Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Вөҗдан

Айзат Гайнетдиновның «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясенә җибәргән хикәямсе.

Җәйге эссе көн. Елга буенда кызынып, су коенып кына ята торган вакыт. Ә безне лагерьның әйдаманнары территорияне җыештырырга чакыра. Кунаклар киләсе икән, без тирә-якны чүпләгәнбез икән. Гәрчә минем үземнең бер чүп тә ташлаганым юк. Чисталыкны да яратам. Ә шулай да җәйге челләдә эшләп, пешеп интегәсем килми. Шуңа күрә мин хәйләгә керештем. Безнең әйдаман мәрхәмәтле, башка кызу сукты, дисәм, эшкә чыгармас әле. Гөлфия апага авырыйм дип әйтсәм, ул лагерь изоляторына мине күтәреп диярлек алып барачак.

– Гөлфия апа, мин чирләдем бугай. Башым авырта, – дидем, мескен кыяфәт ясап.
– Әйе, Алмаз, мондый кызуда чирләве тиз, – дип куйды апа. – Син кояш астында Фәннур һәм Раушан кебек яланбаш йөрмәгәнсеңдер бит? Алар менә хәзер изоляторда ята, – дип, Гөлфия апа миңа шикле караш ташлады.

Фәннур белән Раушан да изоляторда?! Алар лагерьның иң текә һәм абруйлы малайлары. Һәрбер кеше алар белән дуслашырга тели иде. Шулай булгач, минем дә анда эләгәсем килде.

Табиб абыйга үземнең чирләгәнемне күпертебрәк сөйләдем. Баш авыртуга өстәп, тамак та авырта дип әйттем. Табиб хәйләне сизмәде бугай, мине җәлләп тә куйды, тик температураны үлчәргә кушты.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Хәтта үземнең йөрәк тибүен ишетә башладым. Бз-зз-зз итеп ачык тәрәзәдән бүлмәгә чебен очып керде. Табиб башын түшәмгә күтәреп карашын шул чебенгә юнәлтте.

– Кызык та инде шул чебенне күзәтеп утырырга, – диде ул уйчан. – Беләсеңме нигә?
Нишләп кызык булсын инде шул пычрак чебен? Өйгә керсә, көне-төне безелдәп очачак, йокларга да ирек бирмәячәк.
– Белмим, – дидем кызыксынмыйча.
– Чебен бу бүлмәгә ялгыш очып кергән. Хәзер ул чыгу юлын эзли, әмма таба алмый. Чебен зәңгәр түшәмне күк дип таныган, шуңа да ул түшәмдә бәргәләнеп, чыгу юлын эзли. Бераз игътибарлырак булса, ул җиңел генә ачык тәрәзәдән очып чыгып китәр иде. Кешеләр дә шулай ук. Әгәр без авыр хәлгә эләксәк, гадәттә, мәшәкатьле чыгу юлын карыйбыз. Ә җиңел юл якын гына була, – диде табиб, һәм кинәт аның телефоны шалтырады. Ул бүлмәдән чыгып китте.

Минем температура булмавы анык. Шуңа күрә, абый булмаганда температураны күтәрергә кирәк. Градусникны футболкага ышкырга тотындым. Градус югары булса, мине Фәннур белән Раушан ята торган изоляторга салачаклар. Алар белән дуслашсам, бөтен лагерь мине хөрмәт итәчәк дип, уйлап куйдым.

Табиб бүлмәгә керде. Градусникны караса, анда утыз сигез градус.
– Сине ашыгыч рәвештә, махсус бүлмәгә – изоляторга салырга туры килә.
– Эх, ярар, – дип, кайгылы кыяфәт ясадым, ә эчемнән шатландым.

Минем фаразлавым акланды: Фәннур белән Раушан шул бүлмәдә иде. Алар алдында мин үземне ким күрсәтергә теләмәдем.

– Сәлам, егетләр! Мин Алмаз булам, – дип кулымны суздым. Алар теләр-теләмәс кенә аны кысып алдылар. Әллә чынлап та авырыйлар инде? Урнашканда ук, минем малайлар белән уртак тел табасым килде.

– Ә сезнең иң яраткан футболистыгыз кем? — дип сорадым.
– Без футбол белән мавыкмыйбыз, — диде Раушан.
– Безнең өчен бокс — иң кызыклы тема һәм яраткан спорт, — диде Фәннур. Мине куркытырга телиләрме әллә?
– Әйе, бокс, һичшиксез, шәп спорт төре, ләкин сугышып, гомерлеккә яраланып та кала аласың, — дидем мин.
– Бөтен спортта да яраланып була, бокста гына түгел, — диде Раушан.
– Анысы шулай, әмма бокста иң авыр яраларны алалар.
– Шуңа мисал — бөек Мөһәммәт Али. Ихтирамлы шәхес иде ул, — диде Фәннур.
– Ул да бит мөселман булган, — дидем мин.

...Әйбәт егетләр икән алар — Фәннур белән Раушан. Башлы, көчле һәм тәвәккәл. Шәфкать туташлары биргән даруларны чүп чиләгенә ташлап, сөйләшеп яттык.
– Егетләр, әйдәгез бергәләп су керергә барыйк! — диде Раушан.

Мине шик-шөбһә биләп алды. Бер карасаң, әйдаманнар рөхсәт бирмичә лагерьдан чыгарга ярамый. Эләксәк, безнең кирәгебезне бирәчәкләр инде. Хастаханәдән качуы тагын да авыррак. Икенче яктан, әгәр мин малайлар белән су керергә барсам, безнең дуслыгыбыз ныгыячак һәм мине бүтәннәр хөрмәт итәчәк.

«Су кермәсәк, без бернәрсәне дә югалтмыйбыз, ә су кереп тотылсак — без бөтен әйберне югалтабыз», — дип әйтер идем, ләкин малайлар алдында куркак булып күренәсем килмәде. – Әйе, су кереп кайту — әйбәт фикер, — дидем мин.
– Йокы сәгате — су керергә иң уңайлы чак, — диде малайлар. Шәфкать туташлары чәй эчәргә бер бүлмәгә җыелдылар, һәм шул вакытта без кузгалырга булдык. Шыпырт кына, коридорны бер кеше дә күзәтеп тормаганда, без хастаханәдән чыгып киттек.

– Менә ул, азатлыкка изге юл, — дип, Фәннур урманга кереп китә торган сукмакка ишарәләде.
– Алмаз, син борчылма, ун минут юлга, утыз минут су керүгә булса, без лагерьга тиешле вакытта кайтып җитәбез, — диде Раушан.

Минем каушаганымны ничек күргән микән Раушан? Югыйсә, үземне кыю тотарга тырыштым.
Хуш исле нарат урманы ышыгына кергәч, шундый салкынча, рәхәт булып китте. Ылыс арасыннан үтеп кергән сирәк кояш нурлары ниндидер серле манзара тудыра. Әгәр безне мондый мәһабәт наратлыкта эшләтсәләр, эштән качарга бер теләгем дә булмас иде. Киресенчә, эшне нәтиҗәлерәк, тизрәк эшләр идем. Хәтта өстәмә эш тә сорап алыр идем.
Тиздән без ачыклыкка чыгып, күл буена килеп җиттек. Аның өслеге тип-тигез, көзге кебек ялтырап тора. Суы, чишмәнеке кебек, гаҗәеп чиста иде. Мин шуларга сокланып, хыялларымда очып йөргәндә, яңа дусларым бер-бер артлы басмадан суга сикерәләр иде.
– Алмаз, әйдә сикер! — дип кычкырды Раушан.
– Ә анда тирәнме? Суы салкынмы? — дип, салмак кына сорадым.
– Тирән түгел, рәхәт кенә!

Сикерергә тәвәккәлегем җитмәде, көзән җыеруы куркытты. Басмадан торып кына, башта аякларны, аннары бөтен гәүдәне чылатмакчы идем. Ләкин минем планнарым гамәлгә ашмады. Фәннур белән Раушан басмага менеп, арттан килеп, мине суга этеп төшерделәр.
– ААА! Коткарыгыз тизрәк, батам! — дип кычкыра-кычкыра чабаландым мин.

Малайлар суга атылдылар. Икесе бергә мине ничек тиз аттылар, шулай ук тиз судан тартып чыгардылар. Миһербан бар икән үзләрендә...
– Нигә син йөзә белмим дип баштан ук әйтмәдең соң? — дип сорады Фәннур.
– Мин йөзә беләм, әмма су кендектән булган җирләрдә генә, — дип шаярдым мин.

Малайлар сальто ясый-ясый суга чумалар. Ә мин бер генә чумдым да, колачлап йөзеп киттем. Шәп йөзәм мин, юри генә кыландым бит, күрсеннәр әле. Күлнең икенче ягына чыгып, бераз ял иттем дә, тагын малайлар янына йөзеп килдем. Мине үз итеп, сокланып карауларын сиздем.

– Шәп булды бу! — диде судан чыккач Раушан.
– Әйе, миңа да ошады, — диде Фәннур. —Алмазның чумуы бигрәк тә... Ә хәзер йөгердек, соңга калмыйк!
Ашыгып урман буйлап кайтканда, каршыга ун яшьләр тирәсендәге ике малай йөгереп килүе күренде. Берсе кара чәчле, кечкенә гәүдәле, икенчесе сары чәчле, озынрак. Без тиз генә агачлар арасына яшерендек. Кем белә, бәлки алар әләкчеләрдер? Хәер, кыяфәтләренә караганда, болар да лагерьдан качып су коенырга баралар ахры. Шулай да күрмәүләре хәерле.

Без лагерьга маҗараларсыз кайтып җиттек.
– Алмаз, су кереп кайтканны бер кешегә дә әйтмә. Югыйсә, беттек, — диде Фәннур минем күзләремә карап.
Яңа дустымның сүзләре җитди күренде. Мин серне чишмәскә малайларга сүз бирдем.
Шыпырт кына хастаханәдәге бүлмәбезгә кердек тә, караватларыбызга аудык. Су керү егәрне күп ала ул. Озакламый без йокыга талдык. Озак йоклаганбыз, кояш байый башлаган. Тумбочкаларыбыз өстенә кичке ашларны, даруларны кертеп куйганнар, без «авыруларны» уятырга кызганганнардыр инде. Ә тышта ниндидер шау-шу, ыгы-зыгы сизелә. Балалар да, өлкәннәр дә борчылып, йөгерешеп нидер эзли.
– Егетләр, лагерьда нәрсәдер булган бугай, — дидем куркып.
– Борчылма, энекәш, безгә кагылмый бу. Без авырулар, — дип куйды Раушан, күз кысып.
Малайларның битарафлыгына түзмәдем, коридорга чыгып, җыештыручы ападан сорадым:
– Ни булды монда?
– Кечкенәләр отрядыннан ике малай югалган, — диде ул, борчылып. Шунда келт итеп урманда очраган малайлар искә төште.
– Ниндирәк малайлар соң алар? — дип сорадым.
– Нинди дип... берсе Ризван — сары чәчле, ә Динар кара чәчле диделәр.

Шулар! Аларны лагерьдан эзлиләр, ә алар күл буенда! Суга баткан булсалар? Җылы тәнемне салкын тир суындырды. Йөрәгем күкрәгемнән чыгып китәрдәй булып типте. Миңа хәзер үк: «малайлар су керергә киткәннәр, аларны күл буеннан эзләргә кирәк» — дип, әйдәманнарга әйтергә кирәк... Ә сез анда нишләп йөрдегез, син бит изоляторда, дисәләр? Су кереп кайту турында бер кешегә дә әйтмим, дип малайларга сүз бирүем исемә төште. Әгәр әйтсәм, миңа һәм яңа дусларыма хәтәр эләгәчәк. Әти-әнигә дә әйтсәләр, беттем, яңадан лагерьга бару юк. Бу ел бернинди дә гаеп-хатасыз узса да, менә бу ялгышлык миңа кыйммәт торачак. Юк, моны кешеләргә әйтеп булмый, дидем мин салкын гына. Ә малайлар суга батса?

Бүлмәгә кергәч:
– Егетләр, урманда ике малайны очраткан идек бит. Шулар югалган. Бәлки, алар батып яталардыр, яки адашканнардыр. Моның хакында әйдаманнарга әйтергә кирәк, — дидем.
– Белмәгән җирдә йөрмиләр, — диде Раушан.
–Йөзә белмәгән килеш суга да төшмиләр, — диде Фәннур.
– Берәр кешегә әйтеп кенә кара, шунда ук харап буласың, — дип, кисәтте Раушан.

Караватыма килеп утыргач, мине куркыныч уйлар чеметеп, биләп алды. Әгәр Ризван белән Динар суда баткан булсалар? Ничек мин тынычлап йоклармын соң? Мәзәкләрдән ихлас көлә алачакмынмы? Шатланып, бәхет күреп булыр микән? Әниләре, әтиләре ничек бу фаҗигале хәлне кичерерләр? Гомер буе мин үземне гаепләрмен... Ә эштән качып, авыру булып кылануым әйбәтме? Кем булам соң мин хәзер? Мондый яман фикерләрдән йөрәгем кысылды. Акылым суынды, ә тәнем чымырдап куйды. Эчемдә кемдер мине тырный, шул гаепләрем өчен газаплый кебек иде. Аның вөҗдан булуын мин соңрак аңладым...
Түшәмдә бер чебеннең безелдәп очуы ишетелде.

Кемдер миңа сугып алгандай булды, табибның сүзләре искә төште. Чынлап та, җиңел юл гап-гади икән! Әйдаманнарга барып: «Су кереп кайтканда, югалган малайларны күрдем» — дип әйтәчәкмен. Фәннур белән Раушанны катыштырмыйм, үзем генә идем диям. Бернинди авыруым югын да әйтәм, алдавым өчен гафу үтенәм. Лагерьдан кусалар куарлар! Моннан соң гел дөресен генә сөйлим!

Мин җәһәт кенә әйдәман Гөлфия апа янына йөгердем...
...Башкаларны ияртеп, таныш сукмактан караңгы, шомлы нарат урманы буйлап йөгергәндә, бер генә нәрсәдән курыктым: соңга калмасак ярар иде! Бәхеткә, малайлар исән-имин булып чыкты! Аста өреп торган зур эттән куркып, агач ботагында куркып елап утырган бу таныш түгел балаларны кочаклап алырдай булдым.

Гайнетдинов Айзат, Чаллы шәһәре, 2 нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев