Рәхмәт, туганым, син томанланган күзләремне ачып җибәрдең! Мин, һичшиксез, үзгәрәчәкмен! Үзгәрәчәкмен, үзгәрәчәкмееен! — дип, шатланды әтәч.
Мин әтәчнең фикерләвен, күзаллавын үзгәртә алгач, күңелем күккә тигән иде. Сугышып, көч сынашып кына, чын мәгънәдә батыр булмаганыма төшендем. Әгәр изгелек, файдалы гамәлләр эшләмәсәм, үземне батыр дип санарга хокукым юк.
...Тәмле төшемнән әбием бүлдерде:
– Улым, Азамат, тор йокыңнан! Әтәч шулпасы суынып бетә.
Эх, соңга калдым...
Айзат Гайнетдинов, Яр Чаллы шәһәренең, 2 нче гимназия укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев